Мигрень

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мигрень latin yazuında])
Мигрень
Сурәт
Саклык белгечлеге неврология[1]
Симптомнар отрыжка[d], светобоязнь[d], рвота[d], баш авыртуы һәм косасы килү[d][2]
Диагностика юллары физикальное обследование[d] һәм нейровизуализация[d]
Дәвалау юллары анальгетик[d][1], triptan[d][1], Бета-блокаторлар[1], tricyclic antidepressant[d][1], антидепрессант[d][1], противоэпилептический препарат[d][1], ботулотоксин[d][1] һәм Моноклональные антитела[d][3]
Дәвалануда кулланыла торган дару Ибупрофен[4], Парацетамол, triptan[d], эрготамин[d][4], eletriptan[d][4], Дигидроэрготамин[d][4], Пропранолол[d][4], фентанил[d][4], Топирамат[d][4], Бупренорфин[d][4], прегабалин[d][4], zolmitriptan[d][4], rizatriptan[d][4], naratriptan[d][4], габапентин[d][4], zonisamide[d][4], Ботулотоксин (лекарство)[d][4], Суматриптан[d][4], almotriptan[d][4], диклофенак[d][4], Ламотриджин[d][4], Амитриптилин[d][4], Напроксен[d][4], Дулоксетин[d][4], Кеторолак[d][4], Буторфанол[d][4], венлафаксин[d][4], clonixin[d][5] һәм almotriptan[d][6]
Генетик бәйләнеш PRDM16[7], TRPM8[d][8], FHL5[9], LRP1[d][10], MEF2D[11], PHACTR1[12], ASTN2[13], MARCH4[14] һәм MMP17[d][15]
Схематик иллюстрациясе
Таралганлык 0,126[16]
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 113 736
ICD-9-CM 346[2], 346.9[2], 346.90[17] һәм 346.80[17]
ICPC 2 идентификаторы N89
NCI Thesaurus идентификаторы C89715[2]
 Мигрень Викиҗыентыкта

Мигрень — ешрак хатын-кызларда очраган гадәттә гаиләле чир. Мигрень төрле киеренкелектәге, дәвамлыктагы һәм ешлыктагы кабатланучы баш авыртуы өянәкләре белән сыйфатлана. Баш авырту гадәттә бер яклы, укшыту һәм косу белән бара, неврологик какшаулар һәм кәеф сикерү алдыннан яки алар белән бергә була ала. Әмма бөтен бу билгеләр һәр өянәктә һәм һәр авыруда гел булырга тиеш түгел.

Гади мигрень[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гади мигрень (аурасыз мигрень) баш авырту һәм вегетатив нерв системасының дисфункциясе (мәсәлән агарганлык, укшыту) белән сыйфатлана, әмма классик мигреньнең (алга таба кара) гадәти неврологик һәм офтальмологик билгеләр юк.

•     Продромаль күренешләргә кәеф үзгәрү, еш авыз ачу һәм башка үзенчәлекле булмаган, мәсәлән игътибарны начар юнәлдерү кебек билгеләр керә.

•     Баш авырту башның һәр өлешендә башлана ала һәм тибү яки тибеш кебек була ала. Гадәттә тарала һәм ярты яки бөтен башны җәлеп итә. Ретроорбиталь урнашуда авыртуны ялгыш күз яки куышлык патологиясе дип уйлап була.

•     Берничә сәгатьтән алып бер көн яки күбрәк булган өянәк вакытында авыруда еш фотофобия һәм фонофобия үсеш ала һәм ул җиңеллекне караңгы тыныч урында эзли яки йокларга ята.

•     Үзенчәлекле мигреноз күрү какшаулары, чагылган укшыту һәм косу булмаганда гади мигрень еш танылмыйча кала.

Классик мигрень[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Классик мигрень (аура белән мигрень) сирәк очрый, әмма аны билгеләү җиңелрәк.

•     Өянәк алдында гадәттә 20 минут дәвам иткән күрү аурасы барлыкка килә, ул ачык яки караңгы таплар, зигзаглар (билгеле колачта), рәшә, паззл-йогынты, җемелдәүче скотомалар яки гомоним гемианопсиягә арта алган көпшәле күрүдән тора ала.

•     Бер яктан яктыртучы зигзаг сыман сызыклар белән чикләнгән ачык сизелмәслек уңай параүзәк скотомалар үсеш ала. (рәс. 21.58а).

•     Берничә минуттан соң фортификация колачы ачык ягы белән үзәккә күрсәтеп әкренләп арта (рәс. 21.58б). Эчке кырыйда еш тискәре скотома бар. (рәс. 21.58в).

•     Скотома арта һәм таркалу алдыннан чигә өлкәсенә күчә ала (рәс. 21.58г).

•     30 минуттан соң күрү тулысынча кайта. Бер сәгатьтән артык булган симптомнарны дифференциаль диагностикада исәпкә алырга кирәк.

NB Мигреньгә хас булган күрү какшаулары, кайвакыт баш арты өлкәсенең дегенератив тамырлы чирләр яки артериовеноз мальформация билгесе була ала.

•     Күрү аурасыннан соң баш авырту бара, ул гадәттә гемианопсиягә каршы якта була, укшыту һәм фотофобия белән бергә бара. Әмма баш авырту көчле, уртача яки гел булмаска мөмкин һәм бер үк авыруда көче буенча төрле була ала.

•     Күрү аурасыннан соң баш авырту булмау 40 яшьтән өлкәннәрдә еш була, әмма 20 яшьлекләрдә күрү аурасы гел гади яки кластерлы авырту белән бергә бара.

Кластерлы баш авырту[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кластерлы баш авырту (мигреноз невралгия) — гомерның 4 һәм 6 дистәсе арасында үсеш алган мигрень варианты. Мигреноз невралгия офтальмологлар өчен турыдан-туры кызыксынудан гыйбарәт, чөнки күрү симптоматикасы белән бара һәм күз патологиясе дип ялгыш кабул ителергә мөмкин. Халәт һәр көнне диярлек берничә атна дәвамында төрле вегетатив билгеләр белән барган гадәти баш авыртуы белән сыйфатлана. Баш авырту окулотемпораль яктан бер яклы, интектергеч, кискен һәм тирән.

Ул кинәт башлана һәм 10 минуттан алып 2 сәгатькә кадәр дәвам итә, аннары тиз үтә.

NB Авыру тыныч кала алмый, мигрень белән авырулардан аермалы буларак ул бик ярсылу, алар, мөгаен, караңгы бүлмәдә тыныч кына ятып торачак.

•     Тәүлеккә берничә тапкыр, билгеле вакытта барлыкка килә ала, бик еш төнге сәгать 2'дә.

•     Өянәк тәмамлангач, ачык аралык берничә ел дәвам итә ала.

•     Бергә булган вегетатив какшаулар — яшь түгелү, конъюнктиваль инъекция, ринорея.

NB Кластерлы баш авыртулары шулай ук еш транзитор яки даими постганглионар Һорнер синдромы сәбәбе була.

Мигреньнең башка төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1.   Фокаль мигрень. Мигреньнең башка симптомнарына тагын килүче дисфазия, гемитип буенча сизгерлек бозылу яки хәтта чыганаклы симптомнар керә.

2.   Мигреньсез мигрень баш авыртусыз күрү какшаулары эпизодлары белән сыйфатлана. Башлыча анамнезында классик мигрень белән өлкән яшьтәге авыруларда үсеш ала.

3.   Ретиналь мигрень кискен транзитор монокуляр күрү югалту эпизодлары белән сыйфатлана. Ул өлкән яшьтәге авыруларда анамнезында мигрень булмаганда үсеш ала, шуңа күрә авыруларны тамырлар эмболиясен кичергән дип киресе расланганга кадәр тикшерергә кирәк.

4.   Офтальмоплегияле мигрень — сирәк халәт һәм гадәттә 10 яшьтә билгеләнә. Баш авыртуыннан соң үсеш алган кабатланып килүче III БМН параличы белән сыйфатлана.

5.   Гаиләле гемиплегиялы мигрень чыганаклы неврологик симптоматиканың мигрень өянәгеннән соң тулысынча бетмәве белән сыйфатлана.

6.   Базиляр мигрень балаларда очрый. Иреннәр һәм очлыкларның ике яклы ою һәм чәнчү белән бергә гадәти мигреноз аура белән сыйфатлана. Өстәвенә, аңны югалту белән йөреш һәм сөйләм бозылу мөмкин.

Дәвалау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1.   Гомуми чаралар. Мигрень һөҗүме барлыкка килү сәбәбе була алган сәбәпләрне юк итү (кәһвә, шоколад, сыр, алкоголь куллану, ораль контрацептивлар кабул итү, шулай ук стресс, йокы җитмәү һәм ачыгу). 2.   Һөҗүмнәрнең ешлыгы һәм/яки авырлыгы артык булса, кисәтү чарасыкирәк. Кисәтү буларак в-адреноблокаторлар, кальций каналлары бикләгечләрен, амитриптилин, клонидин, пизотифен һәм аспиринның түбән дозаларын билгелиләр. 3. Кискен һөҗүмне дәвалау гади анальгетиклар белән (аспирин, кодеин аналоглары, парацетамол яки СЯКЧ) һәм кирәк булса, косуга каршы метоклопрамид кебек препаратлар белән мөмкин. Авыруның анальгетикларга резистентлык очракларында башка препаратлар кулланыла, шулардан суматриптан һәм эрготамин тартраты.

Дифференциаль диагностика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күрү феноменнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мигреньдә күрү күренешләре гадәттә бинокуляр, зигзагсыман, җемелдәүче һәм күрү кырында күчә. Аннары скотомалар һәм/яки гомоним кимчелекләр еш ясалу мөмкин. Авыру гемианопсиягә ипсилатераль күрү начарлануга зарлана ала. Бу халәтне түбәндәге зарарланулардан аерырга кирәк.

1.    Пыяласыман җисемнең кискен арткы кубарылуы фотопсия белән йөзүче томанланулар кинәт барлыкка килү белән сыйфатлана. Яктылык кабынулары гадәттә күрү кырының чигә өлкәсенә төшә һәм авыру башын яки күзен йөрткәндә күренеп алына.

2.     Транзитор ишемияле һөҗүмнәр челтәркатлау тамырларының микроэмболизациясе өчен барлыкка килә, бер яклы була, җемелдәү булмый. Авыру күләгә яки болытны еш күрә, ул гадәттә өстән яки астан башлана һәм үзәккә тарала. Халәт берничә минут дәвам итә һәм үзәктән перифериягә югала.

3.     Транзитор күрү какшаулары берничә секунд дәвам итә һәм бер яки ике күздә томанлану белән сыйфатлана. Гадәттә папилляр шешү белән авыруларда барлыкка килә һәм гәүдә торышын үзгәрткәндә билгеләнә башлый. Зур күзәнәкле артериит белән авыруларда алгы ишемияле оптик нейропатия алдыннан була ала.

4.     Баш арты эпилепсиясе — бик сирәк халәт; Өянәк барышында авыру гадәттә төсле түгәрәкләр күрә.

Невралгия[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Окуляр яки периокуляр авыртуның дифференциаль диагностикасында күренгән органик патологиядә түбәндәге халәтләрне төшереп калдырырга кирәк.

1.    Herpes zoster ophthalmicus үзенчәлекле кабарчыклы тимгелләр барлыкка килгәнче 2-3 көн алдан авырту белән еш билгеләнә.

2.     Тригеминаль невралгия өч тармаклы нервның бер тармагы иннервация өлкәсендә кыска вакытлы көчле авырту һөҗүмнәре белән сыйфатлана. Авыртулар гадәттә кискен пароксизмаль, ток суккан кебек, берничә секунд дәвам иткән күп санлы тиз чиратлар белән билгеләнә.

Өянәкләр тире этәргече белән (биткә кырыну вакытында кагылу) килеп чыга ала, шулай ук хәрәкәт эшчәнлеге (чәйнәү), әмма йокы вакытында үсеш алмый. Бит өлкәсендә сизгерлек нормада. Дәвалауга антиэпилептик препаратлар шулардан карбамазепин, фенитоин һәм натрий вальпроатын кабул итү керә. Компрессион этиологияле тригеминаль невральгиядә баш эчендәге өч тармаклы нервның хирургик декомпрессиясен башкару мөмкин.

3.     Паратригеминаль Редер невралгиясе урта яшьтәге ир-атларда үсеш ала. Өч тармаклы нервның беренче тармагы иннервация өлкәсендә авыр бер яклы баш һәм периокуляр авырту белән сыйфатлана һәм ипсилатераль Һорнер синдромы белән бергә бара. Авырту берничә сәгатьтән алып атнага кадәр дәвам итә һәм үзеннән-үзе туктый ала.

NB Диагнозны кую алдыннан йокы артериясе катламлануын төшереп калдырырга кирәк.

4.     Эре баш арты нервы невралгиясе баш артында башланган авырту өянәкләре белән сыйфатлана, ә аннары ул күзгә, чигәгә һәм биткә тарала.

Өянәкләр еш төнлә була һәм бит кызаруы, баш әйләнү, кайвакыт — ипсилатераль борын томалану белән бергә бара. Һөҗүм вакытында карау имчәксыман үсенте һәм баш арты калкулыгы арасында авыртучанлыкны ачыклый.

5.     Чорлы офтальмодиния кыска вакытлы кискен, атучы күз авыртуы белән сыйфатлана, ул авыруга кулны авырткан күзгә куярга мәҗбүр итә. Беренче өянәктән соң шунда ук өянәкләрнең икенче сериясе үсеш алырга мөмкин.

6.     Ice-pick синдромы(кискен чәнчүле авырту) баш сөяге, бит һәм күз өлкәсен җәлеп иткән кыска вакытлы таралган кискен авырту өянәкләре белән сыйфатлана. Тригеминаль невральгиядән аермалы буларак ярсыту өлкәләре юк; авырту урнашуы шулай ук өч тармаклы нервның иннервация өлкәләренә туры килми.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 1,6 1,7 Kahriman A., Zhu S. Migraine and Tension-Type Headache // Seminars in NeurologyThieme Medical Publishers (Germany), 2018. — ISSN 0271-8235; 1098-9021doi:10.1055/S-0038-1673683PMID:30522135
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 Disease Ontology — 2016.
  3. Martelletti P., Curto M., Negro A. Anti-CGRP monoclonal antibodies in migraine: current perspectives // Internal and emergency medicine(untranslated), 2016. — ISSN 1828-0447; 1970-9366doi:10.1007/S11739-016-1489-4PMID:27339365
  4. 4,00 4,01 4,02 4,03 4,04 4,05 4,06 4,07 4,08 4,09 4,10 4,11 4,12 4,13 4,14 4,15 4,16 4,17 4,18 4,19 4,20 4,21 4,22 4,23 4,24 Drug Indications Extracted from FAERSdoi:10.5281/ZENODO.1435999
  5. Inxight: Drugs Database
  6. Inxight: Drugs Database
  7. Phenocarta
  8. Phenocarta
  9. Phenocarta
  10. Phenocarta
  11. Phenocarta
  12. Phenocarta
  13. Phenocarta
  14. Phenocarta
  15. Phenocarta
  16. RB L. Prevalence and burden of migraine in the United States: data from the American Migraine Study II. // HeadacheWiley-Blackwell, 2001. — ISSN 0017-8748; 1526-4610doi:10.1046/J.1526-4610.2001.041007646.XPMID:11554952
  17. 17,0 17,1 Monarch Disease Ontology release 2018-06-29 — 2018-06-29 — 2018.