Кече Корылтай

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кече Корылтай latin yazuında])

Кече Корылтай — оештыру һәм канун чыгару хакимияте органы, алпарламент. 1917 елның 10 декабрендә Ырынбурда Өченче бөтенбашкорт корылтаенда оештырыла. 22 әгъзадан (Юныс Бикбов (рәис), Шаһихәйдәр Акчулпанов, Аллабирде Ягафәрев, Саетгәрәй Мәгазов, Габдрахман Фәхретдинов, Нуриәгъзам Таһиров, Гайнулла Гыйрфанов, Әхмәтзәки Вәлиди, Хаҗиәхмәт Рәмиев, Муса Смаков, Галиәхмәт Гаетбаев, Хәбибулла Габитев, Ризаэтдин Фәхретдин, Шәриф Манатов, Сәгыйть Мерәсев, Харис Йомаголов, Җангәрәй Әмирев, Гомәр Куәтев, Илдархан Мутин, Искәндәр Солтанов, Госман Токымбәтев, Габдулла Иделбаев) һәм 3 кандидаттан торган. Кече Корылтайның төп функцияләре: автономияле Башкортстан хөкүмәтен булдыру, корылтайда кабул ителгән кануннарны эшләп бетерү, парламент чакыру. 1917 елның 20 декабрендә Кече Корылтай тарафыннан Башкорт хөкүмәте сайлана һәм раслана. 1919 елда эшчәнлеген туктата. [1]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]