Вәсимә Хәйруллина: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Яңа бит: «Вәсимә Хәйруллина (тулы исеме Вәсимә Лотфулла кызы Хәйруллина) - татар шагыйре. 1943 елның 28…» |
(аермасы юк)
|
20 июл 2014, 22:11 юрамасы
Вәсимә Хәйруллина (тулы исеме Вәсимә Лотфулла кызы Хәйруллина) - татар шагыйре.
1943 елның 28 октябренда Сарман районы Чураш авылында туган.
Карашай-Саклау авылы мәктәбен(1958), Минзәлә педагогия көллиятен(1964), Казан дәүләт педагогия институтын(1969) тәмамлый.
Чураш, Карашай-Саклау мәктәпләрендә укытучы булып эшли. РСФСРның атказанган укытучысы(1991)
1960 еллардан бирле иҗат белән шөгыльләнә, беренче шигырьләре район газетасы, Азат хатын журналында басыла.
Балалар өчен язган унике, олылар өчен өч җыентык: «Тәгәрмәчле яңгыр» (1992), «Чәчәк саен бер кояш»(2001)», «Син бик кирәкле кеше»(2003), «Дуслык таганы»(2005), «Серле сәгать»(2013) һ.б. авторы. Аның сүзләренә күп кенә җырлар язылган.
2003 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Чыганаклар
- «Мәйдан” журналы (Чаллы): 2013 ел, 10 сан.
- Сарман районы энциклопедиясе, 2000, 178 бит.