Марат Гафаров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Марат Гафаров latin yazuında])
Марат Гафаров
Туган 11 август 1987(1987-08-11) (36 яшь)
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре чирәмдәге һоккей уйнаучы

Марат Илдар улы Гафаров (1987 елның 11 августы, Казан) — Россия хоккейчысы (чирәмдәге хоккей), Казанның «Динамо — Ак Барс» клубы капкачысы.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Марат Гафаров 1987 елның 11 августында Казанда туган[1]. Балачакта байдаркаларда ишү, тхэквондо, футбол, алкалы хоккей белән шөгыльләнгән. Тренер Шамил Гафиятуллин тәкъдиме белән чирәмдәге хоккей уйный башлаган. Яхшы тартылыш һәм эре тән төзелеше аркасында капкачы позициясен алган.

Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә укыган[2].

Татарстанның яшүсмерләр һәм яшьләр җыелма командалары өчен чыгыш ясаган[3][4][5]. 2006 елдан башлап Казанның «Динамо — Ак Барс» клубы өчен уйный. Аның составында 15 тапкыр Россия чемпионы (2006—2008, 2010—2020), бер тапкыр — көмеш призёры (2009) була. 2021 елда Россия Суперкубогы иясе була. 2007 елда Чемпионнар Кубогының «B» дивизионында җиңә[6].

2013 елда Россия студентлар җыелма командасы составында Казандагы җәйге Универсиаданың хоккей турнирында алтын медаль яулаган һәм иң яхшы капкачы дип танылган[7]. Россия җыелма командасының баш тренеры Араик Маргарян Гафаровны ярышларның иң яхшы уенчысы дип атаган[8].

Россия җыелма командасы өчен чыгыш ясый, аның составында 18 яшьтә дебют ясаган[9]. Вакытлар узу белән ил командасының төп капкачысы була.

Россиянең халыкара класслы спорт мастеры.

Гаилә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән. Хатыны Лидия, улы Кирам (2014).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. История хоккея на траве, archived from the original on 2022-01-18, retrieved 2022-01-16 
  2. Марат готовится к Универсиаде.
  3. Марат Гафаров: «В мире полно странных видов спорта». әлеге чыганактан 2021-07-09 архивланды. 2022-01-16 тикшерелгән.
  4. Марат Гафаров: «На Универсиаде мне будет помогать играть в хоккей моя жена».
  5. Мастер-класс для вратарей воспитанников ГАУ РСШОР «Динамо».
  6. Гафаров Марат Ильдарович.
  7. Россияне стали недосягаемы в медальном зачете Универсиады.
  8. Россия стала чемпионом Универсиады по хоккею на траве.
  9. Гафаров Марат Ильдарович. әлеге чыганактан 2021-07-09 архивланды. 2022-01-16 тикшерелгән.