Маҗарстан гимны

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Маҗарстан гимны latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Hymnus, a' Magyar nép zivataros századaiból” шигыре кулъязмасының беренче бите
Фәрәнц Көлчәй
Фәрәнц Әркәл

Маҗарстан дәүләт һәм милли гимнының атамасы үтә гади һәм тәрҗемәсез дә аңлашыла торган — Himnusz. Аны шулай ук һәркайсы 8 юлдан торган 8 куплетлык текстның беренче юлы белән дә атыйлар — “Isten, áldd meg a magyart” (Ходай, ярлыка маҗарларны). Шушы исем куеп язылган шигырьне Фәрәнц Көлчәй (Kölcsey Ferenc) 1823 елда, маҗарларның милләт буларак яңадан күтәрелүе башланганда язган. Җырның көе соңрак барлыкка килгән — Фәрәнц Әркәл (Erkel Ferenc) 1844 елда иҗат иткән. Халыкта милли гимн буларак бик тиз таралса да, дәүләт гимны итеп ул беренче мәртәбә 1918 елда гына танылган. 1989 елда, социализм лагереннан котылгач, яңадан кайтарылган. Хәлбуки, бүгенге Венгриянең конституциясе дә (преамбуласы) гимнның беренче юлыннан башлана: “Isten, áldd meg a magyart”.[1][2][3][4]
Рәсми чараларда кулланыла торган беренче куплетта башлыча гимн жанры өчен гадәти сүзләр генә әйтелгән. Алтынчы-җиденче юллары гына калган җиде куплетта булган тирәнтен тарихи дастанның кереш сүзе булып тора: “Үткән һәм алдагы өчен күрде халык казасын”. Һәм Маҗарстан гимнының әдәбиятта кулланыла торган тагын бер, автор куйган тасвирлама атамасы бар: “Hymnus, a' Magyar nép zivataros századaiból” — Маҗар халкының күк күкрәүле гасырлары турында гимн…[3]

Дәүләт һимны сүзләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Маҗар телендә

(рәсми чараларда
кулланыла торган
беренче куплет)

Шигъри тәрҗемәләре
Татар теленә Рус теленә Инглиз теленә Француз теленә Кытай теленә
Isten, áldd meg a magyart

Jó kedvvel, bőséggel,
Nyújts feléje védő kart,
Ha küzd ellenséggel;
Bal sors akit régen tép,
Hozz rá víg esztendőt,
Megbűnhődte már e nép
A múltat s jövendőt!

Йа Ходаем, маҗарны

Ярлыкагыл, саклагыл,
Суз ярдәмчел кулыңны,
Дошманнарын гаҗиз кыл.
Язмыш, өз золым көчен,
Бәхетле ит барчасын,
Үткән һәм алдагы өчен
Күрде халык казасын.

Одари, Господь, добром,

Нас, мадьяр, всегда храни,
И в сражении с врагом
Венграм руку протяни;
Разорви, судьба, наш гнёт,
Счастье дай, что каждый ждал,
За грядущее народ
И за прошлое страдал!

O, my God, the Magyar bless

With Thy plenty and good cheer!
With Thine aid his just cause press,
Where his foes to fight appear.
Fate, who for so long did’st frown,
Bring him happy times and ways;
Atoning sorrow hath weighed down
Sins of past and future days.

Bénis le Hongrois, ô Seigneur,

Fais qu'il soit heureux et prospère,
Tends vers lui ton bras protecteur
Quand il affronte l'adversaire !
Donne à qui fut longtemps broyé
Des jours paisibles et sans peines.
Ce peuple a largement payé
Pour les temps passés ou qui viennent.

上帝保佑匈牙利,

物阜民康称心意。
遇有患难常相助,
化险为夷莫抛弃。
人民历尽地狱苦,
灾难深重谁能比,
过去未来一切罪,
已经赎到底。

Маҗар-татар сүзлекчәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Isten — Алла; áldani — ярлыкарга; magyar — маҗар; jó — яхшы, күңелле, уңышлы, җайлы, бәхетле; kedv — кәеф, җан халәте; kedvelni — яратырга; =vel — төрләнеш-сүзъясалыш кушымчасы; kedvvel — яратулы ит; bőség — муллык, җитешлелек; bőség+vel=bőséggel — муллыкта кыл; nyújtani — сузарга; feléje — аңа таба; védő — саклаучы, яклаучы; kar — кул; küzdeni — көрәшергә; ellenség — дошман, көндәш; ellenséggel (ellenség+vel) — дошман белән, дошманга каршы; ha küzd ellenséggel — дошман белән сугышканда; bal — сул як, сул яктагы; sors — язмыш, тәкъдир; bal sors (balsors) — михнәт, авырлыклар; régen — күптәнге, элеккеге; tépni — өзәргә; hozni — китерергә, бирергә, насыйп итәргә; víg — күңеллелек, шатлык, бәхет; esztendőt — еллар; megbűnhődni — җәза алырга, казасын күрергә; már — инде; nép — халык; múlt — үткән, үткәндәге; jövendő — киләчәктәге, алдагы.[5]

Himnusz kottája.png

Гимнның тулы тексты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Magyar nyelven[3][6][7][8][9]

(Ferenc Kölcsey, 1823)

Кириллизация Татар теленә тәрҗемә Перевод на русский

(Александр Кирилов)

Translation into English

(William N. Loew, 1881)

Traduction en Français

(Jean Rousselot, 1962)

1. Isten, áldd meg a magyart

Jó kedvvel, bőséggel,
Nyújts feléje védő kart,
Ha küzd ellenséggel;
Bal sors akit régen tép,
Hozz rá víg esztendőt,
Megbűnhődte már e nép
A múltat s jövendőt!

2. Őseinket felhozád
Kárpát szent bércére,
Általad nyert szép hazát
Bendegúznak vére.
S merre zúgnak habjai
Tiszának, Dunának,
Árpád hős magzatjai
Felvirágozának.

3. Értünk Kunság mezein
Ért kalászt lengettél,
Tokaj szőlővesszein
Nektárt csepegtettél.
Zászlónk gyakran plántálád
Vad török sáncára,
S nyögte Mátyás bús hadát
Bécsnek büszke vára.

4. Hajh, de bűneink miatt
Gyúlt harag kebledben,
S elsújtád villámidat
Dörgő fellegedben,
Most rabló mongol nyilát
Zúgattad felettünk,
Majd töröktől rabigát
Vállainkra vettünk.

5. Hányszor zengett ajkain
Ozman vad népének
Vert hadunk csonthalmain
Győzedelmi ének!
Hányszor támadt tenfiad
Szép hazám, kebledre,
S lettél magzatod miatt
Magzatod hamvvedre!

6. Bújt az üldözött, s felé
Kard nyúlt barlangjában,
Szerte nézett s nem lelé
Honját e hazában,
Bércre hág és völgybe száll,
Bú s kétség mellette,
Vérözön lábainál,
S lángtenger fölette.

7. Vár állott, most kőhalom,
Kedv s öröm röpkedtek,
Halálhörgés, siralom
Zajlik már helyettek.
S ah, szabadság nem virul
A holtnak véréből,
Kínzó rabság könnye hull
Árvák hő szeméből!

8. Szánd meg Isten a magyart
Kit vészek hányának,
Nyújts feléje védő kart
Tengerén kínjának.
Bal sors akit régen tép,
Hozz rá víg esztendőt,
Megbűnhődte már e nép
A múltat s jövendőt!

1. Иштен, а́лдд мег а мађарт
Јо́ кедввел, бө́ше́ггел,
Њу́јтш феле́је ве́дө́ карт,
Ха күзд елленше́ггел;
Бал шорш акит ре́ген те́п,
Хозз ра́ ви́г естендө́т,
Мегбү́нхө́дте ма́р е не́п
А му́лтат ш јөвендө́т!

2. Ө́шеинкет фелхоза́д
Ка́рпа́т сент бе́рце́ре,
А́лталад њерт се́п хаза́т
Бендегу́знак ве́ре.
Ш мерре зу́гнак хабјаи
Тиса́нак, Дуна́нак,
А́рпа́д хө́ш магзатјаи
Фелвира́гоза́нак.

3. Е́ртүнк Кунша́г мезеин
Е́рт кала́ст ленгетте́л,
Токај сө́лө́вессеин
Некта́рт чепегтетте́л.
За́сло́нк ђакран пла́нта́ла́д
Вад төрөк ша́нца́ра,
Ш њөгте Ма́ћа́ш бу́ш хада́т
Бе́чнек бүске ва́ра.

4. Хајх, де бүнеинк миатт
Ђу́лт хараг кебледбен,
Ш елсу́јта́д вилла́мидат
Дөргө́ феллегедбен,
Мошт рабло́ монгол њила́т
Зу́гаттад фелеттүнк,
Мајд төрөктө́л рабига́т
Ва́ллаинкра веттүнк.

5. Ха́њсор зенгетт ајкаин
Озма́н вад не́пе́нек
Верт хадунк чонтхалмаин
Ђө́зеделми е́нек!
Ха́њсор та́мадт тенфиад
Се́п хаза́м, кебледре,
Ш летте́л магзатод миатт
Магзатод хамвведре!

6. Бу́јт аз үлдөзөтт, ш феле́
Кард њу́лт барлангја́бан,
Серте не́зетт ш нем леле́
Хонја́т а хаза́бан,
Бе́рцре ха́г е́ш вөлђбе са́лл,
Бу́ ш ке́тше́г меллетте,
Ве́рөзөн ла́баина́л,
Ш ла́нгтенгер фөлетте.

7. Ва́р а́ллотт, мошт кө́халом,
Кедв ш өрөм рөпкедтек,
Хала́лхөрге́ш, ширалом
Зајлик ма́р хељеттек.
Ш ах, сабадша́г нем виру́л
А холтнак ве́ре́бө́л,
Ки́нзо́ рабша́г көнње хулл
А́рва́нк хө́ семе́бө́л!

8. Са́нд мег Иштен а мађарт
Кит ве́сек ха́ња́нак,
Њу́јтш феле́је ве́дө́ карт
Тенгере́н ки́нја́нак.
Бал шорш акит ре́ген те́п,
Хозз ра́ ви́г естендө́т,
Мегбү́нхө́дте ма́р е не́п
А му́лтат ш јөвендө́т!

1. Йа Ходаем, маҗарны

Саклагыл, ярлыкагыл,
Суз ярдәмчел кулыңны,
Дошманнарын гаҗиз кыл.
Язмыш, өз золым көчен,
Бәхетле ит барчасын,
Үткән һәм алдагы өчен
Күрде халык казасын.

2. Юл сыздың Карпат аша
Маҗар бабаларына,
Бирдең Ватан-гөлбакча
Бәндәгуз1 улларына.
Тиса, Дунай сулары
Үтә тауларны урап, —
Батыр Арпад2 уллары
Анда мул тормыш кора.

3. Кун иле3 җирләрендә
Чайкала тук башаклар,
Токай4 тәлгәшләреннән
Тама татлы шәраблар.
Безнең ту еш балкыган
Төрек кирмәннәрендә,
Матьяш5 явы сыкраткан
Вена түрәләрен дә.

4. Гөнаһларыбыз үче
Кысты Синең күкрәкне:
Аттың болыттан яшен,
Күкрәттең безнең күкне.
Баскын монголлар угы
Очты баш өстебездә,
Аннан төрек коллыгы
Йөк булды җилкәбездә.

5. Күпме торды яңгырап
Кыргый госман гаугасы,
Яугир җәсәден таптап
Җиңүләр тантанасы!
Күпме сине улларың,
Гүзәл ил, күкрәгеңә
Басып изде, кыйнады,
Әйләндереп кабергә!

6. Эзәрләүдән капланып
Утырмасын кай өндә,
Сыеныр җир тапмады
Үз Ватанында бәндә.
Менсә тау түбәсенә —
Ут диңгезе өстендә,
Һәркайда кайгы-хәсрәт,
Кан үзәне бар җирдә.

7. Кирмән иде — таш өеме,
Хозур, бәхет югалган,
Афәт, үлем сөреме
Ватанны чолгап алган.
Аһ, мәетләр каныннан
Азатлык чәчәк атмый,
Илсезләр елавыннан
Шатлык күз яше акмый.

8. Кызган, Ходай, маҗарны
Дөнья михнәтләрендә,
Суз ярдәмчел кулыңны
Газаплар диңгезендә.
Язмыш, өз золым көчен,
Бәхетле ит барчасын,
Үткән һәм алдагы өчен
Күрде халык казасын.

Одари, Господь, добром,

Нас, мадьяр, всегда храни,
И в сражении с врагом
Венграм руку протяни;
Разорви, судьба, наш гнёт,
Счастье дай, что каждый ждал,
За грядущее народ
И за прошлое страдал!

На верха святых Карпат
Предков вёл Ты по путям,
Дал отчизну, словно сад,
Бендегуза сыновьям,
И, где Тиса мчит струёй,
Где поток Дуная вод,
Там Арпада жил герой
И цвет его растёт.

На равнинах Кунша дар
В золотом зерне даёшь,
Виноградный Ты нектар
Нам в гроздях токайских льёшь.
Был не раз наш флаг узрим
На турецких крепостях,
Матьяш воинством своим
Внушал у Вены страх.

Но, увы! наш грех храня,
Гнев в груди Тебя сжимал,
И из туч грозой огня,
Карой он на нас упал,
И орды монгольской тьма
Всё вокруг крушила в прах,
Тягость рабского ярма
Несли мы на плечах.

О, как часто изо ртов
Турков, варварских племён,
Над останками бойцов
Исходил победы звон!
О, как часто убивал
Сына сын твой, отчий дом,
Для детей своих же стал
Извечным ты гробом!

Меч изгнанника сражал,
Хоть куда бы тот не шёл,
И приют, какой искал,
Он в отчизне не обрёл,
В путь ли, в дол иль на отрог,
Лишь печалью проводим,
Кровь потоком возле ног,
Пожара столп над ним.

Вместо замка — груз камней,
Вместо счастья и отрад —
Плач, стенания смертей, —
Повсеместно лишь звучат.
Ах! Свобода не цветёт,
Из крови погибших враз,
И мучительно течёт
Слеза сиротских глаз!

Боже! Венгров пожалей!
В испытаниях спаси,
Из страдания морей
Их рукою воскреси.
Разорви, судьба, наш гнёт,
Счастье дай, что каждый ждал,
За грядущее народ
И прошлое страдал!

O, my God, the Magyar bless

With Thy plenty and good cheer!
With Thine aid his just cause press
, Where his foes to fight appear.
Fate, who for so long did’st frown,
Bring him happy times and ways;
Atoning sorrow hath weighed down
Sins of past and future days.

By Thy help our fathers gained
Kárpát’s proud and sacred height;
Here by Thee a home obtained
Heirs of Bendegúz, the knight.
Where’er Danube’s waters flow
And the streams of Tisza swell
Árpád’s children, Thou dost know,
Flourished and did prosper well.

For us let the golden grain
Grow upon the fields of Kún,
And let nectar’s silver rain
Ripen grapes of Tokay soon.
Thou our flags hast planted o’er
Forts where once wild Turks held sway;
Proud Vienna suffered sore
From King Mátyás’ dark array.

But, alas! for our misdeed,
Anger rose within Thy breast,
And Thy lightnings Thou did’st speed
From Thy thundering sky with zest.
Now the Mongol arrow flew
Over our devoted heads;
Or the Turkish yoke we knew,
Which a free-born nation dreads.

O, how often has the voice
Sounded of wild Osman’s hordes,
When in songs they did rejoice
O’er our heroes’ captured swords!
Yea, how often rose Thy sons,
My fair land, upon Thy sod,
And Thou gavest to these sons,
Tombs within the breast they trod!

Though in caves pursued he lie,
Even then he fears attacks.
Coming forth the land to spy,
Even a home he finds he lacks.
Mountain, vale – go where he would,
Grief and sorrow all the same –
Underneath a sea of blood,
While above a sea of flame.

‘Neath the fort, a ruin now,
Joy and pleasure erst were found,
Only groans and sighs, I trow,
In its limits now abound.
But no freedom’s flowers return
From the spilt blood of the dead,
And the tears of slavery burn,
Which the eyes of orphans shed.

Pity, God, the Magyar, then,
Long by waves of danger tossed;
Help him by Thy strong hand when
He on grief’s sea may be lost.
Fate, who for so long did’st frown,
Bring him happy times and ways;
Atoning sorrow hath weighed down
All the sins of all his days.

Bénis le Hongrois, ô Seigneur,

Fais qu'il soit heureux et prospère,
Tends vers lui ton bras protecteur
Quand il affronte l'adversaire !
Donne à qui fut longtemps broyé
Des jours paisibles et sans peines.
Ce peuple a largement payé
Pour les temps passés ou qui viennent.

Aux Carpates, sur ton conseil
Nos aïeux osèrent s'étendre.
Quelle belle place au soleil
Tu aidas nos pères à prendre !
Aussi loin que de la Tisza
Et du Danube le flot danse,
Aux fils héroïques d'Arpad,
Tu as prodigué l'abondance.

Tu fis onduler, à l'instar
Des mers, les épis dans nos plaines,
Et tu permis que du nectar
De Tokay nos coupes soient pleines.
Grâce à toi, nos drapeaux ont pu
Flotter chez le Turc en déroute,
Les murs de Vienne être rompus
Par Matyas et ses noires troupes.

Hélas ! nos fautes, trop souvent,
Ont fait éclater ta colère.
Et de tes nuages ardents
Tu as fait jaillir le tonnerre.
Alors ce furent les Mongols,
Leurs dards sifflants et leurs pillages,
Puis le Turc qui sur notre col
Posa le joug de l'esclavage.

Que de fois, sur l'amas sanglant
Des cadavres de nos armées,
Par les cris orgueilleux d'Osman
La victoire fut proclamée !
Que de fois, ô Patrie, enfin,
Tes propres enfants t'attaquèrent !
Et par leurs crimes tu devins
L'urne funèbre de leurs frères.

Fuir ! Mais d'asile il n'était point
Contre le fer et sa furie.
Dans son propre pays, en vain
Le fuyard cherchait sa patrie.
Il allait par monts et par vaux,
Pour compagnons, douleur et doute,
Pour horizon, du sang à flots,
Et des flammes pour clef de voûte.

Là, ces ruines furent un fort,
Autrefois y régnait la joie.
À sa place, un râle de mort
Et des plaintes de cœur qu'on broie.
La liberté ne fleurit point,
Hélas ! dans le sang des victimes !
Les yeux de l'orphelin sont pleins
Des pleurs de ceux que l'on opprime.

Prends pitié du Hongrois, Seigneur.
Si souvent il fut dans les transes !
Tends vers lui un bras protecteur
Dans l'océan de ses souffrances !
Donne à qui fut longtemps broyé
Des jours paisibles et sans peines.
Ce peuple a largement payé
Pour les temps passés ou qui viennent.

Аңлатмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Бәндәгуз (Bendegúz)— IV-V гасырларда яшәгән кеше. Маҗарлар аны үзләренең нәсел башы дип саный. Маҗар риваятьләре буенча, ул һуннар патшасы Аттиланың атасы булган.[10]
2. Арпад (Árpád)— IX-X гасырлар чигендә бүгенге Ватаннарына килеп урнашкан маҗарларның юлбашчысы (икенче бөек кенәзе), беренчесе булган Альмошның улы. 895-907 елларда маҗар кабиләләрен җитәкләгән.[11]
3. Кун иле (Kunság) — бүгенге Маҗарстанның уртасында, Дунай, Тиса {Tisza} һәм Көрөш (Körösök) елгалары арасында урнашкан тарихи-географик өлкә. XIII гасыр башында, бу урынга көнчыгыштан килеп, кыпчаклар яши башлаганнар. Бүген алар маҗарлашып беткән инде, ләкин телләрендә берничә дистә кыпчак сүзе сакланып калган, алар маҗар әдәби теленә дә кереп киткән. Маҗар галимнәре фикеренчә, хәзерге заман маҗар телендә Идел-Урал төбәге төрки телләре белән уртак булган 800 ләп сүз бар. Зур Кун иленнән (Nagykunság) башка тагын Кече Кун иле (Kiskunság) дип атала торган һәм берничә анклавсыман кисәктән торган өлешләре дә бар. Гомуми мәйданы — 1200 кв. чакрым чамасы.[12]
4. Токай (Tokaj) — Маҗарстанның шәрабчылык сәнәгате төбәге [13][14]
5. Матьяш I (I. Mátyás) — XV гасырның икенче яртысында Маҗарстан короле. Госманлылар мәмләкәте һәм Изге Рум империясе белән Австрия җирендә сугышкан.[15]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1989 óta január 22-én ünnepeljük a magyar kultúra napját, annak emlékére, hogy Kölcsey Ferenc 1823-ban - a kézirat tanúsága szerint - e napon fejezte be a Hymnus megírását. hirado.hu.
  2. http://www.ogyk.hu/hu/blog/posts/a-himnusz-ugye-az-orszaggyules-elott
  3. 3,0 3,1 3,2 Ferenc Kölcsey, the author of the Hungarian national anthem, was born 230 years ago Csécsei, Nóra. Daily News Hungary. 8 August 2020.
  4. https://hu.wikipedia.org/wiki/Magyarorsz%C3%A1g_himnusza
  5. Венгерско-русский словарь: 40000 слов. — Москва; Будапешт; “Русский язык”; Издательство Академии наук Венгрии, 1987. — 872 стр.
  6. Kölcsey Ferenc: HIMNUSZ Arcanum.
  7. Magyar Állami Jelképek nemzetijelkepek.hu.
  8. https://www.youtube.com/watch?v=uoVOzfWhbiU
  9. https://www.youtube.com/watch?v=uFJhv3L6ciA
  10. https://hu.wikipedia.org/wiki/Bendeg%C3%BAz
  11. https://hu.wikipedia.org/wiki/%C3%81rp%C3%A1d_magyar_fejedelem
  12. https://hu.wikipedia.org/wiki/Nagykuns%C3%A1g
  13. https://hu.wikipedia.org/wiki/Tokaj
  14. https://hu.wikipedia.org/wiki/Magyarorsz%C3%A1g_borr%C3%A9gi%C3%B3inak_list%C3%A1ja
  15. https://hu.wikipedia.org/wiki/I._M%C3%A1ty%C3%A1s_magyar_kir%C3%A1ly