Ка-50

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ка-50 latin yazuında])
Ка-50
Ка-50 боралаклары Мәскәү өстендә
Тип хәрби һөҗүм итүче боралак
Эшкәртүче Камов ОКБ
Эшләп чыгаручы Арсеньев һава җитештерү ширкәте
Баш конструктор С. Михеев
Беренче очыш 17.06.1982
Файдалану башы 28,08,1995
Статус файдалануда
Төп файдаланучылар Россия Хәрби Һава Көчләре
Җитештерү еллары 2009 елга кадәр
Ка-50

Ка-50 (НАТО буенча - Hokum A) яки Кара акула (көнбатышта «Werewolf») — Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе/Россия бер урынлы һөҗүм итүче боралагы, бронетанк һәм механик техника, һава тәмекләрен һәм гаскәриләрне бетерү максатыннан сугыш кырында кулланыла.

Телекод элемтәсе ябык каналы буенча махсус мәгълүмат килгәнче Ка-50 бараж итеп хәрәкәт итә. Бараж итү (фр. barrage) - иң озак очышка туры килүче тизлекне тәэмин итүче махсус очу режимы.

Ка-50 боралагында махсус мәгълүмати такта бар, анда боралакның урнашу урыны, җир рельефы, тәмек координаталары турында мәгълүмат күрсәтелә.

Боралак тәмекне тидерә һәм шул ук вакытта һава һөҗүменә каршы саклану чараларының тигезү зонасыннан китә.

Боралак Камов ОКБда, баш конструктор Сергей Михеев җитәкчелегендә эшкәртелгән, 1995 гаскәрдә кабул ителгән.

2009 елда серияләп җитештерелү туктатыла, киләчәктә яңартылган ике урынлы Ка-52 җитештереләчәк.

Очу сыйфатламалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Тизлек:
    • керәйсер тизлеге: 265 км/сәг
    • иң зур: 310 км/сәг
  • Очыш озынлыгы: 520-1160 км

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]