Эчтәлеккә күчү

Көңгер мәгарәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Көңгер мәгарәсе latin yazuında])
Көңгер мәгарәсе
Сурәт
Тау сырты Урал таулары
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Пермь крае
Урын Көңгер
Әһәмиятле урын Көңгер
Озынлык 8153 метр[1]
Изображение входа
Карта
 Көңгер мәгарәсе Викиҗыентыкта

Көңгер боз мәгарәсе — Урал һәм Себернең игтибарны күпләп җәлеп иткән истәлекле урыннарының берсе. Боз тавы белән бергә төбәк әһәмиәтендәге тарихи-табигать комплексы тәшкил итә[2] (ССРБ-да — союз әһәмиәтендәге тыюлык). Мәгарә Пермь краеның Сылва елгасы буендагы Көңгер шәһәре кырыйларында, Филипповка авылы янында урнашкан. Пермнән 100 км алыслыкта.

Уникаль геологик һәйкәл — Русиянең Аурупа өлешендәге иң зур карст мәгарәләренең берсе, дөньяда озынлыгы буенча җиденче урында торган гипслы мәгарә. Мәгарәнең озынлыгы якынча 5700 метр тәшкил итә, шуның 1500 метр турислар өчен җиһазландырылган. мәгарәнең урта өлешендә һава температурасы +5 °С-тән -2 °C кадәр. Мәгарә үзәгендә чагыштырмача дымлылык — 100 %. Көңгер мәгарәсе эчендә 58 тау куышы, 70 күл, 146 «орган торбалары» (өскә кадәр чыгып җитә диярлек биек шахталар) - иң югарысы Эфир гротында (22 м).Ул 10-12 мең елдан ашу элек барлыкка килгән.

Русиянең топонимика буенча иң көчле белгечләрнең берсе Е.М. Поспеловның топонимик сүзлегендә [3] болай дип язылган: "Көңгер гидронимы шәһәр тирәсендәге карст күренешләре йогынтысында барлыкка килүе мөмкин... Бу очракта атама төркичәдән өңгер (үңкүр) - "мәгарә, тау ярыгы, өңелгән җир", яки монголча Хүнхәр (үзгәрт. хүңкүр) - "үзән, иңкү, зур чокыр" сүзләреннән чыккан булуы мөмкин (Мурзаев, 1984). Башка фаразлар да бар"

1768 елгы француз басмасында Көңгер мәгарәсе планы

Көңгер мәгарәсе бик күптәннән билгеле. 1703 елда Петр I указы белән Тобольскидан Көңгергә өязнең җирләре сызмаларын эшләргә шул чакның билгеле географы һәм картографы Семен Ремезов улы белән җибәрелә. Алар өязнең һәм җир астындагы Олы күлнең юл картасын төзи. 1703 елда Ремезов мәгарә планын сыза.

Соңыннан Боз мәгарәгә ике тапкыр - 1720 һәм 1736 елларда - В. Н. Татищев килеп китә, ул «Сказание о звере мамонте» дигән хезмәтендә 1736 елда урындагы кешеләр мәгарәне гигант күзле фил дип санавын яза, алар күрәсең мамонтны күздә тоткандыр. Татищев 1736 елда җентекле планын төзи, тик кызганычка каршы ул югалган [4] 1770 елда Олы күлгә юлны И. И. Лепехин сүрәтләгән. Ары мәгарә турында билгеле галимнәр И. Гмелин, М. Я. Киттары язганнар[5] 1859 елда рәссамнар Я. М. Иконников һәм Головин булып, сүрәтләр эшләгәннәр. Совет чорында мәгарә турында профессор Г. А. Максимович[6] һәм башкалар яза.19341935 елларда мәгарәнең ачык планын Н. М. Переслегин экспедициясе төшереп алган. 1934-1935 елларда «Гидростройпроект» экспедициясе иң ерак җир асты лабиринтын тикшерә. 1948 елда мәгарә янында фәнни стационар оештырыла, анда билгеле тикшеренүчеләр В. Лукин һәм Е. Дорофеев эшли. 1952 елдан мәрҗәне СССР Фәннәр академиясе хезмәткәрләре өйрәнә.

  1. https://lenta.ru/news/2021/11/10/kungur/
  2. Историко-природный комплекс «Ледяная гора и Көңгөрская ледяная пещера», archived from the original on 2019-11-10, retrieved 2020-09-05 
  3. "Географические названия России" - Москва: Издательский дом "Книжная находка", 2002. - стр.174
  4. Нина Архипова. В. Н.ТАТИЩЕВ — ПЕРВОПРОХОДЕЦ УРАЛЬСКОЙ ГЕОГРАФИИ. Литературно-краеведческий альманах «Уральская старина». Выпуск № 5, 2003 г.
  5. Киттары, Модест Яковлевич // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
  6. Столетие первого карстоведа
  • Дорофеев Е. П., Лукин В. С. Кунгурская ледяная пещера / Памятники природы Пермской области. Составитель Л. Баньковский. — Пермь: Кн. изд-во, 1983. — С.41-52.
  • Дублянский В. Н., Кадебская О. И. По Кунгурской ледяной пещере — Пермь, 2004. — 136 б. — ISBN 5-88187-230-4.