Макквори утравы
Күренеш
| ...хөрмәтенә аталган | FETCH_WIKIDATA |
|---|---|
| Халык саны | 20 |
| Сәгать кушагы | UTC+10:00 |
| Җәгърафия | |
| Ил | Австралия |
| Мәйдан | 128 км² |
| ДДӨБ | 260 метр |
| Сулык | Тын океан |
| Координатлар | 54.63°S 158.86°E |
| Озынлык | 34 километр |
| 0°0′0″N 0°0′0″E | |
| Дитәлләр | |
| Мирас статусы | Бөтендөнья мирасы, Австралиянең милли мирасы исемлегенә кертелгән |
Макквори утравы (ингл. Macquarie Island) – Тын океанның көньяк өлешендә, Тасманиядән 1500 км көньяктарак урнашкан кече утрау. Мәйданы – 128 км². Климаты субантарктик. Тундра үсемлекләре үсә. Хайваннардан пингвин, альбатрос яши; утрауның төньяк өлешендә диңгез филе яткылыклары бар. Утрау 1810 елда Фредерик Һасселборо тарафыннан ачыла; исеме Яңа Көньяк Велс колониясе губернаторы Лаклан Макквори хөрмәтенә бирелә. 1997 елда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелә.[1]