Эчтәлеккә күчү

Кеше тешләре

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кеше тешләре latin yazuında])
Кеше тешләре
Сурәт
Нинди таксонда бар H. sapiens[d]
3D-модель
Метод обслуживания Чистка зубов[d]
WordLift сылтамасы data.wordlift.io/wl01714/entity/human-dentition[1]
 Кеше тешләре Викиҗыентыкта
Кеше тешләре
Өлеш dentition[d], авыз куышлыгы һәм фонация[d]

Тешләр (dentes)

·       Тешләр чәйнәү аппаратының бер өлеше һәм казналыкка беркетелә.

·       Һәрбер тешнең 3 өлеше бар (рәс. 1.4).

o  Теш коронкасы (corona dentis) урт өстеннән чыгып тора һәм аның 5 өслеге бар:

§  Окклюзион өслек (facies occlusalis) каршы яктагы рәтләр белән кысу өчен.

§  Вестибуляр өслек (facies vestibularis) авызның алгы өлешенә юнәлә.

§  Тел өслеге (facies lingualis) авыз куышлыгына һәм телгә юнәлә.

§  Ике ялганма өслек (facies contacta) – кырыйдагы, күрше тешләрнең шундый ук өслекләре белән кагылып тора. 

o  Теш тамыры (radix dentis) казналыкның альвеоляр чокырчыгында урнашкан. Тамырның очы - теш тамырының очы (apex radicis dentis) белән тәмамлана, анда теш очы тишеге (foramen apicis dentis) бар; аннан тешкә тамырлар һәм нервлар үтә.

o  Теш муентыгы (cervix dentis) коронка белән тамыр арасында урнашкан һәм урт белән капланган өлеш.

·       Һәрбер тештә бар:

o  Теш пульпасы (pulpa dentis), теш куышлыгында (cavitas dentis) урнашкан. Теш пульпасы тамырлардан һәм нервлардан тора. Теш куышлыгын ике өлешкә бүләрләр:

§  Коронка куышлыгы (cavitas coronae) – ул тешнең коронкасында урнашкан һәм кушлыкның киң өлеше.

§  Теш тамырының юлы (canalis radicis dentis) – тешнең тамыры очында оч тишеге булып ачыла һәм куышлыкның тар өлеше.

o  Дентин (dentinum), пульпаны әйләндереп алган;

o  Эмаль (enamelum), коронканың дентинын каплый;

o  Цемент (cementum), тамырны каплый.

·       Периодонт (periodontium) – альвеолада тешнең тамырын тотып торучы тоташтыргыч тукыма.

·       Парадонт (paradontium) цемент, периодонт, теш альвеоласы тышчасыннан һәм  урттан тора.

·       Тешләр төре:

o  Кискеч тешләр (dens incisivus) өтергегә охшаш, азыкны кисә.

o  Казык тешләр (dens caninus) конуссыман коронкалы, азыкны тотып тора һәм ерта.

o  Кечкенә урт тешләр, премолярлар (dens premolarus) йому өслегендә 2 төере бар.

o  Зур урт тешләр, молярлар (dens molarus) йому өслегендә 4-5 төере бар һәм коронкасы дүртпочмаклы. Тамыр тешләр азыкны ышкый.

o  Кискеч, казык һәм премолярлар бер тамырлы (беренче өске премолярдан кала – аның тамыры таркалган). Өске молярларда 3 тамыр, аскыда - 2.

·       Кеше тешләре гомердә бер тапкыр алмашына. Беренче тешләр сөт тешләре (dentes decidui), икенче тешләр - даими тешләр (dentes permenentes) дип атала.

o  сөт тешләре – 20: казналыкның һәрбер яртысында 2 кискеч, 1 казык һәм 2 моляр теш. Әлеге тешләр гомернең якынча 6-7 аенда килеп чыгалар һәм 2 яшьтә тулысынча чыгалар.

o  Даими тешләр – 32, казналыкның һәрбер яртысында 2 кискеч, 1 казналык, 2 премоляр һәм 3 моляр. Әлеге тешләр 6-7 яшьтә чыга башлыйлар һәм 12 яшькә чыгып бетә диярлек. Өченче молярлар (акыл тешләре) 17-25 яшьтә яки соңрак чыга ала.

  1. Кеше анатомиясе фәненнән студентларга мөстәкыйль эш өчен уку-методик ярдәмлек. 2 нче өлеше. Спланхнология. /А.П. Киясов, Ә.А. Гомерова, Л.А. Емелина һәм б.к. / Русчадан И. С. Хаҗиев тәрҗ. - Казан: КДМУ, 2013. - 126 бит.