Кшатрия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кшатрия latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Кшатрия (Санскрит сүзе kṣatra, "хөкем" сүзеннән) ул Һинду җәмгыятенең дүрт варналарның (иҗтимагый тәртипләре)нең берсе, ул гаскәр хезмәтенә бәйле. Санскрит "кшатрия" төшенчәсе Ведик җәмгыять контекстында кулланыла, биредә әгъзалар дүрт сыйныфка оештырылган: брамин, кшатрия, вайшья һәм шудра.[1]

Килеп чыгышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иртә Ригведик кабилә җитәкчелеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ведик Һиндстанда административ машина башында "Раджан" дигән кабилә җитәкчесе торган, аның позициясе буыннан буынга күчмәгән. Патша "Самити" дигән хатыннар да катнашкан кабилә җыелышында сайланган булган. Раджан кабиләне һәм мал-туарны яклаган, аңа каһин ярдәм иткән; дүрт варна системасы булмаган.[2]

Соңрак Ведик чор[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ригведаның Пуруша Шуктасы дүрт варналарның Пуруша Шукта корбаны (яджна) аша барлыкка китерелүен символик тасвирлый. Кайбер галимнәр Ведик әдәбиятының борынгы стиле белән чагыштырып караганда, яңарак характерга нигезләнеп "Пуруша Шукта"ның "Ригведа"га соңрак кертелгән дип фикер йөртәләр.Калып:Citation needed Бөтен Һиндлеләр дә Ведик җәмгыятьтә тулысында регуляцияләнмәгәнгә күрә,[3] Пуруша Шукта мирас буенча күчә торган каста схемасын ныгытыр өчен уйланылган булырга мөмкин.Калып:Citation needed Альтернатив аңлату булып 'Шудра' сүзенең "Ригведа"ның "Пуруша Сукта"дан башка урында очрамавы тора.[4]

Гәрчә Пуруша Суктада "кшатрия" төшенчәсе түгел, ә раджанйя төшенчәсе кулланса да, ул Ведик текстларда дүрт иҗтимагый сыйныф бергә искә алынган беренче урын дип санала.[5] Раджанья төшенчәсен куллану мөгаен "раджанның туганнары" дигәнгә ишарә итә, алар шул вакытта аерым иҗтимагый сыйныф буларак пәйда булган,[5] һәм Ведик чорның ахырына, раджанья төшенчәсе кшатрия белән алыштырылган булган; биредә раджанья раджан һәм кшатрия арасында туганлыкны ассызыклый, аерым биләмә өстеннән куәтне билгели.[5] Раджанья төшенчәсе кшатрия сүзеннән аермалы буларак билгеле сызыкта статусны күрсәткән. Шул ук вакытта кшатраның мәгънәсе "хөкем итүче; хөкем тәртибеннән берсе".[6]

Гаутама Будда кшатрия Шакья гаиләсендә туган булган.[7]

Җайсвал күрсәткәнчә Браһман төшенчәсе "Пуруша Сукта"дан башка Риг-Ведада очрамагын күрсәтә һәм каһиннәр сыйныфы өчен кулланмаган булырга мөмкин булган.[5] Панини, Патанджали, Катьяяна һәм Махабхарата абруена нигезләнеп, Җайясвал ышануынча Раджанья сәяси сыйныф булган.[8] Кайбер мисаллар булып Андһака һәм Вришни Раджаньялар булган, алар сайланган хөкемдарлар системасына буйсынганнар.[5] Рам Шаран Шарма тәфсилләп язганча үзәк җитәкче төрле клан җитәкчеләре яки сызык җитәкчеләре тарафыннан сайланып, "раджанья" (хөкемдарга ярдәм итүче аристократия) һәм "вис" (крестьяннар) арасында поляризация артып җитәкчеләр аерым сыйныф булып киткәннәр бер яктан (раджа, раджанья, кшатра, кшатрия) һәм икенче яктан вис (клан крестьяннары).[9]

Кшатрия төшенчәсе kshatra сүзеннән килеп чыккан һәм территория өстеннән суверинитет һәм клан җирләре өстеннән хуҗалыкның символы булган. Соңрак бу патшалыкның фикере үсешенә этәргеч булган.[10] Шримад Бхагавад Гитада Шри Кришнаның шундый сүзләре бар:

शौर्यं तेजो धृतिर्दाक्ष्यं युध्दे चाप्यपलायनम् ।
दानमीश्वरभावश्च क्षात्रं कर्म स्वभावजम् ॥१८-४३ ॥
Кшатрия беркайчан да сугыштан качмый, ул каһарманлыкны, осталыкны, рыцарьлыкны һәм сугыш алдында түземлекне күрсәтә. Җәмгыятькә бирү һәм гражданнарны яклау (Кшатра вазифалары) Кшатрияның нормасы булып торалар.

Брахманалар чорында (Безнең эрага кадәр 800 елдан безнең эрага кадәр 700 елга кадәр) варна позициясенең ачыкланмаганы булган. Панчавимша Брахманада (13,4,7), Раджанья беренче булып куелалар, шуннан соң Брахмана һәм Вайшья. Шатапатха Брахмана 13.8.3.11да, Кшатриялар икенче булып куелган. Шатапатха Брахмана 1.1.4.12 тәртип шундый — Брахмана, Вайшья, Раджанья, Шудра. Брахманик традициянең тәртибе — Брахмана, Кшатрия, Вайшья, Шудра — дхармасутралар вакытыннан (безнең эрага кадәр 450 елдан безнең эрага кадәр 100 елга кадәр) билгеләнгән булган.[11] Кшатриялар еш Буддачылар даирәләрендә хөкемдарлар булып танылган.[12] Хәтта Һинду җәмгыятьләрендә дә, алар еш Браминнар белән көндәш булганнар, әмма гомумән алар каһиннәр сыйныфының өстенлеген таныганнар.[12]

Хәзерге эра[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1960 елларда джаджмани системасының ничек эшләгәненең контекстын язганда, Паулине Коленда "Кшатрияның каста функциясе авылны җитәкләргә һәм якларга һәм яулап алгач яулап алынган җирләр белән идарә итү" дип билгеләгән. Кшатриялар бу функцияләрне мөмкин булганча үтиләр, һәм түләү буларак "каминнар"га ризык өләшәләр һәм җитәкчелекне тәэмин итәләр.[13]

Символлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ритуалларда ньягродһа (Ficus indica яки Һиндстан инжиры яки баньян агачы) дандасы, яки таягы физик яшәүчәнлекне яки "оджас"ны бирү өчен мантра белән билгеләнгән.[14]

Буыннан-буынга күчү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ведада берән "ванша" (сызык) кшатриялар искә алынмый. Итихаса-Пурана традициясе сызыклары[15]: Кояш династиясе (Сурьяванши);[15] һәм Ай династиясе (Чандраванши) / Сомаванши).[15]

Башка сызыклар бар, мәсьәлән, Агниванши ("ут сызыгы"), биредә баба эпонимы Агни (ут)тан килеп чыккан,[15] һәм Нагаванши (еланнан туган), бу Нагалардан килеп чыгышны раслый. Итиһаса-Пурана традициясендә шәһадәте булмаган Нагаванши, язмаларда килеп чыгышын табып булган Нага кабиләләре булган.[16]


Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өстәмә укырга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ramesh Chandra Majumdar, Bharatiya Vidya Bhavan. History and Culture of Indian People, The Vedic Age. Bharatiya Vidya Bhavan, 1996. pp. 313–314
  • Bujor Avari (2007). India: The Ancient Past: A History of the Indian Sub-Continent from c. 7000 BC to AD 1200, p. 89
  • Sharma, Ram Sharan (2005). India's ancient past. the University of Michigan: Oxford University Press. pp. 110–112. ISBN 9780195667141. 
  • David Kean (2007). Caste-based Discrimination in International Human Rights Law, p. 26. Ashgate Publishing Ltd.
  • Jayantanuja Bandyopadhyaya (2007). Class and Religion in Ancient India, pp. 37–47. Anthem Press.
  • 5,0 5,1 5,2 5,3 5,4 Kumkum Roy (2011). Insights and Interventions: Essays in Honour of Uma Chakravarti, p. 148. Primus Books.
  • Turner, Sir Ralph Lilley; Dorothy Rivers Turner (January 2006) [1962]. A Comparative Dictionary of the Indo-Aryan Languages. (Accompanied by three supplementary volumes: indexes, compiled by Dorothy Rivers Turner: 1969. – Phonetic analysis: 1971. – Addenda et corrigenda: 1985. ed.). London: Oxford University Press. pp. 189–190. http://dsalsrv02.uchicago.edu/cgi-bin/philologic/getobject.pl?c.1:1:81.soas. Retrieved 23 October 2011. 
  • Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Life of Buddha: Queen Maha Maya's Dream (Part 1).
  • Radhakrishna Choudhary (1964). The Vrātyas in Ancient India, Volume 38 of Chowkhamba Sanskrit studies, p. 125. Sanskrit Series Office.
  • Ram Sharan Sharma (1991). Aspects of Political Ideas and Institutions in Ancient India, p. 172. Motilal Banarsidass Publications.
  • Reddy (2005). General Studies History 4 Upsc. Tata McGraw-Hill Education. pp. 78,79,33,80,27,123. ISBN 9780070604476. 
  • Upinder Singh (2008). A History of Ancient and Early Medieval India: From the Stone Age to the 12th Century, p. 202. Pearson Education India.
  • 12,0 12,1 Jeanne Auboyer (1965). Daily Life in Ancient India. Phoenix Press. pp. 26–27. ISBN 1-84212-591-5. https://archive.org/details/dailylifeinancie0000aubo. 
  • Kolenda, Pauline Mahar (Spring 1963). «Toward a Model of the Hindu Jajmani System». Human Organization 22 (1): 11-31.
  • Brian K. Smith. Reflections on Resemblance, Ritual, and Religion, Motilal Banarsidass Publishe, 1998
  • 15,0 15,1 15,2 15,3 Indian History: Ancient and medieval, p. 22. Volume 1 of Indian History, Encyclopædia Britannica (India) Pvt. Ltd, 2003.
  • Omacanda Hāṇḍā. Naga Cults and Traditions in the Western Himalaya, p. 251. [1]