Кызыл карлыган
Кызыл карлыган | |
![]() | |
Халыкара фәнни исем | Ribes rubrum L., 1753[1] |
---|---|
Таксономик ранг | төр[1] |
Югарырак таксон | карлыган[d][1] |
Таксонның халык атамасы | Llwyn Cwrens Coch[2], meruzalka zahradní, rybíz červený, Redcurrant, Punane sõstar, Lännenpunaherukka, punaherukka, Aalbes[3], ùa spinèla, Red Currant, cultivated currant[4], meruzalka červená, aalbes[5], groseillier rouge[5], red currant[5], Rote Johannisbeere[5] һәм lännenpunaherukka[6] |
Җимеш төре | җиләк[d] |
Нәрсәнең чыганагы | кызыл карлыган[d] һәм red currant juice[d] |
GRIN URL | npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomydetail.aspx?id=31860[7] |
![]() |
Кызыл карлыган (кызылгат, гади карлыган, бакча карлыганы; лат. Ribes rubrum) — крыжовниклар гаиләлегеннән кече куаклык.
Классификация[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Ак карлыган шулай ук йортлаштырылган кызыл карлыган булып тора. Гәрчә ул кызыл карлыганның татлырак һәм альбинос варианты булса да, ул аерым ботаник төр түгел[8].
Карлыган куакларына тулы кояш яктысына караганда уртача кояш яктысы ярый, һәм күпчелек туфрак төрләрендә үсә ала. Алар чагыштармача әз карау сорый торган үсемлекләргә керә һәм бакчаны бизәү өчен дә кулланырга мөмкин.
Сортлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Голланд кызыл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Франциядә чыгарылган сорт. Уңышны күп бирә, кышка чыдам, гөмбәчек авыруларына бирешми, үзеннән серкәләнеп уңыш бирә. Карлыганнары соң өлгерә. Куагы биек, куәтле, яшь чагында туры торучан, картая төшкәч бераз җәенке. Яшь ботаклары аксыл-коңгырт төстә. Яфраклары эре түгел, карасу яшел, кабыкчалы, очлы, вак җыерчыклы. Карлыганнары уртачадан кечерәк зурлыкта, кызыл төстә, йомры яки армут сыман формалы. Кабыкчасы үтә күренмәле. Тәме әчкелтем.
Өстенлекләре: уңышы зур, кышка чыдам. Кимчелекләре: карлыганы вак, тәме уртача.
Кызыл хач[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Америкада чыгарылган сорт. Уңышы бик зур (бер куактан 10 килограммга кадәр), суыкка чыдам, карлыганнары эре һәм тәмле булуы белән аерылып тора. Куагы уртача зурлыкта, җәенке, яшь ботаклары аксыл коңгырт. Яфраклары киң, кабыкчалы, җыерчыклы, тонык төстә, урта сеңерчәсе буенча бөгелгән. Карлыганнары эре (уртача авырлыгы 0,8–0,9 г), йомры, кызыл, үтә күренмәле.
Өстенлекләре: уңышы мул, карлыганнары эре һәм тәмле. Кимчелеге: агротехникага таләпчән.
100 грамм җиләктә азык кыйммәте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Калорияләр — 56
- Энергия — 191,8 кДж
- Аксым — 1,3 г
- Тулаем алганда май (ингл. Total Fat) — 0,2 г
- Туендырылган май (ингл. Saturated Fat) — 0 г
- Тулаем алганда углеводлар — 7,9 г
- Шикәр — 7,9 г
- Натрий — 1,4 мг
- C витамины — 80 мг
- Тимер — 1,2 мг
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ 1,0 1,1 1,2 Linnaeus C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
- ↑ Gwefan Llên Natur
- ↑ Nederlands Soortenregister
- ↑ АКШ авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекләр базасы
- ↑ 5,0 5,1 5,2 5,3 Бельгийский список видов
- ↑ Finnish Biodiversity Information Facility — 2012.
- ↑ GRIN үсемлекләр таксономиясе
- ↑ Красная смородина
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Бакчачы белешмәсе. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1983.