Луанг-пу Булиа Сулилат

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Луанг-пу Булиа Сулилат latin yazuında])

Бунлы́а Сули́лат (шулай ук Луанг-пу Бунлыа Сулилат, Луанг Пу Бун Лыа Сурират буларак мәгълүм; Таи телендәːหลวงปู่บุญเหลือ สุรีรัตน์, IPAː[luaŋ puː bunlɯːa suriːrat], Инглиз телендәːLuang Pu Bunleua Sulilat) — таи-лаослы мистик, миф барлыкка китерүче, дини җитәкче һәм сынчы. Аның кулына Буддачылык һәм Һинд дине фикерләре һәм символикасы белән илһамланган фантастик бетон композицияләре булган ике сәнгать паркы карый: Меконгның Лаос ягында (Вьентьяннан 25 км көньяк-көнчыгышта) Будда-парк (วัดเซียงควน), һәм Таи ягында Салакэуку (ศาลาแก้วกู่) — (Нонгкхайдан 3 км көнчыгышта).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бунлеуа Сулилат 1932 елда Таиландта, Нонг Хаи провинциясендә гаиләдә сигез баланың җиденчесе булып туган булган. Риваять буенча яшь кеше булганда ул мәгарәгә егылып төшкән һәм шулай итеп рухи остазын дәрвиш Кеокуны очраткан, аның хөрмәтенә Сала Кеоку (Кеоку Залы) аталган.
Кеокудан өйрәнүне тәмамлагач, Сулилат монументаль сынчылык буенча эшли башлаган һәм (1958 елда) Лаос, Вьентьян янында беренче бетон сын бакчасы Будда Паркы белән дәвам иткән. 1975 коммунист инкыйлабыннан соң Лаоста сәяси климат белән борчылып Сулилат Меконгны кичеп Таиландка качкан. 1978 елда ул баштагыдан елганың икенче ярында урнашкан яңа сыннар бакчасы Сала Кеокуны башлаган.
Сулилатның эксцентрик һәм тоткынлыкка алучы шәхесе һәм ул тоткан Буддачылык һәм Һинд дине кушылмасы асаба кешеләрдән зур җәлеп итүне тоткан һәм Сала Кеоку дини секта штаб-фатиры кебек булып киткән. Техник рәвештә секуляр кеше булган Сулилатка (гадәттә монахлар өчен кулланылган) Луанг Пу титулы кулланыла башлаган. Ике парк та йөзләрчә һәвәскәр энтузиастлар тарафыннан иганә бетоннан төзелгән булган. Даирәнең кайбер башка яшәүчеләре Сулилатны акылдан язган дип таныганнар.
Соңрак елларда Сулилат гигант сыннарының берсеннән егылып төшүдән интеккән. Шуннан соң аның сәламәтлеге начарайган (егылып төшүгә авыруының төгәл мөнәсәбәте ачык билгеле түгел; мөгаен ул ниндидер кан авыруыннан интеккән) һәм ул 1996 елда үлгән. Аның мумификацияләнгән тәне Сала Кеоку павильон бинасының 3-енче катында изгеләштерелгән булган.

Стиль һәм карашы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сулилатның сын бакчалары бай төбәкнең дини сәнгать традициясенә таяна. Аны аерып тора торганы гадәти булмаган зур физик үлчәмнәр (алар хәзерге заман төзелеш материаллары аша мөмкин булган), югары рәвештә шәхсиләндерелгән (һәм хәтта могъҗизалы) сәнгать фантазиясе һәм спорадик хәзерге заманга мөнәсәбәтләр (моторлы транспорт, утлы кораллар, Көнбатыш киемнәре).
Һөнәри булмаган эш көче тарафыннан корылып бакчалар art naïf һәм art brut-ның камил өлгеләренең вәкилләре булып тора, һәм алар билгеле рәвештә баларча спонтанлык һәм могъҗиза хисенә ия. (Сулилат Будда Паркы төзелешенә кадәр бернинди сәнгать тәҗрибәсенә ия булмаган дип раслаган). Шуңа өстән, тагын бер мәртәбә, проектларның монументаль зурлыгы һәм төзелешнең озак дәвер, җәмәгать тарафаннан, оешкан табигате аутсайдер сәнгате патшалыгы өчен шактый үзешчән хасияте булып тора.
Игълан ителгәнчә, бетон Сулилат тарафыннан сәнгате өчен иң арзан һәм җиңел табып була торган материал буларак сайланган булган. Меконгның Лаос ягында күп цемент фабрикалары бар. Сыннар Сулилатның үзе тарафыннан конструкцияләре уйланган булган һәм аннан соң (күбесенчә) буялмаган бетоннан төзелеп металл белән көчәйтелгән булган. Зуррак корылмалар эчтән кирпечкә таянган корылмаларга таяна.

Сала Кеоку: Будда булуга бер баскыч.

Сулилатның парклары һәм Лек Вирийяпһантның зур масштаблы мәдәният проектлары арасында кайбер параллельләрне табы була, бигрәк тә Хакыйкать Санктуариеның фантастик агачтан киселгән композицияләрендә. Шулай да икенчесе күп һөнәри хезмәт кертелеп башка финанс масштабында корылган һәм чынга ашырылган булган. Шулай итеп Сулилатның мирасы белән чагыштырып караганда шул проектларда һөнәри нечкәлек һәм шунда ук шәхси сәнгать чагылышы арасында шактый башка баланс тәэмин ителә. (Ват Ронг Кхун хәзерге заман шаблонлы булмаган Таи Буддачылык сәнгать урынының бер мисалы булып тора.)
Сулилат карашының дидактик табигате бакчаларының икесендә дә булган кармик Тормыш Тәгәрмәчендә тасвирламасынд иң тәфсилле чагылышны тапкан. Сала Кеокуның юрамасы икесенең күбрәк тәфсилләп эшләнелгәне. Әйләнә өлгесендә тезелгән традицион һәм хәзерге заман шәхесләрнең кушып ул кешенең тумыштан үлемгә кадәр баруын ачыклый, ул чыганакка кайта. Композициянең кульминациясе булып яшь кешенең койма аша атлавы һәм бөтен корылманы башка якта Будда сынына якынлаштыруы тора.

Язылышлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Таи теле һәм Лао теле өчен стандарт романизация схемасы кытлыгына күрә, Бунлеа Сулилатның исеменең һәм паркларының исемнәренең төрле язылышлары күп, шул хәтле күп ки, алар турында исәп бирерлек түгел диярлек.
Шулай итеп Сулилатның исеме Bunleua, Bounleua, Bun Leua, Boun Leua, Boon Leua, Bounlua, Bounlour, Boonlour, Bunluea, һ.б. дип язылган булган. Аның фамилиясе Sulilat, Surirat, Soulilat, Sourirat, Sureerat, Su Ree Rat, һ.б. дип язылган булган.
Луанг Пу; преподобный монах титулы шулай ук Luang Puu, Luang Pa, Louang Pou, Loungpou, һ.б. буларак язылган булган.
Будда Паркы шулай ук Wat Xiengkhouane, Wat Xieng Khouan, Wat Xiengkhuan, Wat Xieng Khuan, Vat Xiengkhuane, һ.б. буларак мәгълүм.
Сала Кеоку шулай ук Sala Keo Ku, Sala Keo Koo, Sala Keo Kou, Sala Kaew Ku, Sala Kaew Koo, Salakaewkoo, Sala Gaew Goo, Sala Kaeoku, Sala Kaeo Ku, һ.б.
буларак исеме искә алынган булган. Ул шулай ук Ват Хаек буларак мәгълүм. (Бангкокта Һинду гыйбадәтханәсе Ват Хаек белән ялгыш бутамаска кирәк).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • John Maizels, Deidi von Schaewen (photo), Angelika Taschen (ed.), Fantasy Worlds, Taschen (2007), pp. 218–221.
  • John Maizels (ed.), Raw Vision Outsider Art Sourcebook, Raw Vision Ltd (2002), pp. 98–99.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]