Мария Хадаханэ

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мария Хадаханэ latin yazuında])
Җенес хатын-кыз
Туу датасы 6 июнь 1933(1933-06-06)
Үлем датасы 17 март 2021(2021-03-17) (87 яшь)
Һөнәр төре язучы, әдәби тәнкыйтьче, журналист, тәрҗемәче
Эш урыны Тыва дәүләт университеты
Әлма-матер Иркутск дәүләт университеты

Хадаханэ Мария Андреевна (6 июнь 1933 ел) — прозаик, тәрҗемәче, әдәбиятчы, тәнкыйтьче, филология фәннәре кандидаты. ССРБ Журналистлар берлеге, (1962), ССРБ Язучылар берлеге (1968), Бөтен Союз театрлар җәмгыяте әгъзасы. Тыва АССР-ның атказанган мәдәният хезмәткәре (1967), Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре (2006).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хадаханэ Мария Андреевна 1933 елның 6 июнендә Иркутск өлкәсенең Бохан авылында туа. Кызылның 1 нче, 3 нче мәктәпләрендә укый. 1955 елда Иркутск дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый[1]. 1955-1968 елларда Тыва гыйльми-тикшеренү институтында тикшеренүче, укытучы, Кызыл дәүләт педагогия институтында (1995 елдан Тыва дәүләт университеты составында) рус әдәбияты кафедрасы мөдире булып эшли. 1966 елда СССР Фәннәр академиясенең М. Горький исемендәге Дөнья әдәбияты институтында «Тыва прозасының барлыкка килүе» темасына кандидатлык диссертациясе яклый.[2].

«Тыва проза» (1968), «Әдәби Тыва» (1986), «Тыва мәдәнияте очерклары» (2008) монографияләрен нәшер итә. Автордашлыкта «Тыва совет литератураның допчу төөгүзү» («Краткая история тувинской советской литературы», 1975) хезмәтен яза.

«Тыва халык әкиятләре» (1958), «Кояш янындагы кыя» (1961), «Тыва мәкалләре һәм әйтемнәре» (1966), «А. Пальмбах — язучы һәм кеше» (1967), «Тыва халык әкияте» (1967), «Тыва әкиятләре» (1970), «Тыва театры кешеләре» (1971), «ч Чоннуң ечень— Халыҡ аҡылы» (1976), «Тыва халык әкияте» (1984), "Тыва әкиятләре « (2000), „Кеше хакына“ (2005), „Цирк артисты“ (2006) китапларын тулаучы.

М. Хадаханэ дистәләгән гыйльми һәм әдәби-тәнкыйть мәкаләләре яза, Тыва язучылары О. Саган-оол, С, Сюрюн-оол, М. Олчи-оол, Н. Ооржак, М. Кожелдей, Б. Ондар һ. б. әсәрләрен русчага тәрҗемә итә.

„Гомер елгасы“ повестын яза (2003).

Үзенең хезмәтләрендә М. Хадаханэ язучыларның иҗатын анализлап, Тыва прозасының үсеш юлларын билгели. Тыва әдәбият гыйлеме, нәфис әдәбияты тарихы инешендә булып, Тыва нәфис әдәбиятнең көнүзәк проблемалары һәм тарихы мәсьәләләрен эшләүдә актив катнаша[2]. Ул библиографик күрсәткечләр төзү, „История советской многонациональной литературы“, „Краткая литературная энциклопедия“, „Большая литературная энциклопедия“га Тыва язучылар турында мәкаләләр һәм күзәтүләр яза . Бөтен Союз, төбәк, халыкара фәнни конференцияләрдә катнаша. РСФСР язучыларының III һәм VIII съезды делегаты була. Аның Тыва турында мәкаләләре «Театральная жизнь», «Литературная Евразия», «Советская женщина», «Российский писатель», «Сибирские огни» матбугат басмаларында дөнья күрә.

М. А. Хадаханэның кайбер хезмәтләре алтай, якут, хакас, монгол һәм тыва телләренә тәрҗемә ителгән[3].

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Фидакарь хезмәте өчен» (2008)
  • «М. А. Шолоховның тууына 100 ел» миналы(2005)
  • Кызылның мактаулы гражданы (2010)
  • Тыва АССР-ның атказанган мәдәният хезмәткәре (1967)
  • Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре (2006)

Төп хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Тувинская проза. — Кызыл: Тув. кн. изд-во, 1968. — 130 с.

2. Литературная Тувы. — Кызыл: Тув. кн. изд-во, 1986. — 124 с.

3. Река жизни: повесть. — Кызыл: Тув. кн. изд-во, 2003. — 280 с.

4. Очерки тувинское культуры. — Кызыл: Тув. кн. изд-во, 2008. — 66 с.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Тува литературная. Вып.2 : биобиблиогр. справочник / НБ им. А. С. Пушкина Респ. Тыва; авт.-сост.: М. А. Хадаханэ, Л. М. Чадамба, Е. М. Ак-кыс, Г. М. Комбу — Кызыл, 2008. — 73 с.
  2. 2,0 2,1 Комбу С. С. Хадаханэ Мария Андреевна / С. С. Комбу // Тувинская литература : словарь / С. С. Комбу; под ред.: Д. А. Монгуша, М. Л. Трифоновой. — Новосибирск: 2012. — С.4.
  3. Кызылчанка Мария Хадаханэ " Tuva.Asia

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Поздравления с юбилеем Марие Хадаханэ !

2. Вышла в свет книга Марии Хадаханэ «Мы из Тувы»

3. Мария Хадаханэ : В каждом человеке есть своя тайна

4. Биография и книги автора Хадаханэ Мария Андреевна

5. Добрий души человек 2019 елның 2 ноябрь көнендә архивланган.