Кулланучы бәхәсе:Il Nur/Архив/Архив1

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Il Nur/Архив/Архив1 latin yazuında])

Рәхим итегез![вики-текстны үзгәртү]

Хәерле көн, Il Nur/Архив/Архив1! Татар Википедиясенә рәхим итегез! Бу ачык эчтәлекле энциклопедиягә Сез дә мәгълүмат өсти аласыз. Сезгә Җәмгыять үзәге ярдәм итә ала. Шулай ук Сез администраторларга язып, алардан ярдәм сорый аласыз. Бездә Ярдәм бүлеге эшли.

Онытмагыз: язганда әдәби телне куллану сорала. Сезгә кирилл графикасын кулланырга мөмкин, латин графикасында яңа мәкаләләр язу Татар Википедиясендә вакытлыча тыелды.

Википедиядә мәкаләләрнең авторлары юк – аларны һәркем төзәтә ала. Ләкин бәхәсләрдә һәм форумнарда үз имзагызны калдырырга кирәк. Моның өчен ~~~~ символын куегыз.

Сезгә үз сәхифәгезне бизәргә мөмкин. Анда үзегез турында мәгълүмат калдырып була, мәсәлән телләр белү өлгеләре.

Баш битне күзәтергә онытмагыз. Атна саен яңа проектлар барлыкка килә, аларда катнашырга була. Шулай ук Википедиянең мөһим вакыйгалары Актуаль шаблонында күрсәтелә.

Уңышлар Сезгә!


Hello and welcome to the Tatar Wikipedia! We appreciate your contributions. If your Tatar language is not good enough, that's no problem. We have an Embassy where you can inquire for further information in your native language. We hope you enjoy your time here! --Marat Vildanov 14 май 2011, 12:15 (UTC)[җавап бирергә]

Илнур әфәнде, зинһар өчен, кече өстәмәләр эшләгәннән соң Бу кече үзгәртү билгесенә басып үзгәртүләрне кертегез (ул битне саклау төймәсе өстендә урнашкан). Шулай ук булдырган кадәр Алдан карау мөмкинчелеген кулланыгыз, ул битне саклау төймәсеннән уң якта урнашкан. Моны Соңгы үзгәртүләр битендә күпсанлы үзгәртүләр булмасын өчен эшләргә кирәк. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.--Marat Vildanov 14 май 2011, 18:55 (UTC)[җавап бирергә]

Хәерле кич! Иске Чәчкаб мәкаләсенә рәсемнәр урнаштыргач, мәкалә күпкә матурайды. Афәрин! Тик соравым бар: сез ул фотоларны каян алдыгыз?

Фотоаппаратка төшергән идем)

Миңа алар ошый. Бик матур. Мин сезгә ул файлларны Wikimedia Commons-ка йөкләргә тәкъдим итәм - Йөкләү. Автор буларак сезнең хокукыгыз бар. Аннары аларны аерым йөкләмичә Википедиянең башка бүлекләрендә дә кулланып булачак (мәсәлән: Старые Чечкабы). Хаталарыгыз булса - үзем төзәтермен, тик миңа белгертегез. Югарырак ачыклык булса (разрешение) - яхшырак. Исемен татарча кушарга ярый. Мисал: User:Zahidulla
P.S. "Next" - татарча "Алга" --Zahidulla 2 июн 2011, 15:10 (UTC)[җавап бирергә]

Ярар.Рәхмәт бик зур!
P.S.Мин мәктәптә инглиз телен укыгын идем,әзрәк сукалыйм))

Йөкләү белән хәлләр ничек?--Zahidulla 4 июн 2011, 07:04 (UTC)[җавап бирергә]

Каршы төшмәсәгез, мин аларны сезнең исемнән Creative Commons Attribution ShareAlike 3.0 лицензиясе астында үзем йөклим. ОК? --Zahidulla 15 июн 2011, 14:59 (UTC)[җавап бирергә]

  • Ярар рэхмэт,йоклэрсез..

Эшләнде--Zahidulla 19 июн 2011, 10:46 (UTC)[җавап бирергә]

Файллар йөкләгәндә "Үзгәртүләр тасвирламасы"на

{{Сурәт
 |тасвир        = 
 |чыганак       = 
 |ясау вакыты   = 
 |автор         = 
}}

яйсә

{{Ирексез лицензияле сурәт
 |тасвир        = 
 |чыганак       = 
 |ясау вакыты   = 
 |автор         = 
 |түбән ачыклык = 
}}
{{Ирексез лицензияле сурәт/НКИ
 |мәкалә                 = 
 |максат                 = 
 |алмаштыру мөмкинлеге   = 
 |өстәмә мәгълүмат       = 
}}

үрнәкләрен өстәргә һәм тутырырга кирәк. --Миннемуллин Булат 2 июн 2011, 19:39 (UTC)[җавап бирергә]

Илнур әфәнде, мәкаләләр язганда бүлекләргә аеруда, зинһар, игътибарлы булыгыз, төп бүлекләрне икешәр куштырнак белән, ягъни болай: == ... ==, аларның бүлекчәләрен исә өчешәр куштырнак белән аерыгыз, ягъни болай: === ... ===. Алайса артык эре булып күренә һәм барлык мәкаләләр язылган стандартка туры килми. --Marat Vildanov 27 сен 2011, 15:14 (UTC)[җавап бирергә]

Рәхмәт, исәпкә алырмын! Ilnurefende 27 сен 2011, 15:36 (UTC)[җавап бирергә]

Шулай ук яңа язылган мәкаләләргә интервики куеп чыгарга онытмагыз, зинһар. --Marat Vildanov 28 сен 2011, 06:43 (UTC)[җавап бирергә]

Каян куярга инде аларны? Ilnurefende 28 сен 2011, 12:45 (UTC)[җавап бирергә]

Мәсәлән, сез Антитеза мәкаләсен яздыгыз. Шундый ук мәкаләне башка википедиядә (нигездә рус яки инглиз википедияләрендә) табасыз. Аның үзгәртү битендә иң аста үзенекеннән башка барлык интервикилар була. Шуларны алып татар телендәге мәкаләгә куясыз. Ул википедиянең үз интервикисын куймасагыз да була, чөнки аны соңрак робот куеп чыгачак. --Marat Vildanov 28 сен 2011, 13:15 (UTC)[җавап бирергә]

Ансы аңлашыла, мин бәлкем башкача да куеп буладыр дип уйлаган ием, бөтен татарча битнең дә бит русча яки иңлизчә битләре юк.Ilnurefende 28 сен 2011, 14:05 (UTC)[җавап бирергә]

Юк икән куймаска да була инде. --Marat Vildanov 28 сен 2011, 14:39 (UTC)[җавап бирергә]

КЭП)Ilnurefende 30 сен 2011, 17:16 (UTC)[җавап бирергә]

Википедиягә рәсемнәр йөкләп, мәкаләләрнең сыйфатын арттырган өчен сезгә рәхмәт! Сез йөкләгән файлга ирекле лицензия калыбы тутырылган (яки бер калып та тутырылмаган) һәм лицензия күрсәтелмәгән. Хәзерге вакытта Татар Википедиясендә лицензияләр өлкәсе бөтенләй эшләнмәгән. Әгәр сурәтегез ирекле лицензияле булса, аны Викиҗыентыкка йөкләргә киңәш итәм. Әгәр рәсемегезнең лицензиясе турында мәгълүматыгыз булмаса, димәк ул ирексез лицензияле. Аның өчен «Ирексез лицензияле сурәт» калыбын тутырырга кирәк. Түбәндәге файллар белән хәл ителмәсә, алар ике атнадан соң бетереләчәк:

Ихтирам белән, Zahidulla 11 окт 2011, 14:59 (UTC)[җавап бирергә]

Эшләнде! 11 окт 2011, 16:19 (UTC)

Эшләнүен эшләнде, ләкин тулысынча түгел. Калып ике өлештән тора, икенчесе тутырылмаган:

{{Ирексез лицензияле сурәт/НКИ
 |мәкалә                 = 
 |максат                 = 
 |алмаштыру мөмкинлеге   = 
 |өстәмә мәгълүмат       = 
}}

--Zahidulla 13 окт 2011, 14:46 (UTC)[җавап бирергә]

Соңрак мөмкинме? Әлегә уку аркасында вакытым юк.--Ilnur Gabidullin (Ilnurefende) 13 окт 2011, 16:46 (UTC)[җавап бирергә]
Мин эшләп бетердем, хаталар булса, төзәтерсез. Сезнең әле тагын берничә шундый файл бар, аларын да шулай ук эшләгез. Буш вакытта. --Zahidulla 16 окт 2011, 08:29 (UTC)[җавап бирергә]
Соңрак эшләп бетерермен,рәсемнәрне бетерми торыгыз)-- Ilnur Gabidullin (Ilnurefende)
Эшләнде!-- Ilnur Gabidullin (Ilnurefende)

Белем җәүһәрләре[вики-текстны үзгәртү]

Исәнмесез! 2011 елның 29 октябре көнне (иртәгә) 11.00 сәгатьтә Казан шәһәре, Пушкин урамы, 86 нчы йорт адресы буенча урнашкан «Казан» милли-мәдәни үзәгендә «Белем җәүһәрләре» конкурсының җиңүчеләрен котлау тантанасы була. Инде белгәнегезчә, Татар Википедиясе финалга чыкты, бәлки берәр урын да алыр. Татар Википедиясенең уңышлы катнашуында, ә бәлки, Алла боерса, җиңүендә дә, сезнең дә өлешегез бар. Казанда торасыз икән, сез дә анда барсагыз яхшы булыр иде. Рашат Якупов бара, сез дә барырга булсагыз, аның белән элемтәгә чыгыгыз. --Zahidulla 28 окт 2011, 05:10 (UTC)[җавап бирергә]

Кызганыч, мин ул көнне университетта идем!--Ilnur Gabidullin (Ilnurefende)

Хәерле көн! Авылыгыз бигрәк матур! Сез йөкләгән кайбер рәсемнәрне сайланганга тәкъдим итеп була, ләкин ни кызганыч аларның ачыклыгы (рус. разрешение) түбән. Ник йөкләр алдыннан кечерәйтәсез, серверга бер файлның күләме 100 мегабайт булса да ярый бит. --Zahidulla 2 ноя 2011, 12:07 (UTC)[җавап бирергә]

Рәхмәт) Мин аларны кечерәйтмим, бары фотоаппаратым искерәк(2005 елгы), шуңа ачыклык яхшы килеп чыкмый!

Белгән идеңме[вики-текстны үзгәртү]

Хәерле кичләр. Баш биттә урнашкан рубрикалар, гадәттә, атна башында яңартылалар. Сезнең башка тәкъдим ителгән вариантларны урынына үз җөмләләрегезне урнаштыру да аңлашылмый. Мин анда мәгълүматларны бәхәс итү өчен генә урнаштырдым, ул әле соңгы юрама түгел иде. Теләсәгез, «Белгән идеңме» рубрикасы өчен җаваплы кеше буларак Сезне билгели алабыз.--Рашат Якуп 9 ноя 2011, 14:34 (UTC)[җавап бирергә]

Гафу, мин анда уз мисалларны гына остэмэкче идем, что-то ялгышканмын...

Ә «Белгән идеңме» рубрикасын тутырганда берэр торле чиклэулэр, критерийлар бармы?--Ilnur Gabidullin (Ilnurefende)

  1. Максат: Татар Википедиясенә ялгыш килеп кергән кешене моннан тиз генә чыгарып җибәрмәү, проектка игътибарны җәлеп итү (яңа кулланучыларны булдырыр өчен);
  2. Максат: яңа мәкаләләргә башка кулланучыларның игътибарын җәлеп итү (яңа мәкаләләрне тулыландырыр өчен);
  3. Яңа мәкаләләргә таянып эшләгәндә кызыклы фактларны вакыт узу белән онытылып кабаттан язу мөмкинлеге күпкә сирәгәя (кат-кат берүк фактларны язмас өчен);
  4. Булдыра алган кадәр, төрле кулланучылар язган мәкаләләрдән кызыклы фактлар җыярга кирәк. Тик шулай да, яңа кулланучылар язган мәкаләләрдә калган кулланучыларныкына карата приоритет. Гадәттә, кулланучыларга үзе язган мәкаләләрне баш биткә урнаштыру күңелле (кулланучыларны проектта алга таба да эшләргә дәртләндерер өчен, бу бигрәк тә яңа кулланучыларга карата әһәмиятле);
  5. Кызыклы фактларны төрле темалар буенча язарга кирәк (укучыны бер тема кызыксындырмаса, икенчесе кызыксындырсын өчен);
  6. Татар халкына бәйле кызыклы фактларда приоритет, тик чама хисен генә онытырга кирәкми (укучының татар халкына карата игътибарын һәм ихтирамын арттырыр өчен);
  7. Күңелсез кызыклы фактларны урнаштырырга тырышмаска кирәк. Моң-зар тулы татар сайтлары болай да җитәрлек, Татар Википедиясе оптимизм белән балкып торырга тиеш (укучыларны һәм кулланучыларны боектырмас һәм дәртне сүндермәс өчен);
  8. Кызыклы фактлар җыю ул максат түгел, ә чара гына.

—— Википедия бәхәсе:Кызыклы фактка кандидатлар#Комментарий

Хәерле кич. Мондый зур исемлек төзегәнегез өчен рәхмәтләребезне белдерәбез. Зинһар, искәрмәләр белән эшне генә тәмамлагыз. Рәхмәт!--Рашат Якуп 15 ноя 2011, 18:49 (UTC)[җавап бирергә]

Рәхмәт. Ләкин, кызганыч, мин хаталарның сәбәбен таба алмыйм...--Ильнур Габидуллин 16 ноя 2011, 17:59 (UTC)[җавап бирергә]
4, 5, 9 һәм 10 нчы искәрмәләр өчен текст күрсәтергә кирәк.--Рашат Якуп 17 ноя 2011, 05:20 (UTC)[җавап бирергә]
Эшләнде!)--Ильнур Габидуллин 17 ноя 2011, 12:29 (UTC)[җавап бирергә]
Рәхмәт =)--Рашат Якуп 17 ноя 2011, 15:16 (UTC)[җавап бирергә]

Бик кыска мәкалә ясау (Кызыл)[вики-текстны үзгәртү]

Хөрмәтле проектта катнашучы! Сезгә, «Кызыл» мәкаләсен ясап, Википедиягә үз кертемегезне ясаган өчен рәхмәт! Ләкин, кызганычка каршы, мәкалә бик кыска. Әгәр ул ике көн эчендә тулыландырылмаса, администраторлар аны кагыйдәләр буенча бетерергә мәҗбүр булалар.--Рашат Якуп 19 ноя 2011, 19:26 (UTC)[җавап бирергә]

Википедиядә бәхәс битләрендә башка кешеләр тарафыннан язылган фикерләрне бетерергә ярамый. Игътибарлырак булыгыз.--Рашат Якуп 25 дек 2011, 11:27 (UTC)[җавап бирергә]

Тырышлык йолдызы[вики-текстны үзгәртү]

Тырышлык йолдызы
Озын вакыт дәвамында күп үзгәртүләр кертү өчен--Рашат Якуп 8 гый 2012, 13:44 (UTC)[җавап бирергә]
Рәхмәт!--Ильнур Габидуллин 8 гый 2012, 14:00 (UTC)[җавап бирергә]

Идарәче вазифасы[вики-текстны үзгәртү]

Хәерле кич! Сезгә Татар Википедиясенең идарәчесе булырга тәкъдим итәм. Тавыш бирү гамәлдә булу өчен биредә ризалыгыгызны белдерегезче.--Рашат Якуп (обсуждение) 3 мар 2012, 18:43 (UTC)[җавап бирергә]

Илнур әфәнде син нәрсә эшлисең? Нинди Перьм?!! --Ерней (обсуждение) 8 мар 2012, 16:56 (UTC)[җавап бирергә]

Гафу, миннән хата!--Ilnur efende (обсуждение) 8 мар 2012, 17:04 (UTC)[җавап бирергә]

Хәерле кич! Тавыш бирү нәтиҗәсендә Сезгә идарәче вәкаләтләре тапшырылды. Сезгә тәбрик итәм! Администраторның гадәти эшләре: яңа мәкаләләрне тикшерү, яңа әгъзаларны сәламлау, булган бәхәсләрне, сайлауларны алып бару. Шулай ук Башбитне яңартуда катнаша аласыз, мәсәлән, Сезгә Сез беләсезме рубрикасын даими алып барырга тәкъдим итәм. Сорауларыгыз булса, рәхим итеп миннән сорый аласыз. Уңышлар теләп калам =)--Рашат Якуп (обсуждение) 17 мар 2012, 17:57 (UTC)[җавап бирергә]

Рәхмәт-рәхмәт!)--Ilnur efende (обсуждение) 17 мар 2012, 18:01 (UTC)[җавап бирергә]

Вы можете создавать статьи о Шайла Стайлз, Ники Минаж, Юлия Тимошенко, и Гурбангулы Бердымухамедов? Спасибо. --112.210.77.210 2 апр 2012, 22:52 (UTC)[җавап бирергә]

4 more to go! --Yuri Venlaykov (обсуждение) 24 апр 2012, 10:14 (UTC)[җавап бирергә]

Мордовия татар авыллары[вики-текстны үзгәртү]

Илнур, Мордвадагы татар авыллары турында мәкаләләрне язуыңны хуплыйм. Аларны үзем дә тулыландырып торырга әзер, чөнки анда еш бармасам да, булгалыйм, анда минем туганнар күп. Тарихы белән кызыксынам. Ул як географиясе бик үзенчәлекле. Күреп торасың, картада бер исем, татарчасы бөтенли икенче:[1]. --Derslek (обсуждение) 23 апр 2012, 11:35 (UTC)[җавап бирергә]

Рәхмәт! Монганчы исемнәрен каян беләсез дип уйлаган ием, якшы сылтама, рәхмәтлемен))--Ilnur efende (обсуждение) 23 апр 2012, 11:40 (UTC)[җавап бирергә]

Татар теле диалектлары[вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге рәсми татар диалектологиясендә Көнбатыш Себер диалектының өч диалектка бүленгәнен карыйлар: Бараба диалекты, Тубыл-Иртыш диалекты, Том диалекты. Моның турында Әхәтов, Йосыпов хезмәтләрендә укый аласыз.--Рашат Якуп (обсуждение) 9 июн 2012, 18:58 (UTC)[җавап бирергә]

Хәзерге көндә рәсми рәвештә себер татар теле диалект булып түгел, ә аерым бер тел булып санала бит. Диалектның диалектлары була ала мени алайса?--Ilnur efende (обсуждение) 9 июн 2012, 19:01 (UTC)[җавап бирергә]
Себер телен аерым тел дип карау — аерым Себер татарлары төркемнәренең карашлары (мәс., биредә). Әлеге караш татар галимнәре һәм татар җәмәгатьчелеге тарафыннан кире кагыла, чөнки ул татар милләтенең бүленеп юкка чыгуына китерәчәк. Диалектларга бүленешне исә беренче тапкыр Диләрә Гариф кызы Тумашева тәкъдим иткән, бу Себер татарларының аерым җирләрдәге сөйләшләренең бер-берсеннән нык аерылганлыктан килә. Бу очракта диалект эчендәге «диалект» сүзе таррак мәгънәдә килә. Кызганычка каршы, конкрет хезмәтләр исемлеге хәзер кулымда юк. Бу мәсьәлә белән кызыксынсагыз, соңрак әдәбият исемлеген җибәрә алам.--Рашат Якуп (обсуждение) 9 июн 2012, 21:08 (UTC)[җавап бирергә]

Википедия бүләкләре[вики-текстны үзгәртү]

Википедия бүләкләре темасына күз салыгызчы. Сездән адресны көтәм (rashat_Kazan@mail.ru-га языгыз).--Рашат Якуп (обсуждение) 9 июл 2012, 14:00 (UTC)[җавап бирергә]

Әдәбиятне китереп исбатлагыз, нигә "республика" урнына "җөмһүрият" куерга. --Гропспонт (обсуждение) 22 июл 2012, 01:53 (UTC)[җавап бирергә]

Татар теленең сүзлекләрендә бу ике сүз дә теркәлгән. Татар Википедиясендә исә буталчылык тумасын өчен моңа карата гади кагыйдә ясалган. Бу ике сүз бик эчегезне пошырса татар теле белгеченә мөрәҗәгать итеп, татар википедиясенә гомуми кагыйдә ясагыз!--Ilnur efende (обсуждение) 22 июл 2012, 09:31 (UTC)[җавап бирергә]
Гропспонтның мантыйгы (res publica сүзе ташыган мәгънәне тудырган милләтләрне ихтирам итү) миңа ошый. Ләкин төрек дусларыбызның бүлегенә карасак tr:Cumhuriyet битендә Җөмһүрият дигән сүзенең төрки телләргә res publica мәгънәсендә XVIII гасырның икенче яртысында (Госманлы империясе заманында) килеп керүен күрәбез. --Frhdkazan (обсуждение) 22 июл 2012, 12:46 (UTC)[җавап бирергә]
Гропспонт кына нилектәндер бу сүзне яңа, йөгәнләп керетелгән сүз дип уйлый.--Ilnur efende (обсуждение) 23 июл 2012, 13:18 (UTC)[җавап бирергә]
  • Тәркияда ничек язганнары татарлар өчөн кагыйдә буламы?!

Республика сүзе, дәүлән тәртибен раслый. Тарихий руспублика боронгы Римнан килде (башка җирләрдә мындый дәүләт тәртибе булмаган беркайчан да-вә аны аңлатыр өчөн "руспублика" термины белән бөтөн донья куллана. Бөтөн юридик һәм фәлсәфә гәлимнәре "республика" белән куллана. Ә кемдер, каядыр без ниндидер яңы терминны уйлап тапса, аны бер секунд эчендә энциклопедияга өстәргә мыни? Мин сорадым-әдәбиятне китереп күрсәтсен-нигә, ни өчөн республика урнына җомхуриятны язырга! ә алар бер төрле булса да-беренче ничек язган кеше-шу калсын дип уйлым.(берыбер әдәбият аркалы җомхуриятны нигезләсен).--Гропспонт (обсуждение) 23 июл 2012, 23:31 (UTC)[җавап бирергә]