Коры күз синдромы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Коры күз синдромы latin yazuında])
Коры күз синдромы
Саклык белгечлеге офтальмология
Дәвалануда кулланыла торган дару Яшь алмашлары
NCI Thesaurus идентификаторы C34553[1]
 Коры күз синдромы Викиҗыентыкта
Коры кератоконъюнктивит (Коры күз синдромы)
МКБ-10 H04.104.1
МКБ-9 Калып:ICD9
MedlinePlus 000426 000426
eMedicine article/1196733  article/1210417 article/1196733  article/1210417
MeSH D007638 D007638

«Коры» күз җитәрлек яшь эшләнеп чыгарылмаса барлыкка килә һәм яшь пәрдәсе тотрыксызлыгына һәм күзнең алгы өлешенең патологиясенә китерә.

Бик озак вакыт компьютер белән эшләгәч, машина йөрткән һәм телевизор карап утырганнан соң, безнең күзләр арыйлар һәм кызарып китәләр. Күзләрдә кызышу, чәнчү, кычыту кебек уңайсыз күренешләр кичкә таба көчәя... Моны шулай булырга тиеш, күзләр аруы гына бу дип уйлыйсызмы? Алай гына түгел шул! Бу хәл күзләрдә шактый куркыныч авыру—«коры күз» синдромы барлыкка килүе турында сөйли. «Коры күз» алга киткән илләрдә яшәүче кешеләр авыруы... Телевидение, компьютерлар, заманча дарулар, контактлы линзалар кешеләр тормышын 1 шактый уңайлы иттеләр. Тик бу уңайлыклар белән бергә алар кешеләрнең күрү сәләте начараюга өлеш тә кертәләр. Мәсьәлә шунда, күзләр травмалар, ; тышкы тәэсирләрдән, төрле инфекцияле авырулардан сакланыр өчен, күз ; яше пәрдәләре белән капланганнар. Ул пәрдәләр күзләрне корудан саклый.

Вакыт узу белән, ул пәрдәләр юкара һәм без рефлекс рәвештә хәрәкәт ясап, күзләрне йомып алабыз. Бу вакытта күз яше сыеклыгы саклау катламны элекке хәленә кайтара. 1 Кеше бик озак вакыт берәр әйбергә төбәлеп карап торса, күзләрен сирәк кыса һәм күз пәрдәсе корый башлый. Күзнең мөгез катламы ачык кала ! һәм анда эрозияләр (лайлалы тышча яки эпителий кимчелеге) барлыкка килә. Күзләр кызыша, кычыта башлыйлар, аларга чүп кергән кебек тоела. Статистика буенча, регуляр рәвештә компьютер белән эш иткән кешеләрнең 70 % «коры күз» синдромыннан интегә.

Моннан кала бу хәл яшь арту белән дә бәйле, гормональ үзгәрешләр килеп чыгу(хатын-кызларның климакс чорлары), контактлы линзалар киеп йөрү аркасында да күзәтелә. «Коры күз» синдромы кайбер дарулар: кан басымын төшерүче, балага узудан саклану өчен гормональ препаратлар кабул иткән кешеләрдә дә булырга мөмкин. Чирне начар экология, аллергик реакцияләр, инфекцияле авырулар да китереп чыгара ала. Андый авырулардан вируслы конъюнктивитны мисалга китерергә була. Статистика буенча, аденовируслы конъюнктивитларның 57 % ы «коры күз» синдромына китерә. Шулай ук аллергия конъюнктивиты белән интеккән кешеләрдә дә «коры күз» авыруы барлыкка килү куркынычы берничә тапкыр артып китә. «Коры күз» авыруы түбәндә күрсәтелгән симптомнардан гыйбарәт; * күзләр авырту; * күзләрнең сизгерлеге көчәю; * күзләргә тузан керү тойгысы барлыкка килү; * күзләрдә чит җисем барлыгы тойгысы булуы; * күзләрнең кычытып кызышуы; * күзләрнең кызаруы; * күзләрнең сурәтләрне ачык күрмәве.

Бу симптомнардан кала, алдагы этапларда күзләрдә корылык түгел, киресенчә, яшь агу көчәергә мөмкин. Бу хәл салкын, җилле көннәрдә, бина эчендә кондиционердан һава ташкыны килгәндә очрый.

Цивилизациянең уңайлыкларыннан баш тартучылар кимер дип булмый, шуңа күрә күзләргә тискәре тәэсир итә торган факторләрны бераз азайтып кына була торгандыр. Бик озак вакыт киеренкелек белән карап эшләгәндә, һәр 45 минут саен тәнәфес ясап алырга кирәк. Бу вакытта эштән туктап, күзләрне йомып алуның файдасы тия. Еракка карап, күзләргә күнегүләр ясап алганнан соң, яңадан эшкә тотынырга була. «Коры күз» синдромы белән интеккән кешеләргә өстәмә дәва сыйфатында ясалма күз яше билгелиләр. Авыру бик күп сәбәпләрдән барлыкка килгәнлектән, составына төрле дарулар кергән препаратлар яхшы тәэсир итәләр. Бу күз тамчылары составына ясалма күз яше, интерферон, гистаминга каршы, йогышсызландыру компонентлары керә.

Башлангыч чорда «коры күз» синдромын дәвалау бик кыен түгел. Азып киткән очракларда бу синдром көчле дискомфорт тудырып кына калмый, күз күрүенең начарлануына, хәтта күзләрнең сукыраюына китерергә мөмкин. Шуңа күрә, «коры күз» синдромына шик туса, озакка сузмый күз табибына күренеп, үз вакытында кирәкле дәва алырга тырышыгыз.

Классификация[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Коры кератоконъюнктивит (ККК) һәртөрле корылык дәрәҗәсендәге күзләрдә барлыкка килә.

2. Ксерофтальмия А витамины җитмәгәнгә күз корылыгы белән билгеләнә.

3. Ксероз югары корылык дәрәҗәсендәге мөгезләнү һәм конъюнктиваль җөйләнүгә бирелүчән күзләргә хас.

4. Sjögren синдромы — күз корылыгы белән күп очракта барган аутоиммунлы ялкынсыну барышы.

Гадәттә бозылу ысулын исәпләүче классификацияне кулланалар: Sjögren синдромы (җәд. 7. 1) яки non-Sjogren (җәд. 7. 2), ККК сәбәбе буларак яшь сыекчасының артык парлануы (җәд. 7. 3), гәрчә бу халәтләр бер-берсенә юл куймый.

Клиник күренешләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Симптомнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Киң таралган симптомнары — корылык, кыздыру, чит җисем тою, алар көн дәвамында арта. Шулай ук лайлалы җепсыман бүлендек, үзгәрүчән «томанлану» һәм кабаклар кызару хас. Пациентлар эмоциональ яшьләр җитмәү яки ярсыткычка тиешлечә булмаган җавапны билгели.

NB ККК билгеләре яшь сыекчасы парлануын артыручы тышкы факторлар тәэсиреннән, (мәсәлән, сафландыру, җил, үзәк җылыту) яки озак укыганда күз йому хәрәкәте ешлыгы кимегәндә арта.

Билгеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Арткы блефарит һәм мейбомий бизләре дисфункциясе.

2. Конъюнктивада җиңел дәрәҗәдәге мөгезләнү һәм кызару була ала.

3. Яшь пәрдәсе

• Нормаль күздә яшь пәрдәсе ертылганда муцинлы катлау липидлы белән кушыла, ләкин шул ук вакытта тиз юыла. «Коры» күздә муцинлы катлау белән кушылган липидлы катлау яшь пәрдәсендә бөртекләр булып җыела һәм күз йому хәрәкәтендә күченәләр (рәс. 7. 2а).

• Кырыйдагы яшь минискы — яшь пәрдәсендә сулы катлауның үлчәү күләме. Нормаль күздә мениск биеклеге 1 мм диярлек, ә «коры» күздә ул юкара (рәс. 7. 2б) яки югала.

• Яшь пәрдәсендә яки кабак кырыенда күбекле бүлендек мейбомий бизләре дисфункциясендә (рәс. 7. 2в).

4. Мөгезкатлау

• Мөгезкатлауның аскы һәм кабакара өлешендә флюоресцеин белән буялучы нокталы эпителиаль эрозияләр барлыкка килә(кара рәс. 7. 2б).

• Җепләр эпителий белән җәелгән бер башы мөгезкатлауга беркетелгән лайлалы арканнардан тора һәм алсу бенгаль белән буялганда яхшы күренә (рәс. 7. 3б).

• Лайлалы төерчәләр — ярым ачык, бераз чыгып торучы аксыл-соры төстәге төрле зурлыктагы ясалмалар. Алар лайла, эпителиаль күзәнәкләр һәм аксым-липидлы компонентлардан, гадәттә аларны мөгезкатлау җепләре белән ачыклыйлар (рәс. 7. 3в)

5. Өзлегүләравыр очракларда мөгезкатлауның өске неоваскуляризациясе, эпителий ертылу, мөгезкатлау таркалып йомшару (рәс. 7. 4а) һәм тишелү вә бактериаль кератит (рәс. 7. 4б) була ала.

Махсус тикшеренүләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тикшеренү максаты булып «коры» күз диагнозын дөрес кую яки аны раслау тора. Кызганычка каршы симптомнар кабатлану белән сынауларның кабаттагы нәтиҗәләре арасында үзара бәйлек юк. «Коры» күз симптомнары авырлыгы артуы буенча тикшеренүнең нәтиҗәләре төгәллеге арта. Тестлар ярдәмендә түбәндәге параметрлар билгеләнә.

• Яшь пәрдәсе тотрыклылыгы (ертылу вакыты)

• Яшь сыекчасы эшләнеп чыгуы (Ширмер сынавы, яшь сыекчасы осмолярлыгы, конъюнктиваль куышлыгын флюоресцеиннан бушату).

• Күз өслеге бозылу (мөгезкатлау буяу һәм импрессион цитология).

NB «Коры» күздә яшь сыекчасының артык парлануын бәяләүче сынаулар юк, шуңа бу бозылуның сәбәбен алдан мейбомий бизләре дисфункциясе дип саныйлар. Кабакларның кимерчәк диафаноскопиясе аларның халәтен һәм функциясен бәяләргә мөмкинлек бирә.

Күз өслеген буяу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Флюоресцеин мөгезкатлау һәм конъюнктива эпителие зарарлану индикаторы булып тора. Чагылган «коры» күздә флюоресцеин белән буяу кыенлаша, шуңа күрә аскы конъюнктива гөмбәзенә физиологик эремәнең берничә тамчысын салалар.

2.             Алсу бенгальне яшәүгә сәләтсез эпителиаль күзәнәкләр һәм муцинны буяу өчен кулланалар. Мөгезкатлау җепләре һәм инфильтратлар көчлерәк буяла һәм кызылсыз фильтрда әйбәт күренә. Буяу барышында 1%'лы алсу бенгаль яки бу эремә белән сеңдерелгән кәгазьле фильтр кулланалар.

NB Алсу бенгаль эремәсе озак вакытлы күз ярсытуы, аеруча чагылган ККК'та китерә ала. Ярсытуны киметү өчен берничә тамчы физиологик эремә кулланып, ә аннан соң урынлы анестетик тамызып була.

3.     Буяуны      бәяләү  диагнозны расларга мөмкинлек бирә.

•      Мөгезкатлау һәм конъюнктиваның кабакара буялуы күбесенчә сулы катлам җитмәгәндә була (рәс. 7. 5в, г).

•      Конъюнктиваның өстән буялуы өске лимбаль кератоконъюнктивит турында күрсәтә.

•     Мөгезкатлау һәм конъюнктиваның астан буялуы блефарит белән авыруларда еш күзәтелә.

Башка сынаулар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Клиник тәҗрибәдә кайчакта түбәндәге сынаулар кулланалар.

1. Клиренс-флюоресцеинлы сынау (яшь эшләп чыгару индексы) күз өслегенә 5 мкл флюоресцеин урнаштыруда һәм 1, 10, 20 һәм 30 мин аралыкта кабакның аскы кырыена урнаштырылган кәгазьле Ширмер фильтрының буялган өлешен үлчәүдән гыйбарәт. Кәгазьдә флюоресцеин булуын зәңгәр яктылык фильтрында күреп була, стандартлы шкала белән чагыштырып яки флюорофотометрия кулланып була. Нормада күрсәткеч нольгә кадәр 20 мин соң кими. Клиренс тоткарлану «коры» күз синдромында күзәтелә.

2. Лактоферрин — яшь бизләре белән эшләп чыгарылган төп аксым. Яшь сыекчасында лактоферринның түбән тупланышын Шегрен синдромында һәм яшь бизенең башка патологик халәтләрендә ачыклыйлар. Организм сыекчаларында лактоферрин күләмен билгеләүче мөмкин ысуллар бар.

3. Кызыл фенол белән буялган җеп белән сынау, Ширмер сынавына охшаш, әмма әзрәк вакыт ала. Җеп бер башы белән аскы кабак эченә куела һәм 15 секундтан соң аның дымланган өлешен үлчиләр (сары җеп кызыл төскә әйләнә), 6 мм дан ким нәтиҗә нормадан тайпылыш турында күрсәтә.

4. Менискометрия — аскы кырыйдагы менискның биеклеген үлчәү.

5. Яшь пәрдәсе осмолярлыгы

6. Импрессион цитология бокалсыман күзәнәкләр санын үлчи.

Дәвалау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Коры» күз — дәвалап булмый диярлек патология. Дәвалау симптомнарны йомшарту һәм мөгезкатлау өслеге зарарлануын булдырмауга юнәлгән. Дәвалауны сайлау симптомнар чагылышына бәйле һәм аңа түбәндәге ысулларның берсе яки берничәсе аерым яки комбинациядә керә.

Пациентка белдерү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

• Токсик препаратлар куллануын булдырмау, тирә-яктагы мохит факторларын юк итү, мөмкин булганда токсик йогынтылы препаратлар белән дәвалауны туктату.

• Эш урынында тирә-як мохите артыннан күзәтеп тору.

• Пациентка күз йому хәрәкәте мөһим булуын аңлату.

• Физик хәрәкәте чикләнгән пациентларга булышу (мәсәлән, ревматоидлы артритта). Тамызгыч белән шешә кечкенә булганлыктан, андый пациентларга шешәне сыту өчен кыскыч кулланырга кирәк.

• Мөмкинлектә кераторефракцион лазерлы катнашулардан баш тарту.

• Контактлы линзалар түзә алмаганда мөмкин терапия.

Яшь алмашлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яшь алмашларының чагыштырмача гади төзелеше, ул гади яшь пәрдәсе төзелешенең компонетлар саны һәм төзелеш катлаулыгы буенча калыша (җәд. 7. 4.). Яшь алмашларының йогынты вакыты кыска була. Аларның йогынты принципы яшь пәрдәсенең сулы фракциясен алмаштыруда нигезләнгән. Муцин алмашлары юк, ә парафин йогынты буенча яшь сыекчасы липидларына якынлаша.

1. Тамчылар һәм гельләр

• Симптомнар түбән чагылганда целлюлоза чыгармаларын кулланалар.

• Карбомерлар кабак кырыенда тоткарлана һәм шактый озаграк эшлиләр.

• Поливинил спирты яшь пәрдәсе тотрыклыгын арттыра һәм муцин катлавы җитмәгәндә файдалы.

• Натрий гиалуронаты мөгезкатлау һәм конъюнктиваль зарарланулар төзәлүен тизләтә.

• Аерым авыр очракларда пациентның үзенең сүлен кулланалар.

• Повидон һәм натрий хлориды.

2. Вазелин булган мазьларны йокы алдыннан кулланалар.

Яшь ноктасын томалау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яшь ноктасын томалау яшь агып китүен киметә, шулай итеп үз яшь сыекчасы саклана һәм ясалма яшьләр файдасы озыная. Бу дәвалау ысулы чагылган ККК белән авыруларга һәм шулай ук урынлы препаратларны еш куллану уңай нәтиҗә китермәгән кешеләргә дә файдалы.

1. Вакытлыча яшь ноктасын томалау яшь юлларына силиконлы капкач кертү белән башкарыла, ул 1-2 атна дәвамында эреп бетә (рәс. 7. 6а). Вакытлыча томалауның төп максаты — ул даими томалаудан соң яшь түгелү булмаячагына ышану.

• Башта аскы яшь нокталарын ябалар һәм авыруны 1-2 атнадан соң карыйлар.

•      ККК симптомнары һәм яшь түгелү булмаганда аскы яшь нокталарыннан капкачларны алалар һәм даими томалау башкаралар( алга таба кара).

•      Чагылган ККК'та өске һәм аскы яшь нокталарын ябалар.

2.             Вакытлыча озак томалау силиконлы яки дәвамлы коллагенлы капкач ярдәмендә башкарыла, алар 2-6 ай эчендә эри.

•      Проблемалар — капкач чыгу, гранулема ясалуы һәм таралуы.

•      Яшь юлының горизонталь өлешендә урнашкан капкач өлешен күреп булмый; яшь түгелү барлыкка килгәндә аны физиологик эремә белән юып була, ләкин һәрвакытта да килеп чыкмый.

3.             Даими томалауны чагылган «коры» күз һәм Ширмер сынавында 5 мм һәм кимрәк күрсәткеч кабатланган авыруларда һәм әгәр вакытлы томалау яшь түгелүгә китермәгәндә башкаралар. Яшьләргә даими томалауны башкарырга киңәш ителми, чөнки патологиягә кайтма сыйфат хас була ала.

•      Даими томалауны яшь ноктасы шактый киңәйгән очракта, яшь юлының проксималь кырыеның лайлалы катлавын кыздырып башкаралар (рәс. 7. 6б).

Уңышлы томалаудан соң яңадан юл ясалу билгеләре артыннан күзәтергә кирәк.

• Яңадан юл ясалудан соң диодлы лазерның термик коагуляциягә караганда файдасы кимрәк.

NB Барлык дүрт яшь ноктасын бер адымда томаларга ярамый.

Ялкынсынуга каршы препаратлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1.             Стероидлар кечкенә дозаларда урынлы куллану өзлегүләрдә өстәмә файдалы дәвалау булып тора. Озак дәвалау куркынычлыгын дәвалауның алган файдасы белән тиңләштерергә кирәк.

2.             Урынлы циклоспорин (0, 05%; 0, 1%) Т-күзәнәкләр китереп чыгарган яшь тукымасы ялкынсынуын киметә, бу бокалсыман күзәнәкләр санын арттыра һәм конъюнктиваның кабырчыклы метаплазиясенең кире үсешенә булыша.

3.           Тетрациклиннарны системалы куллану ККК белән бәйле блефарит симптомнарын юк итә һәм яшь сыекчасында ялкынсыну медиаторларының санын киметә.

Ялганма линзалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Озак вакыт ялганма линзаларны киеп йөрү яшь пәрдәсе парлануын арттыра, яшь инеше агышын киметә һәм инфекция куркынычын арттыра ала, әмма бу йогынтылар линза артында булган сыекча запасы белән тигезләнә ала.

1.     НЕМА линзаларында       аз су булу аларны уртача «коры» күздә кулланырга мөмкинлек бирә.

2.             Силиконлы линзаларда су юк һәм алар кислородны әйбәт үткәрә, ул яшь пәрдәсе кискен җитмәгәндә мөгезкатлауны саклый. Линзалар өслегендә төрле кушылмалар җыелу күрүне томанлый һәм өстәмә проблемалар китереп чыгара ала. Линзаларны озак киеп йөрү максатчалыгы шикле кала.

3.             Газ үткәрми торган каты линзалар сыекчаны мөгезкатлау өслегендә тоткарлый һәм югары күз корылыгында кулланыла ала.

Эшләп чыгарылган яшьне саклау

1.     Яшь сыекчасы парлануын киметү өчен         бүлмә температурасын киметү.

2.     Махсус аппарат белән     бүлмәдә һаваны дымландыру күп очракта файдасыз, чөнки аппарат бүлмәдә һаваның чагыштырмача дымлылыгын җитәрлек арттыра алмый. Урынлы вакытлыча дымлылык арттыруны дымлы камералы махсус саклау яки кырый калканлы күзлекләр кию белән ирешеп була, ләкин бу авыру өчен һәрвакыт уңайлы булмый.

Башка дәвалау вариантлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1.              Тарзорафия яшь сыекчасы парлану мәйданын кабакара аралыгын киметү аркасында азайта.

2.     Күзнең әйләнмә мускулының орбикуляр өлешенә      Cl. botulinum токсинын кертү чагылган «коры» күздә блефароспазмны контрольдә тотарга булыша. Күзнең медиаль почмагына кертү кабаклар хәрәкәтен чикләп яшь сыекчасы агып китүен киметә.

3.             Холинергик препаратларны эчкә кабул итү, мәсәлән 5 мг пилокарпин 4 тапкыр көнгә, Шегрен синдромы белән авыруларның «коры» күз һәм ксеростомия симптомнарын киметә.

4.             Зидовудин вирусларга каршы препарат булып санала һәм беренчел Шегрен синдромында файдалы була ала.

5.             Казналык асты бизе трансплантациясен чагылган «коры» күздә үткәрәләр. Операция гаять катлаулы санала, өстәвенә яшь пәрдәсендә ярамаган лайла булу мөмкинлеге барлыкка килә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Monarch Disease Ontology release 2018-06-29 — 2018-06-29 — 2018.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.