Клоун

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Клоун latin yazuında])
Җирән клоун

Клоун ( ингл. clown, лат.  colonus - тупас, дорфа ир дигәннән) - көлкеле, мәзәкчән, кызыклы артистлар, башкаручылар. Аларны төсле паркиклары, гримлы йөзләре, гадәти булмаган өс киемнәре, бик зур аяк киемнәре күрсәтеп, аерып тора.

Клоун сүзе 16 гасырда Англияда барлыкка килә. Бу комик персонаж - тупас, булдыксыз, шәһәр көлкесенә калучы егет булып торган. Клоун дорфа мәзәкләр сүләп кешеләрне юаткан.

Клоуннар - кешеләрнең күңелләрен ачучылыр. Клоуннар һәр төрле заманга да, урынга да туры килә алалар: алар билгеле бер этик кануннарга да буйсынмаска мөмкиннәр, аларга кешеләрдән, җәмгыятьтән көлү дә рөхсәт ителә.

Бүгенге көндә клоуннар, ешрак, цирк, театр, эстрада артистлары булып торалар. Клоунга тугандашлар булып шамакай да санала.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]