Эчтәлеккә күчү

Лиман хурулы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лиман хурулы latin yazuında])
Лиман хурулы
Нигезләнү датасы 1997
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Лиман[d]
Карта

Лиман хурулыӘстерхан өлкәсендә, Лиманда урнашкан Буддачылык храмы.

XVIII гасыр ахырына кадәр Әстерхан өлкәсе территориясендә күчмә хуруллар төзелгән, әмма XIX гасырда инде җиде стационар хурул төзелгән булган – бу Әстерхан өлкәсенең калмык улуслары саны буенча, ә XX гасырның 20-нче елларына кадәр аларның саны 28-гә кадәр үскән. ССРБ вакытларында барлык хуруллар юк ителгән булган. Әстерхан өлкәсе территориясендә уннарча төрле халык тора, шуларның берсе - калмыклар, алар күбесенчә Буддачылык динен тота һәм иң күпсанлы булып Әстерхан өлкәсенең Лиман районында тора. Асаба калмыклар инициативасы буенча һәм төбәк хөкүмәтләре булышлыгы белән 1997 елда Лиман шәһәр тибындагы бистәсендә яңа Буддачылык храмы төзелеше башланган булган. Хурул ачылуы 2003 елда булган һәм калмык халкы депортациясенең 60 еллыгын билгеләгән. Куылудан кайтмаган калмыклар хәтеренә храм территориясендә мемориаль такта урнаштырылган.

Хурул архитектурасында Буддачылык ышануының төп символлары чагылдырылган: “Тәгълимат тәгәрмәче”, яктыртылуны ирешергә ярдәм итүче догалар белән “кюрдэ” барабаннары; дөнья корылышы символлары – дүрт ступа. Хурул эчендә бер метр ярым биеклектә “Алтын” Будда поты урнашкан.