Кызыл бүлмәдәге төш

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кызыл бүлмәдәге төш latin yazuında])
Кызыл бүлмәдәге төш
Нәшрият
Жанр:

Роман

Автор:

Цао Сюэцинь

Язылу датасы:

XVIII гасыр

Нәшер итү датасы:

1792, XVIII гасыр һәм 1868

Әсәр тексты Викитекада

Кызыл бүлмәдәге төш (кыт. гадәти 紅樓夢, гади 红楼梦, пиньин: hónglóumèng, палл.: хунлоумэн) — кытай телендәге дүрт классик романның берсе. Беренче 80 бүлеген Цао Сюэцинь язган, бу өлеш «Таш турында язмалар» (кыт. гадәти 石頭記, гади 石头记, пиньин: shítóu jì, алл.: шитоу цзи) дигән исем белән аның вафаты алдыннан 1763 елда басылып чыккан. Өч дистәгә якын елдан, 1791 елда, нәшерче Гао Э[1] ярдәмчесе белән бергәләп, тагын кырык бүлекне бастыра, шулай итеп, романның сюжет сызыгы тәмам була. Романны тикшерүчеләр бу өлешең Цао ниятенә никадәр тап килгәнлеге турында даими бәхәсләр алып бара.

«Кызыл бүлмәдәге төш» — Цзя токымына караган ике тармакның белүе һәм бетүе турында күп планлы хикәят, шул җирлектә — бу токымның өч буыннан тыш — аларның исәпсез зат һәм гаилә әгъзалары күз алдыннан үтә. Элек язылган кытай романнарыннан аермалы буларак, "Төш"тә ачык сюжет сызыгы һәм төзек композиция бар[2], бу әсәр — геройларның кичерешләре һәм кәеф алмашынулары җентекләп ачылган беренче роман[2][3] Романда автобиографик көнкүреш язмалары (Цао Сюэцзинь гаиләсенең күтәрелүе һәм түбән тәгәрәве[4]) белән уйдырмалар катнаштырыла, көндәлек вакыйгалар белән гадәттән тыш хәл-вакыйгалар чиратлашып килә. Роман әхлаксезле аркасында Кытайда берничә тапкыр тыела[2].

Хикәяләү теле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Кызыл бүлмәдәге төш» классик кытай телендә түгел, ә көнкүреш сөйләшендә язылган; Цао тәҗрибәле шагыйрь буларак классик кытай телен яхшы белгән, ләкин "Төш"тә автор сүзләре — ярымклассик стилдә, ә диалоглар пекин диалектында язылган. Пекин диалекты путунхуа дип йөртелгән хәзерге әдәби кытай теле нигезенә ята, һәм китап егерменче гасыр лексикографлар тарафыннан путунхуа сүзлеген төзүдә кулланыла. Моннан тыш, «Кызыл бүлмәдәге төш» яңа телне рекламалауда файдаланыла[5].

Хикәя темалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Романның исеме «кызыл бүлмә» дигән идиоматик сүзбәйләнешләрдән алынган. Ул күп мәгънәгә ия, мәгънәләренең берсе — «бай гаиләләрнең кызлар яши торган бүлмә»[6]; китапның исемендәге икенче төшенчә — төш, аны Баоюй бишенче бүлектә күрә: бу төштә күп геройларның булачак язмышы кызыл бүлмәдә әйтелә. Кыт. трад. 樓, гади. 楼 иероглифы «манара; бүлмә» дип тәрҗемә ителә. Ахун төсмерендәге кызыл төсне (кыт. трад. 大紅, гади: 大红, пиньинь: dàhóng) еш телгә алу, кытай костюмы белгече Лев Сычев фикеренчә, гомернең тиз үтүенә көенүне чагылдыра.

Сюжет[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Романга иллюстрацияләрдән бер күренеш. Авторы — Сунь Вэнь (1818—1904).

Романда Цзя фамилияле бай аксөякләр гаиләсенең ике тармагы тасвирлана — Җунго йорты (ҡыт. гадәт 榮國府, гад. 荣国府, пиньин: róngguó fǔ, алл.: җунго фу) һәм Нинго йорты (ҡыт. гади 寧國府, ябай. 宁国府, пиньин: níngguó fǔ) — алар Пекинда иркен йорт-каралтыда яши. Цзяның ата-бабалары герцог була һәм сарай титуллары ала, романның башында Цзяләр — каладагы иң асыл зат. Цзя балаларының берсе императорның колы булып китә, һәм аның килүе хөрмәтенә гүзәл бакча ясыйлар. Роман Цзяны байлыкларын натуралистик манерада тасвирлый, аннары өч дистәләп төп һәм дүрт йөзләп икенчел батыр язмышы аша ыруның түбән тәгәрәве, абруе бетүе һәм мөлкәттән язуы сурәтләнә.

Төп сюжет сызыгы — Нюйва исемле алиһә төшереп калдырган җанлы яшмә ташының сәяхәте. Таш дао монахыннан, аны үзе белән йөртеп, дөнья күрсәтүен сорый. Илаһи юлдаш белән йөргән яшмә (ҡыт. гадәти 神瑛侍者, пиньин: shényīng shìzhě, алл.: шэньси ичэ), кеше кияфәтенә кереп, кешеләрне аңлау мөмкинлеген ала. Чэн белән Гао версиясендә яшмә һәм аның юлдашы бер геройга әверелә.

"Кызыл бүлмәдәге төш"тең төп герое — Цзя гаиләсенең зур варисы ваемсыз Цзя Баоюй (ҡыт. гад. 賈寶玉, гади. 贾宝玉, пиньин: jiǎ bǎoyù, сүзгә-сүз: «затлы жан»). Ул авызында затлы жадеит ташы белән туган. Бай белән аның ике туган сеңлесе сырхаулы Линь Дайюйны серле җепләр бәйли; алар икесе дә музыка һәм шигърият ярата. Ләкин Баоюйга бүтән ике туган сеңлесенә, матур, гыйлемле Сюэ Баочайга өйләнергә туры килә. Мәхәббәттә көндәшлек һәм дуслык романның төп сюжет сызыгын тәшкил итә.

Геройлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Цин династиясе чорындагы ксилографиядә романнан күренеш сурәтләнә, 1889

Кызыл бүлмәдәге төш эчендә геройлар бик күп: кырыкка якыны төп герой дип санала, ә икенчелләре 500-гә якын[7]. Китапта шулай ук хатын-кыз персонажларның җентекле портретлары бирелгән[8].

Фикерләр һәм йогынтысы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XIX гасыр азагында "Төш"нең йогынтысы бик зур була, шунлыктан реформатор Лян Цичао аны, тагын «Елга култыклары»н «урлашуга һәм азгынлыкта этәрүдә»[9] гаепләп тәнкыйтьли. Мәдәни революция башлангач, конфуцийчы классик әсәрләрнең күбесе кире фикер алганда, галим Ху Ши романны яңа күзлектән өйрәнә, һәм әсәр милли мәдәният өчен нигез ташы дип табыла. Ху үзенең укучылары Гу Цзеган һәм Ю Пинбо белән янәдән Цао Сюэциннең авторлыгын игълан итә.

1920-нче елларда «хунсюэ», яки «Кызыл бүлмәдәге төшне өйрәнү» фәне барлыкка килә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. David Hawkes, "Introduction, " The Story of the Stone Volume I (Penguin Books, 1973), pp. 15-19.
  2. 2,0 2,1 2,2 О. Л. Фишман «Сон в красном тереме», История всемирной литературы. — Т. 5. — М., 1988. — стр. 593—599
  3. CliffsNotes, About the Novel: Introduction 2012 елның 12 февраль көнендә архивланган..
  4. Jonathan D. Spence, Ts’ao Yin [Cao Yin] and the K’ang-Hsi Emperor: Bondservant and Master (New Haven,: Yale University Press, 1966) is a study of Cao’s grandfather.
  5. Vale: David Hawkes, Liu Ts’un-yan, Alaistair Morrison
  6. 词语"红楼"的解释 汉典 2012 елның 22 июль көнендә архивланган..
  7. 《红楼梦》辞典. — 山东文艺出版社, 1986. 
  8. Helen Tierney.
  9. Leo Ou-fan Lee, «Literary Trends I: The Quest for Modernity, 1895—1927,» in John K. Fairbank, ed., Cambridge History of China Vol. 12 Republican China 1912—1949 Pt I (Cambridge: Cambridge University Press, 1983): 455.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]