Эчтәлеккә күчү

Луис Эдуардо Луна

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Луис Эдуардо Луна latin yazuında])
Ватандашлык  Колумбия
Туу датасы 1947
Туу урыны Флоренсия (Колумбия), Колумбия[1]
Һөнәр төре антрополог
Әлма-матер Стокгольм университеты[d]
Бүләкләр

Луис Эдуардо Луна ул антрополог һәм мәшһүр айяһуаска өйрәнүчесе.

Луна Колумбиядә, Флоренциядә 1947-енче елда туган булган. Ул доктор дәрәҗәсенә 1989 елда Стокгольм Университетында компаратив дин Институтында һәм ихтирамлы доктор дәрәҗәсенә 2000 елда Нью-Йоркта Сент-Лоренс Университетында ия булган. Хәзерге вакытта ул Финляндиядә, Хельсинкида Һанкен Икътисад Мәктәбендә тел остазы булып тора.

Луна күбесенчә энтеоген айяһуаска чәе өчен мәшһүр. Аның өйрәнүе игътибары үзәгендә Санто Даимэ һәм União do Vegetal кебек яңа синкретик айяһуаска чиркәүләре һәм традицион кулланылыш. Ул Бразилиядә урнашкан Психоинтегратор Үсемлекләр, Күренеш Сәнгатьләре һәм Аң Wasiwaska Өйрәнү Үзәгенең мөдире; хәзерге вакытта алар үзәк нерв системасына айяһуаска исерүенең неврологик аспектларын өйрәнәләр.