Кызыл Октябрь татар педагогика укуханәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кызыл Октябрь татар педагогика укуханәсе latin yazuında])
Кызыл Октябрь татар педагогика училищесы(филиал)
Нигезләү елы 1990
Урын РСФСР байрагы Түбән Новгород өлкәсе
Адрес Кызыл Октябрь районы үзәге Уразавыл, Кооперация урамы, 48

Кызыл Октябрь татар педагогика училищесыА.М. Горький исемендәге Лукоянов педагогия техникумының филиалы буларак,[1] 1990 елда Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы үзәге Уразавылда ачылган, милли кадрлар – мөгаллимнәр әзерләүче дәүләт урта һөнәри мәгариф уку йорты.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1929 елның 1 февралендә Түбән Новгород губернасы мәгариф бүлеге карары белән Починки педтехникумының мордва (эрьзя) бүлеге Лукоянов шәһәренә күчерелә һәм мөстәкыйль Лукоянов мордва (эрьзя) педтехникумы булып эшли башлый.

Лукоянов уку йорты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уразавылдагы уку йорты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1990 елда татар мәктәпләре өчен башлангыч сыйныф укытучылары әзерләү өчен Уразавыл авылында укуханәнең филиалы ачыла. Беренче мөдире итеп Рәйхана Гарифулла кызы Айсина билгеләнә. Соңыннан Һәйнур Гарифулла кызы Бәшәрова мөдир була. Уку йорты студентлары Уразавыл кешеләре өчен һәм Кызыл Октябрь районы балалары өчен берсеннән-берсе кызыклы чаралар үткәрәләр. Түбән Новгородда һәм Казанда экскурсияләрдә булалар. Регионда татар халкының милли үзенчәлекләрен саклау һәм бөтәйтү өчен үзләреннән зур өлеш кертәләр.[3] Хәзерге директоры - Давыдов Виктор Александр улы.[4] Уку йортында 50 студент түбәндәге белгечлек ала:

  • Башлангыч сыйныф укытучысы
  • Рәсем укытучысы (өстәмә белгечлек)
  • Мәдәни-ял итү эшчәнлеген оештыручы (әйдәман)
  • Татар теле укытучысы[5]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Көллият сайты

Көллият тарихы. 90-еллар. 2016 елның 10 август көнендә архивланган.

Сылтама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россия мәгарифе порталы

РусВикипедиядә көллият турында 2015 елның 6 ноябрь көнендә архивланган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. http://college.edunetwork.ru/52/1077/c1299/(үле сылтама)
  2. мордва сүзе төшереп калдырыла.
  3. энциклопедия.ру(үле сылтама)
  4. ЕСРП сайты
  5. белгечлекләр(үле сылтама)