Картир

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Картир latin yazuında])
Картир
Туган III гасыр
Сасаниләр дәүләте
Үлгән III гасыр
Сасаниләр дәүләте
Ватандашлыгы Сасаниләр дәүләте
Һөнәре рухани

 Картир Викиҗыентыкта

Картир (шулай ук Кирдэр; Пәһләви телендә: 𐭪𐭫𐭲𐭩𐭫) — Зәрдөштлек каһине, Сасанидлар тарихының иң әһәмиятле персонажларының берсе, тарих аренасында Шапур I вакытында пәйда була, аннан инде шактый олы яшендә шаһиншаһ Нарс вакытында юк була (293 елдан соң). Шапур вакытында ук ул Тансар кебек эрбад титулын йөрткән, һәм Шапурга аның рим кампанияләрендә юлдаш булган һәм бөтен булган илләрдә «изге утларны оештырган һәм аларга хезмәт итәргә каһиннәрне билгеләгән». Эрбад Картир шулай аталган «Зәрдөшт Кәгъбәсе»ндә (260-ынчы еллар башы) Шапур язмасында искә алына, гәрчә соңгыларның берсе булып. Картир үзе исә, үзенең Шапур I-не тасвирлаучы рельеф янында кисеп ясаган язмасында, патшаларның патшасы Шапур аны «бөтен ил буенча — барлык каһиннәрнең иң куәтле хөкемдары» итеп билгәләгән дип игълан итә. Картир патшалар сыман язмаларны кисеп ясаган - Сасанид Ираны өчен генә түгел уникаль очрак. «Мин, Картир, — дип кисеп ясалган „Зәрдөшт Кәгъбәсендә“, — шул вакытта патшалар һәм хөкемдарлар ярдәме белән күп утларны (ягъни ут гыйбадәтханәләрен) һәм магларны дәүләт язмаларына керттем. Һәм минем өчен дәүләт язмаларында һәм карарларында үз исемемә бөек ихтирам язылган булган. <…> мин патшалар патшасы Шапур вакытында „Картир, магупат һәм херпат“ дип аталган, ә Шапур уллары патшалар патшасы Хормизд вакытында һәм патшалар патшасы Варахран вакытында „Картир, Ормазд магупаты“ дип аталган, ә Варахран улы, патшаларның патшасы, Варахран вакытында „Картир, Варахран җаны сакчысы, Ормазд магупаты“ дип аталган Картир булдым . Тора-бара Картир барлык каһиннәрнең башы һәм дәүләтнең иң югары каһине булган һәм кулларында гаять зур гыйбадәтханә байлыкларын һәм җирләрен туплаган. Картир гыйсъяниларча гамәл кылган.
Үзен үзе ул югары бәяләгән: «яхшылыкны сайлаган, һәм тайпылмыйча яхшылык юлыннан барган <…>ның фани тәне дан һәм чәчәк атуга ирешәчәк, ә аның җаны хаклыкка ирешәчәк, моңа мин дә, Картир, ирештем». (Сар-е Мәшһәдтә) башка язма тәкъвалы Картир (төгәлрәк әйткәндә аның рухи "охшаш"ы) үлемнән соң дөньяга кылган сәяхәте һәм анда күргән нәрсәсе турында сөйли.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]