Күвәйт тарихы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Күвәйт тарихы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Бәну Халид[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күвәйткә XVIII гасырда Нәҗддән күчеп килгән Анаиз бәдәви кабиләсеннән бер төркем тарафыннан нигез салына. Алар Тигр елгасы тамагыннан түбәндәрәк Бәну Халидка нигез салалар. Аның башына 1762нче елда Күвәйтнең беренче әмире Сабах I баса.

Уңышлы җирдә урнашуы сәбәпле Бәну Халид сәүдә үзәгенә әверелә һәм Хәлеб, Багдад һәм Госманлы дәүләте белән сәүдә итә башлый. Экспортка нигездә энҗе, атлар, тәмләткечләр һәм каһвә чыгарыла.

Тора-бара Күвәйт Госманлы дәүләте белән Бөекбритания арасында низаг килеп чыгуына сәбәпче була. Күвәйтнең Бөекбритания кулына күчүенә киртә булыр өчен 1871нче елда Госманлы дәүләте Күвәйткә гаскәр кертә, тик бер әйбергә дә ирешми. Нәтиҗәдә, 1896нчы елда Бөекбритания Күвәйттә хөкүмәтне алмаштыра, үзе өчен яраксыз шәех Мөхәммәтне үтертә, аның урынына исә шәех Мөбарәкне куя.

Бөекбритания протектораты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1899, 23 январь – Британия белән Күвәйт арасында шартнамә төзелә. Бу шартнамә буенча Күвәйтнең тышкы сәясәте һәм куркынычсызлык идарәсе Британия кулына күчә.
  • 1913, 27 октябрьшәех Мөхәммәт Британиягә Күвәйт нефтен монополия буларак чыгарырга рөхсәт бирә.
  • 1914 – Британия Күвәйтне үз протектораты астындагы бәйсез дәүләт буларак кабул итүче шартнамә имзалый.
  • 1927 – Күвәйтнең әлегәчә үзгәрүсез сакланып калган чикләре билгеләнә.
  • 1961, җәй – Британияның соңгы гаскәрләре Күвәйттән чыга.

Бәйсез Күвәйт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

АКШ очкычлары ут эчендәге карамай чыганаклары өстендә, Күвәйт