Эчтәлеккә күчү

Камса Мортазин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Камса Мортазин latin yazuında])
Камса Мортазин
Туган 1 июнь 1966(1966-06-01) (59 яшь)
Учалы районы, БАССР, РСФСР, СССР
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре галим
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре кандидаты[d]

Мортазин Камса Дәүләтбай улы (1 июнь 1966 ел) — галим, журналист, язучы һәм шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе. 2012 елдан Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы. Филология фәннәре кандидаты (2005), Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2007).

Кама Дәүләтбай улы Мортазин 1966 елның 1 июнендә Башкорт АССРның Учалы районы Мулдаш авылында туган. Хезмәт эшчәнлеген Чиләбе өлкәсе Мияс каласындагы УралАЗ автомобиль заводында эшче булып башлый. 1989 — 92 елларда бу өлкәнең Аргаяш районы Куйсар мәктәбендә башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы була. Аннары 1995 елга кадәр туган авылында башлангыч мәктәп мөдире вазифасын башкара.

1992 елда Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый.

1995 елдан Чиләбе дәүләт университетында: гомуми һәм төрки филологиясе кафедрасы укытучысы, доцент. 2005 елда «филология фәннәре кандидаты» гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый.

Фәнни эшчәнлеге

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Камса Мортазин 30 дан артык хезмәт авторы. Ул шулай ук «Чиләбе башкортларының әдәби антологиясе» исемле китапның автор-төзүчесе.

  • Саумы, Кояшкай!: Хикәяләр. Уфа: Китап, 2006.
  • Мияс үзәннәре: Шигырьләр. Чиләбе, 2009.
  • Яхшылык дөньяны коткарыр: Публицистика. Чиләбе, 2013.

Җәмәгать эшчәнлеге

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
  • 2007 елдан Чиләбе өлкәсе «Акмулла» әдәби берләшмәсенең җаваплы секретаре, 2002 елдан — җитәкчесе.
  • Чиләбе башкортларының әдәби антологиясе
  • Хабиров М. Камса Муртазин: «Для нас Год литературы особенный...». «Вечерний Челябинск» гәзите, 2015, 22 июль[1].

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
  • Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2007).
  1. «Вечерний Челябинск» гәзите, 2015, 22 июль(рус.)(Тикшерелгән 27 гыйнвар 2016)