Магдалина Покровская
Магдалина Покровская | |
---|---|
Туган | 4 август 1901[1] |
Үлгән | 1980 |
Ватандашлыгы | СССР |
Әлма-матер | Сарытау дәүләт тыйб университеты[d] |
Һөнәре | галим |
Гыйльми дәрәҗә: | медицина фәннәре докторы[d] |
Петровна Магдалина (1901-1980) — совет бактериологы. Медицина фәннәре докторы, РСФСРның атказанган фән эшлеклесе (1970). Беренче булып чумага каршы тере вакцина булдыра һәм үзендә сынап карый (1934).
Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Покровская Магдалина Петровна 1901 елның 4 августында хәзерге Сарытау өлкәсенең Балашов районына караган Киселевка авылында укытучы гаиләсендә туган[2].
1923 елда Сарытау медицина институтын тәмамлый[3].
1934-1952 елларда Ставропольдә чумага каршы станциядә эшли[4], микробиология лабораториясен җитәкли. Станция Кавказ һәм Кавказ аръягындагы чумага каршы фәнни-тикшеренү институтына үзгәртеп корылгач[5], 1952-1953 елларда фәнни эшләр буенча директор урынбасары вазифасын били. Туляремия буенча берничә хезмәт, шул исәптән кешеләрдә һәм хайваннарда авыруны диагностикалау буенча инструкция бастыра (1940, берничә тапкыр яңадан бастырып чыгарыла).
Бөек Ватан сугышы вакытында хәрби медицина мәсьәләләре белән шөгыльләнә, табиблар өчен «Цитология раневого экссудата как показатель процесса заживления раны» (1942, М. С. Макаров белән автордашлыкта) кулланмасын яза, шулай ук яраны бактериофаглар белән дезинфекцияләү мөмкинлеген тикшерү белән шөгыльләнә[6].
Үзенең фәнни эшчәнлегендә вакциналар булдыруга аерым игътибар бирә. 1936 елда Совет матбугатының киң игътибарын Покровскаяның чумага каршы вакцина булдыру буенча тәҗрибәсе җәлеп итә, ул әлеге вакцинаның куркыныч сынавын үзендә үткәрә.[7]. Бу тарих 1939 елда Камерный театр куйган Алиса Коонен белән Марина Страховой куелышында Петр Жаткин һәм Герман Вечораның «Үлемнән көчлерәк» исемле пьесасына нигез була, аның прототибы Покровская була.
Покровская Магдалина Петровнаның ире паразитолог И. Г. Иоффе (Иоффа).
Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- «Бөек Ватан сугышында мактаулы эшчәнлеге өчен» медале.
Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Противочумная служба России
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ http://stavkniga-ru.1gb.ru/date2021/
- ↑ https://dontimes.news/silnee-smerti-istoriya-sovetskogo-bakteriologa-magdaliny-pokrovskoj/«Сильнее(үле сылтама) смерти» — история советского бактериолога Магдалины Покровской
- ↑ https://dontimes.news/silnee-smerti-istoriya-sovetskogo-bakteriologa-magdaliny-pokrovskoj/«Сильнее(үле сылтама) смерти» — история советского бактериолога Магдалины Покровской
- ↑ История
- ↑ Становление и развитие Ставропольского научно-исследовательского противочумного института, archived from the original on 2014-11-29, retrieved 2022-05-04
- ↑ Anna Kuchment. The Forgotten Cure: The Past and Future of Phage Therapy — Springer, 2011. — P. 54.(ингл.)
- ↑ Ш. Нюренберг. Победители чумы // «Смена», № 283, Июль 1936.
Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Александр Шаров. Против смерти. — Минск: Госиздат БССР, 1962. — С. 189-200, 208-213.
- Журнал «Пионер», 1936, № 6, с. 106-107.
- 4 август көнне туганнар
- 1901 елда туганнар
- 1980 елда вафатлар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалерлары
- Кызыл Йолдыз ордены кавалерлары
- «Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнүчеләр
- РСФСР атказанган фән эшлеклеләре
- Сарытау медицина университетын тәмамлаучылар
- Медицина фәннәре докторлары