Калып:Баш бит/Вакыйгалар/27 ноябрь
Внешний вид
(Калып:Башбит/Вакыйгалар/27 ноябрь битеннән юнәлтелде)
Бөекбританиядә — Ланкашир, Бразилиядә — хезмәт иминлеге специалистлары, Русиядә — диңгез пехотасы көне, Удмуртиядә — удмурт теле көне.
- 8 ел (б. э. к.) — Борынгы Рим шагыйре Гораций вафат.
- 1095 — Рим атакае Урбан II Беренче тәре походын игълан итте.
- 1870 — галим, тюрколог Александр Казем-Бек дөнья куя.
- 1886 — Ислам дине белгече, язучы Сөнгатулла Бикбулат туа.
- 1895 — Альфред Нобель үз васыятен имзалады. Аңа күрә аның байлыгы Нобель премиясе фондына күчә.
- 1905 — Җаек шәһәрендә «Фикер» газетасының беренче саны чыга.
- 1925 — актриса Мөслимә Гарифуллина дөньяга килә.
- 1948 — Казанда Карабай бистәсен шәһәр үзәге белән тоташтырган беренче троллейбус сызыгы ачыла.
- 1952 — татар шагыйре, язучы, тележурналист Хәйдәр Гайнетдинов туа.