Эчтәлеккә күчү

Кэлин Джорджеску

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кэлин Джорджеску latin yazuında])
Кэлин Джорджеску
БМО Кеше хокуклары буенча
югары комиссары идарәсенең
махсус докладчысы
Вазыйфада
2010–2012
Шәхси мәгълүмат
Туган 26 март 1962(1962-03-26) (62 яшь)
Румыния Социалистик Республикасы[d], Бухарест
Сәяси фирка

бәйсез намзәт (2024–2025)

Румыннар берлеге өчен альянс[d] (2020–2022)
Әни Анета Джорджеску
Әти Скарлат Джорджеску
Белем Авыл хуҗалыгы фәннәре һәм ветеринария университеты[d]

Кэлин Джорджеску (рум. Călin Georgescu; 1962 елның 26 марты, Румыния Социалистик Республикасы, Бухарест) ― румынияле сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе, 2024 елда Румыния президентлыгына кандидат.

1962 елның 26 мартында Румыния башкаласы Бухарестта туган [1]. 1986 елда Бухарестта Авыл хуҗалыгы фәннәре һәм ветеринария университетын тәмамлаган, 1999 елда туфракны өйрәнү фәне өлкәсендә докторлык дәрәҗәсен алган.

1990-елларда Румыниянең әйләнә-тирә мохит министрлыгында һәм тышкы эшләр министрлыгында эшләгән. 2010 елдан 2012 елга кадәр БМО Кеше хокуклары буенча югары комиссары идарәсенең кеше хокуклары һәм куркыныч калдыклар буенча махсус докладчы вазыйфасын башкарган, аннары Винтертурда (Швейцария) Рим клубына[d] ярдәм итү Европа үзәге президенты (2013―2015 елларда) һәм Женева һәм Вадуцта БМО глобаль тотрыклы индексы институты башкарма директоры (2015―2016 елларда) булган[2].

2011, 2012 һәм 2016 елларда өч тапкыр премьер-министр вазыйфасына тәкъдим ителгән. 2020 елда аның кандидатурасын 2020 елның декабрендәге сайлаулардан соң яңа гына парламентка кергән Румыннар берлеге өчен альянс[d] тәкъдим иткән[3]. 2021 елда Флорин Кыцуны[d] премьер-министр вазыйфасыннан читләштерүгә китергән сәяси кризис вакытында, партия яңадан аның кандидатурасын тәкъдим иткән[4].

2024 елгы президент сайлаулары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Румыниядә 2024 елгы президент сайлауларында[d] дәүләт башлыгы постына «бәйсез кандидат» буларак чыккан. Тавыш бирүнең беренче турында җиңү яулаган һәм икенче урында баручы Елена Ласкони белән бергә 8 декабрьгә планлаштырылган икенче турга чыккан[5].

2024 елның 4 декабрендә Румыния президенты Клаус Йоханнис Румыния махсус хезмәтләре соравы буенча румын разведкасының документларын күрсәткән, аларда Джорджескуның популярлыгы үсеше «табигый түгел», сайлау алды кампаниясе хокук бозулар белән узган һәм «дәүләт субъекты» тарафыннан финансланган һәм координацияләнгән, дип әйтелгән. 2024 елның 6 декабрендә Румыния Конституция суды судьялары иҗтимагый оешмалар, Президентлыкка кандидатлар һәм дәүләт структуралары шикаятьләрен кабат карап чыкканнан соң сайлауларның беренче туры нәтиҗәләрен гамәлдән чыгару турында карар кабул иткән[6]. Кэлин Джорджеску: «Румыния Конституция судының Президент сайлауларының бөтен процессын гамәлдән чыгару карары дәүләт түнтәрелеше булып тора», дип белдергән[7].

2020 елның ноябрендә чыгыш ясаганда Йон Антонеску һәм Корнелиу Зеля Кодрянуны[d] «геройлар» дип атаган, «алар аша милли тарихны белгән, бүген Румыния белән вакытлыча җитәкчелек итүче глобалистик державалар лакейлары аша түгел»[8].

Кайбер гаммәви мәгълүмат чаралары аны Россия яклы белдерүләре өчен тәнкыйтьли, кайберләре хәтта «Румыниядә Россия мәнфәгатьләре вәкиле» дип саный[9][10]. Бу хәл 2022 елда аның Румыннар берлеге өчен альянстан чыгуына китергән [11].

Европа Берлеген һәм НАТОны берничә тапкыр тәнкыйтьләгән, Девеселуда ракетага каршы оборона системасын урнаштыруны «дипломатия хурлыгы» дип атаган[12][13].

Россия Президенты Владимир Путинны «үз илен яратучы кеше» дип атаган һәм Румыния «рус зирәклегенә» иярергә тиеш, дип белдергән, Украинаны «уйлап чыгарылган дәүләт» дип атаган, шул ук вакытта үзенең «Россия яклы» позициясен кире кагып килә[11].

  1. Mircea, Virginia (17 декабря 2020). Călin Georgescu, fișă de cadre (ro).
  2. В чем причина успеха на выборах в Румынии «антинатовского» кандидата. РБК (25 ноября 2024).
  3. AUR a anunțat pe cine va propune ca premier: "Călin Georgescu este un român patriot".
  4. Simion: "AUR propune un premier independent, care să respecte interesele națiunii române" (ro) (2021-10-11).
  5. Far-right candidate takes first round, PM out, in shock Romania presidential poll (en) (2024-11-25).
  6. В Румынии завели уголовные дела из-за вмешательства в выборы. РИА Новости, 06.12.2024(рус.)
  7. Джорджеску назвал решение румынского суда госпереворотом. ТАСС, 6.12.2024(рус.)
  8. Cine este Călin Georgescu, propunerea AUR pentru funcția de premier (ro). Digi24.
  9. "Călin Georgescu-AUR, rusofil pe față la Pandele TV, promovat de Sputnik: "Șansa României este înțelepciunea rusească. Complexul militar industrial american este interesat să împingă către un conflict" - Ziariștii", Ziariștii, 2021-04-07, retrieved 2024-11-25 
  10. Cum propagă grupurile de Facebook ale AUR propaganda rusă, Europa Liberă România, retrieved 2024-11-25 
  11. 11,0 11,1 Who is Calin Georgescu, the far-right populist who won the 1st round of Romania’s presidential race? (en) (2024-11-25).
  12. Shock in Romania as hard-right Nato critic Calin Georgescu takes lead in presidential election (en) (2024-11-25).
  13. Far-right candidate takes shock lead in Romania presidential election (en) (2024-11-25).