Казан федерализм һәм гаммәви сәясәт үзәге

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казан федерализм һәм гаммәви сәясәт үзәге latin yazuında])

Казан федерализм һәм гаммәви сәясәт үзәге (рус. АНО «Казанский центр федерализма и публичной политики», КЦФПП) — федерализм һәм гаммәви сәясәт өлкәсендә катлаулы мәсьәләләрне өйрәнүче коммерцияле булмаган фәнни-тикшеренү оешмасы.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Үзәк нәшер иткән хезмәт

2009 елның 1 апрелендә Казан федерализм институты дәвамчысы буларак оештырылган.

Максаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге заман федератив дәүләтләрнең дәүләт корылышы һәм гаммәви сәясәте өлкәсендә, Русиядә һәм дөньяда милләтара һәм конфессияара бәйләнешләр өлкәсендәге уңай тәҗрибәләрен өйрәнү һәм тарату буенча хезмәт күрсәтү, демократия принципларын һәм идеалларын, ватандашларның һәм халыкларның тигез хокуклылыгын ныгытуда ярдәм итү, сәяси конфликтларны уңай чишү юлларын өйрәнү һәм тарату.

Бурычлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Дәүләт төзелеше һәм гаммәви сәясәт өлкәсендә фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыру.
  • Русиядә федератив мөнәсәбәтләрнең хокукый нигезләрен ныгытуда ярдәм итү.
  • Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрдә федератив корылышлы һәм үзәкләшмәгән дәүләтләрнең, мультикультуралы җәмгыятьләрнең уңай тәҗрибәсен җәмәгать аңында һәм сәяси – хокукый структураларда тарату.
  • Федерализм мәдәниятен, толерантлыкны, сәяси мәдәниятне булдыруда ярдәм итү.
  • Федерализм, хокук һәм гаммәви сәясәт өлкәсендә яңа буын белгечләрне булдыру.
  • Дәүләт-хокук корылышы өлкәсендә мәгълүмат инфраструктурасын үстерү.
  • Регионара һәм халыкара фәнни бәйләнешләрне булдыру һәм үстерү.

Web-site[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Интернеттта 2002 елның 18 гыйнвареннан рәсми сайты эшли.
  • Федерализм, хокук һәм гаммәви сәясәт өлкәсендәге проблемаларны яктыртып бару һәм әлеге өлкә белгечләре арасында элемтә булдыру максатында оештырылган.
  • «Русиядә федерализм перспективасы:тоеретик һәм гамәли аспектлары» проекты 2016 елның 5 март көнендә архивланган. дәвамчысы булып тора.
  • Сайт мәгълүматларын яңартып торуны Казан федерализм һәм гаммәви сәясәт үзәге хезмәткәрләре башкара.
  • Сайтта Казан федерализм һәм гаммәви сәясәт үзәге фәнни хезмәтләре, шулай ук симпозиум, конференция һәм семинарлар материаллары, Русиядә һәм чит илләрдә федеарализм һәм гаммәви сәясәт белән шөгыльләнүче башка үзәкләр һәм белгечләр турында мәгълүматлар урнаштырыла.
  • Җаваплы — Искәндәр Хәкимов.
  • Мөхәррир — Рәфыйк Габдрахманов.

Нәшрият эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нәшрият эшчәнлеге «Казанский федералист» журналы ярдәмендә башкарыла.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]