Ляодуң ярымутравы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ляодуң ярымутравы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Ляодуң ярымутравы
40°00′00″ т. к. 122°30'00" кч. о. (G) (T)
ИлКХҖFlag of the People's Republic of China.svg КХҖ
Беренче дәрәҗә АБЛяонин
Ляодуң ярымутравы (Кытай Халык Җөмһүрияте)
Red pog.svg
Commons-logo.svg Ляодуң ярымутравы Викиҗыентыкта

Ляодуң ярымутравы (кыт. трад. 遼東半島, гад. 辽东半岛, пиньинь: Liáodōng bàndǎo) — Кытайның төньяк-көнчыгышында, Сары диңгезнең Ляодуң һәм Көнбатыш Корея култыклары арасында урнашкан ярымутрау.

Озынлыгы 225 км, киңлеге 80—130 км. Ярлары тигез. Рельеф калкулыклардан һәм тәбәнәк таулардан гыйбарәт. Ляодуң ярымутравы, нигездә, акшар, сәверташ вә кварц комташлардан тора. Тау битләүләрендә куаклыклы имәнлекләр һәм чикләвек куагы әрәмәлекләре бар. Гаолян һәм кукуруза чәчүлекләре. Эре порт — Далянь.