Камил Әбләзов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Камил Әбләзов latin yazuında])
Камил Әбләзов
Туган телдә исем Камил Алим улы Әбләзов
Туган 31 август 1954(1954-08-31) (69 яшь)
СССР, РСФСР, Волгоград өлкәсе, Камышлы районы, Дворянское авылы.
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре эшмәкәр

Камил Әбләзов - Сарытау татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе рәисе, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе урынбасары. 1954 елның 31 августында Волгоград өлкәсе Камышлы районындагы Дворянское авылында туган. Сарытау икътисад институтын тәмамлый.

1987 елда шәхси бизнес белән шөгыльләнә башлый. Хәзерге вакытта “Нарат-К” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең директорлар шурасы рәисе булып тора. Шулай ук ул Татарстан Республикасының Сарытау өлкәсендәге сәүдә вәкиле, Сарытау губернаторы киңәшчесе.

Сарытауда татар гимназиясе ача һәм бу уку йортына матди яктан ярдәм итә.

2012 елда ике томлы «История татар» исемле китап язып, бастырып чыгарды.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]