Марат Фазлыев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Марат Фазлыев latin yazuında])
Марат Фазлыев
Туган 8 май 1967(1967-05-08) (56 яшь)
Уфа, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт медицина университеты
Һөнәре галим
Эш бирүче Башкорт дәүләт медицина университеты

Марат Фазлыев (8 май 1967 ел) — галим-терапевт, югары мәктәп укытучысы. 2002 елдан Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының медицина‑санитария бүлеге госпитале начальнигы. Эчке хезмәт подполковнигы. Медицина фәннәре докторы (2005), профессор (2006).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Марат Мөдәрис улы Фазлыев 1967 елның 8 маенда Уфа шәһәрендә туган.

1992 елда Башкорт дәүләт медицина институтының дәвалау факультетын уңышлы тәмамлый. Югары һөнәри белем алганнан соң, 1993-1996 елларда аспирантурада «эчке әгъзалар авырулары» юнәлеше буенча укый.

1996 елда кандидатлык диссертациясе яклап,«Медицина фәннәре кандидаты» гыйльми дәрәҗәсенә ия була.

2005 елда докторлык диссертациясе яклый.

1996 елдан Башкорт дәүләт медицина университетында укыта.

2002 елдан өстәмә профессиональ белем бирү институтында эшли һәм бер үк вакытта «Рәсәй Федерацияһы Башҡортостан Республикаһы Эске эштәр министрлығы медицина-санитар часы» һаулыҡ һаҡлау ҡаҙна учреждениеһы начальнигы булып эшли[1].

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Галимнең фәнни эшчәнлеге гематология, кардиология, ревматология мәсьәләләренә, геморрагик васкулитның клиник‑патогенетик һәм диагностик үзенчәлекләрен, гемостазның патологиясен өйрәнүгә һәм башкаларга багышланган. Фазлыев җитәкчелегендә геморрагик васкулит формаларын дифференциаль диагностикалау ысулы эшләнгән.

130 га якын фәнни хезмәт һәм 1 уйлап табу авторы. Аның җитәкчелегендә ике фән кандидаты әзерләнгән, 200 дән артык фәнни хезмәт нәшер ителгән[2].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. https://xn--l1aks.02.xn--b1aew.xn--p1ai/Deyatelnost/Hospital ФКУЗ «МСЧ МВД России по Республике Башкортостан», archived from the original on 2016-11-29, retrieved 2022-05-15  External link in |title= (help)
  2. Сайт БГМУ, archived from the original on 2020-08-14, retrieved 2022-05-15 

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Фазлыев Марат Мөдәрис улы // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.(Тикшерелгән 6 май 2021)