Макс Планк
Макс Планк алман. Max Planck | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Макс Карл Эрнст Людвиг Планк алман. Max Karl Ernst Ludwig Planck |
Туган | 23 апрель 1858 Киль |
Үлгән | 4 октябрь 1947 (89 яшь) Гөттинген |
Үлем сәбәбе | миокард инфаркты |
Күмү урыны | Гөттинген шәһәр зираты[d][1] |
Яшәгән урын | Кил Мүнхен |
Милләт | алман |
Ватандашлыгы | Алман рейхы[d] |
Әлма-матер | Мүнхен университеты[d], Maximiliansgymnasium München[d] һәм Фридрих Вилһелм үнивирситите[d] |
Һөнәре | физик |
Эш бирүче | Мүнхен университеты[d], Кил үнивирситите[d], Фридрих Вилһелм үнивирситите[d] һәм HU Berlin |
Сәяси фирка | Немецкая народная партия[d] |
Җефет | Marie Merck[d][1][2] |
Балалар | Эрвин Планк[d][3], Karl Planck[d][1] һәм Hermann Planck[d][1] |
Ата-ана |
|
Кардәшләр | Hugo Planck[d][1], Otto Planck[d][1] һәм Adelbert Planck[d][1] |
Бүләк һәм премияләре | Физика буенча Нобель премиясе (1918) Лоренц медале (1927) Планк медале (1929) |
![]() | |
![]() | |
|
Макс Карл Эрнст Людвиг Планк(алман. Max Karl Ernst Ludwig Planck; 23 апрель 1858, Киль — 4 октябрь 1947, Гёттинген) — атаклы немец физигы. Квант механикасына нигез салучы буларак, XX гасыр физикасы үсешенең төп юнәлешен билгели.
Биография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Макс Планк хокук белгечләре һәм галимнәр гаиләсендә туа. Аның картбабасы Готлиб Якоб Планк (1751 — 1833) һәм бабасы Генрих Людвиг Планк (1785 — 1831) Геттингенда дин белеме галимнәре булалар. Атасы Мюнхенда хокук белеме профессоры була.
Мюнхенда гимназия тәмамлый. Үзен тырыш һәм тәртипле укучы буларак күрсәтә. Физикадан башка шулай ук фәлсәфәгә һәм музыкага тартыла.
Диссертация яклаганнан соң 1885 елдан 1889 елга кадәр Киль шәһәрендә, аннары 1889 елдан 1926 елга кадәр Берлинда укытучылык белән шөгыльләнә. 1930 елдан 1937 елга кадәр Планк Кайзер Вильгельм җәмгыятен җитәкли.
Фәнни эшчәнлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Эзләнүләрен нигездә термодинамика өлкәсендә алып бара. 1900 елда «абсолют кара җисем»нең спектрын аңлата алуыннан соң шөһрәт казана.
Нурланышның квант табигате турында тәгълиматны беренче булып тәкъдим итә. Бу теория буенча нурланыш энергия зурлыгы
тигез булган квантлар буларак тарала һәм йотыла. Монда — нурланыш ешлыгы (Гц), — Планк даимие,
- Дж·c.