Микаэл Таривердиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Микаэл Таривердиев latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Микаэл Таривердиев
Туган телдә исем әрм. Միքայել Թարիվերդիև
Туган 15 август 1931(1931-08-15)[1][2]
Тбилиси, СССР
Үлгән 25 июль 1996(1996-07-25)[2] (64 яшь) яки 24 июнь 1996(1996-06-24)[1] (64 яшь)
Сочи, Краснодар крае, Россия
Күмү урыны Армянское кладбище[d]
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Georgia.svg Гөрҗистан
Әлма-матер Российская академия музыки имени Гнесиных[d]
Һөнәре көйязар, кинокөйязар

Микаэл Леонович Таривердиев (әрм. Միքայել Լեոնի Թարիվերդիև; 15 август 1931 ел, Тифлис — 25 июль 1996 ел, Сочи) — совет һәм Русия композиторы. РСФСРның халык артисты (1986). СССР Дәүләт премиясе лауреаты (1977).

Таривердиев 132 кинофильмга, бик күп спектакльгә музыка, шулай ук 100 дән артык җыр һәм романс, 4 балет, 4 опера, камера һәм вокаль цикллар, симфония, орган өчен 3 концерт, скрипка белән оркестр өчен 2 концерт һәм альт белән кыллы оркестр өчен концерт яза. Музыкаль мирасы композитор архивыннан һаман алып бетмәгән[3].

Кинофильмнарга, бигрәк тә «Семнадцать мгновений весны», «Ирония судьбы, или С легким паром!» фильмнарына язылган музыка Таривердиевка аеруча зур танылу китерә.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әрмән гаиләсендә туа[4]. Тбилиси консерваториясе каршындагы урта музыка мәктәбендә фортепиано классында, Тбилиси музыка училищесында профессор Шалва Мшвелидзеның композиция классында укый.

Анасының киңәше буенча ул Ереван консерваториясенә керә, ел ярым укый. Әрмән телен сөйләшерлек өйрәнеп өлгерә[5].

1953-1957 елларда Гнесиннар исемендәге Мәскәү музыка-педагогия институтында (А. И. Хачатурянның композиция классы) укый, Мәскәү консерваториясенең Зур залында дебюты була, романсларын Зара Долуханова башкара.

1958 елда кинематографта дебюты була: «Юность наших отцов» фильмына музыка яза.

1960 нчы елларда Таривердиев Людмила Максаковага үлеп гашыйк була. Бер вакыт төнлә Ленинград проспекты буйлап машинада барганда юл буендагы куаклык арасыннан тәгәрмәч астына бер исерек килеп чыга. Максакова рульдә була. Таривердиев ГАИ га рульдә үзем идем дип әйтә.

Аны ике елга хөкем итәләр. Тикшерү дә ике ел бара һәм аны суд залыннан иреккә чыгаралар. Максакова исә аны көтеп тә тормыйча соңгы суд утырышыннан дуслары белән чыгып китә. Моннан соң Микаэл Максакова белән романын өзә. «Вокзал для двоих» фильмында аның тормышыннан бу эпизод экранлаштырылган[6].

1983 елда Вера Гориславовна белән таныша. 13 ел бергә яшиләр.

1993-1996 «Яңа исемнәр» дигән хәйрия программасының сәнгать җитәкчесе була. Русия Кинематографистлар союзының Кино композиторлары гильдиясен оештыручы һәм аның президенты.

Сочидагы «Актер» санаториенда вафат була, Мәскәүнең Әрмән зыяратында җирләнгән.

1997 елда композиторның «Я просто живу» дигән китабы чыга.

Шәхси тормышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Атасы: Леон Навасардович Таривердиев (1903, Таулы Карабах — 1977).
  • Анасы: Сатеник Григорьевна Акопова (1902, Тифлис — 1976).
  • Беренче хатыны: Елена Васильевна Андреева (1926-2000)[7].
  • Икенче хатыны: Элеонора Маклакова — сәхнәләштерүче рәссам. Профессор.
  • Өченче хатыны: Вера Гориславовна Таривердиева — музыка белгече, Микаэл Таривердиевның Хәйрия фонды президенты, «Биография музыки» дигән китап авторы (Микаэл Таривердиевның тормышы һәм иҗаты турында), Микаэл Таривердиев исемендәге Халыкара органчылар конкурсның арт-директоры.
  • Улы (беренче хатыннан): Карен Микаэлович Таривердиев[8] (28.05.1960 — 10.07.2014), Рязань югары һава-десант командалык училищесын тәмамлый, запастагы майор, ГРУ спецназ подразделениеләрендә төрле вазифаларда Әфганстан сугышында катнаша, ике Кызыл Байрак ордены, медальләр белән бүләкләнә, берничә тапкыр авыр яралана. Отставкага чыккач, журналист булып эшли, Әфган сугышы турында хикәяләр яза. Русиянең үзәк вакытлы басмаларында нәшер ителә[9], бераз вакыт телевидениедә «Дорожный патруль» тапшыруында эшли[10].

Фильмнарга язылган музыкасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дискография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Человеческий голос. Vox humana» урта гасырлар япон шагыйрьләре шигырьләренә вокаль цикллар.
  • «Акварели», Леонид Мартынов, Белла Әхмәдуллина, Марина Цветаева, Евгений Винокуров шигырьләренә .
  • «Ожидание» монооперасы, Роберт Рождественский шигырьләренә. Башкаралар: Зара Долуханова (сопрано), Нина Лебедева (сопрано), Мария Лемешева (сопрано), Нина Светланова (фортепиано), Микаэл Таривердиев (фортепиано), Б.Покровский исемендәге Камера театры оркестры, дирижер Владимир Агронский.
  • «Я такое дерево. Автопортрет». Автор башкаруында Григорий Поженян, Эрнест Хэмингуэй, Людвик Ашкенази, Михаил Светлов, Андрей Вознесенский шигырьләренә монологлар, речитативлар, балладалар.
  • «Авангард Микаэла Таривердиев».урта гасырлар япон шагыйрьләре шигырьләренә вокаль цикллар.
  • «Акварели», Белла Әхмәдуллина, Семен Кирсанов, Марина Цветаева, Леонид Мартынов шигырьләренә вокаль цикллар, Владимир Малишевский шигырьләренә Соль тональлегендәге сюита, Ольга Кирьянова, Виктория Евтодьева, Татьяна Куинджи башкара. Фортепиано партиясе — Алексей Гориболь.
  • «QUO VADIS» орган өчен әсәрләр:
    • Орган өчен концерт «Кассандра»
    • «Подражание старым мастерам» циклыннан ике хораль прелюдия.
    • Орган өчен «Чернобыль» прелюдиясе, Екатерина Мельникова һәм Жан Пьер Стайверс башкаруында.
  • «Настроения». Орган өчен:
    • «Подражание старым мастерам» циклыннан алты хораль прелюдия.
    • «Настроения» циклыннан 10 пьеса.
    • Алексей Паршин башкаруында орган өчен өченче концерт.
  • «Граф Калиостро». Ике пәрдәле комик опера. Б. Покровский исемендәге Мәскәү Камера театры солистлары һәм артистлары башкаруында. Дирижер — Владимир Агронский.
  • «Запомни этот миг». Ике дискта Микаэл Таривердиев әсәрләре җыентыгы.
  • «17 мгновений весны». Фильмга музыка.
  • «Ирония судьбы». «Элекке осталарга охшату».
  • «Ольга Сергеевна», «Ошибка резидента», «Медный ангел», «Пропавшая экспедиция», «Король-олень», «Пятнадцатая весна» кинофильмнарына музыкадан торган ике өлешле альбом.
  • «Знаменитые песни из знаменитых фильмов».
  • «Знаменитые инструментальные хиты».
  • «Двое в городе». Микаэл Таривердиев башкаруында монологлар, речитативлар, балладалар, Ольга Дзусова (вокал) һәм Алексей Гориболь (ф-но) башкаруында.
  • «Предчувствие любви». Микаэл Таривердиев мадригаллары «Меридиан» вокаль триосы башкаруында.
  • «Не исчезает». Микаэл Таривердиев романслары һәм җырлары Галина Беседина һәм Сергей Тараненко дуэты башкаруында.
  • «Ночные забавы. Тихая музыка». Соңгы еллар киносы музыкасы.
  • «Воспоминание о Венеции. Тихая музыка». Соңгы еллар киносы музыкасы.
  • «До свидания, мальчики!» 1960 нчы еллар киносы музыкасы.
  • «Видение джаза».
  • Маша Иткина башкаруында автор эшкәртүендәге яһүд җырлары.
  • «Мгновения». Кино музыкасы.
  • «Обещание любви». Кино музыкасы.
  • «Микаэл Таривердиев и Эльдар Рязанов».
  • «Семнадцать мгновений судьбы. От Кобзон до Глюкозы». Микаэл Таривердиев җырларының яңа версияләре.
  • «Nostalgia». «Хиде-Хиде» япон дуэты башкаруында Микаэл Таривердиев музыкасы.
  • «Мир музыки Микаэла Таривердиева» — Микаэл Таривердиев турында язмалар, концертлар, тапшырулар язылган ике DVD.

Әсәрләренең исемлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Опералары

  • «Кто ты?» (яшьләр өчен опера). Василий Аксеновның «Пора, мой друг, пора!» повесте буенча либретто.
  • «Мандарины из Марокко» А. А. Вознесенский, Е. М. Винокуров, Е. А. Евтушенко, Г. Поженян, Р. И. Рождественский, С. И. Кирсанов, М. Львовский шигырьләренә.
  • «Граф Калиостро» (опера-буфф), А. Н. Толстойның шул ук исемдәге повесте буенча.
  • «Ожидание» (моноопера).
  • «Женитьба Фигаренко» (Бомарше мотивлары буенча сатирик опера, М. Г. Казовский һәм Ф. Филиппов либреттосы).

Инструменталь музыка

  • Фортепиано өчен 9 новелла, 1953 ел.
  • «Мимолетности», фортепиано өчен, 1953 ел.
  • Валторна һәм фортепиано өчен соната, 1954 ел.
  • Тромбон белән оркестр өчен концерт, 1954 ел.
  • Тавыш белән оркестр өчен концерт, 1956 ел.
  • Полифоник трио, 1957 ел.
  • «К звездам» увертюрасы, 1958 ел.
  • Скрипка белән оркестр өчен концерт N1, 1982 ел.
  • Фортепиано өчен 24 пьесадан торган «Настроения» циклы, 1986 ел.
  • Скрипка белән оркестр өчен концерт N2, 1992 ел.
  • Альт белән кыллы музыка кораллары өчен концерт, 1994 ел.
  • Фортепиано, скрипка һәм виолончель өчен трио, 19 мин.
Орган өчен әсәрләре
  • Орган өчен «Кассандра» концерты, 1985 ел.
  • Орган өчен «Чернобыль» симфониясе, 1988 ел.
  • Орган өчен «Полифоническая тетрадь» концерты, 1988 ел.
  • Орган өчен дүрт пьеса («Отражения», «Движение», «Хорал», «Прогулка в до-мажоре»), 1989 ел.
  • Орган өчен ун хорал «Подражание старым мастерам», 1995 ел.
Балетлары
  • «Герника» — ике пәрдәле балет, 1984 ел.
  • «Девушка и смерть» — ике пәрдәле балет, 1986 ел.
Концертлары
  • Тавыш белән оркестр өчен концерт.
  • Скрипка белән оркестр өчен концерт N1 (беренче редакция).
  • Скрипка белән оркестр өчен концерт N1 (камера составы өчен икенче редакция).
  • Скрипка белән кыллы оркестр өчен концерт N2.
  • Альт белән кыллы оркестр өчен романтик стильдәге концерт.
Театр эшләре
  • «На берегу», бер пәрдәле балет.
  • «Җавап», бер пзрдәле балет.
  • «Назначение», 1963 ел, «Современник» театры, сәхнәләштерүче режиссер О. Ефремов.
  • «Прощай, оружие!», 1966 ел, ЛЕНКОМ театры, куючы режиссер Гинзбург.
  • «Кто ты?» 1966 ел, Камера музыкаль театры, куючы режиссер Б. Покровский.
  • «Герой нашего времени» 1966 г., Таганкадагы театр, куючы режиссер Ю. Любимов.
  • «Прощай», 1968 г., Моссовет исемендәге театр, куючы режиссер М. Захаров.
  • «Восхождение на Фудзияму», «Современник» театры, куючы режиссер Г. Волчек.
  • «Граф Калиостро» Мәскәү камера музыкаль театры, 1983 ел, куючы режиссер Б. Покровский.
  • «Ожидание», Мәскәү камера музыкаль театры, 1985 ел, куючы режиссер Б. Покровский.
  • «Ожидание», София опера һәм балет театры, 1990 ел.
  • «Ожидание», Ереван опера һәм балет театры, 1992 ел.
  • «Ожидание», Волгоград музыкаль театры. Куючы дирижер А. Смирнов, 2010 ел.
  • «Преступная троица», Мәскәү «СФЕРА» театры, 1994 ел, куючы режиссер Е. Еланская.
  • «Король, дама, валет», Мәскәү «СФЕРА» театры, 1995 ел, куючы режиссер Е. Еланская.
  • «Король-олень», Los-Анджелестагы «ГЛОБУС» театры, 1994 ел.
  • «Король-олень», Мәскәү «СФЕРА» театры, куючы режиссер Е. Еланская, 1996 ел.
  • «Мария Стюарт», Ермолова исемендәге театр, режиссер Владимир Андреев, 1996 ел.
Вокаль әсәрләре
  • А.Исаакян шигырьләренә өч романс («Сорванную розу ветке не вернуть» 3.10, «Могила» 2.56, «Я помню всегда» 3.59), 1955 ел.
  • Шекспирның өч сонеты («Замшелый мрамор каменных могил» 2.48, «О, как тебе хвалу я воспою» 3.46, «Трудами изнурен» 4.05), 1956 ел.
  • «Бывает так» (Гайкович шиг.) 2.45, 1961 ел.
  • В.Орлов шигырьләренә өч җыр («Знакомая песенка» 2.52, «Золотые сумерки» 2.05, «Песенка по телефону» 3.08), 1957 ел.
  • «Акварели» — урта гасырлар япон шагыйрьләре шигырьләренә вокаль цикл («В путь» 0.55, «Пути в столицу» 1.54, «Перед казнью» — «В тумане утреннем» 1.54, «Сон» 1.51,) 1957 ел.
  • Маяковский шигырьләренә вокаль цикл («А вы могли бы?» 1.06, «Кое-что про Петербург» 2.16, «Тучкины штучки» 1.49, «Послушайте» 2.05, «Вместо письма» 8.08), 1958 ел.
  • С.Давыдова шигырьләренә өч җыр («Песня о голубях» 2.01, «Дорожная песня» 2.38, «Песня о весне» 2.17), 1959 ел.
  • «Садовое кольцо» (С. Гребенников һәм Н. Добронравов шигырьләре) 2.49, 1960 ел.
  • «Твои глаза, как фары новых машин» 3.10 (С. Кирсанов шигыре), 1960 ел.
  • Кирсанов шигырьләренә өч романс («Твои рисунки» 3.17, «И за белой скатертью» 3.58, «Приезжай» 3.36), 1960 ел.
  • Л. Мартынов шигырьләренә вокаль цикл («Вечерело» 2.30, «Вода» 1.50, «Листья» 4.01), 1962 ел.
  • Н. Добронравов шигыренә ике җыр («Ты не печалься» 2.34, «По вечерам» 2.18), 1963 ел.
  • Белла Әхмәдуллина шигырьләренә вокаль цикл («Старинный романс» 2.25, «Я думала, что ты мне враг» 3.14, «Пятнадцать мальчиков» 4.31), 1963 ел.
  • Е.Винокуров шигырьләренә вокаль цикл («Я ловил ощущение» 2.46, «Окна» 1.39, «Я лицо твое стал забывать» 2.59), 1964 ел.
  • «Скирли» — М. Малишевский шигырьләренә вокаль сюита («Воробей-экспериментатор» 1.48, «Обезьяна и зеркало» 1.53, «Самолюбие» 1.17, «Критики и пузыри» 1.03, «Беседа» 1.43, «По-грачиному» 1.28, «Соловей и художественный совет» 1.59), 1964 ел.
  • Г. Поженян шигырьләренә җиде җыр-речитатив («Я такое дерево», «Дельфин», «Вот так улетают птицы», «Сосны», «Мне хотелось бы», «Я принял решение», «Скоро ты будешь взрослым»), 1967 ел.
  • «Ты уходишь, как поезд» 2.57, Е. Евтушенко шигыренә, 1966 ел.
  • «Прощай, оружие» — Э.Хемингуэй сүзләренә вокаль цикл, тәрҗ. А.Вознесенский.
  • «Маленький принц» 2.05, (Н.Добронравов шиг.), 1968 ел.
  • Людвиг Ашкенази шигырьләренә алты вокаль новелла («Радио» 1.44, «Женщины» 1.09, «Сигареты» 1.30, «Я ей прямо так и сказал» 2.28, «Облако пара» 1.37, «Песня о новом поколении» 1.20), 1969 ел.
  • А. Вознесенский шигырьләренә җырлар «Тишины хочу» 2.42, «Не трожь, человека, деревце» 1.30, «Загляжусь ли на поезд» 3.12, Память («Убил я поэму») 3.32, «Свисаю с вагонной площадки» 3.32, 1970 ел.
  • М.Цветаева шигырьләренә ике романс («Мой милый, что тебе я сделала?» 3.06, «Попытка ревности» 2.58), 1971 ел.
  • «Я к вам пишу» М. Лермонтов шиг. 2.58, 1971 ел.
  • Р. Рождественский шиг. ике җыр («Мгновения» 2.47, «Песня о далекой родине» 2.41), 1972 ел.
  • Совет шагыйрьләре шигырьләренә алты җыр («Мне нравится», М. Цветаева 1.33, «Никого не будет в доме», Б. Пастернак 2.18, «Со мною вот что происходит», Е. Евтушенко 2.25, «Я спросил у ясеня», В. Киршон 3.06, «По улице моей», Б. Әхмәдуллина 2.51).
  • «Память» Д. Самойлов шиг. 3.06, 1975 ел.
  • «Не исчезает» А. Вознесенский шиг. 3.02, 1975 ел.
  • «Мы с тобою, товарищ» — М.Светлов шигырьләренә җырлар циклы («Далекие красногвардейцы» 2.47, «Песня старых комсомольцев» 1.47, «Я другом ей не был» 2.06, «Московский военный округ» 2.10, «В разведке» 1.59, «Болота проходит пехота» 2.13, «Мы с тобой»).
  • «Эхо» («Не возвращайтесь к былым возлюбленным», А. Вознесенский 4.10), 1977 ел.
  • "Песенка о цирке, Б. Әхмәдуллина 3.04, 1977 ел.
  • «Запомни этот мир» — А. Вознесенский шигырьләренә вокаль цикл («Над пашней сумерки не резки» 1.58, «Ностальгия по настоящему» 2.13, «Благодарю, что не умер вчера» 2.16, «Запомни этот миг» — 2.48), 1979 ел.
  • Шекспирның сигез сонеты («Люблю» 3.00, «Сонет о курице» 1.48, «Я виноват» 2.15, «Увы, мой стих не блещет новизной» 4.42, «Сонет о яблок» 2.10, «Любовь слепа и нас лишае глаз» 4.51, «Мешать соединенью двух сердец» 2.59, «Пылающую голову рассвет» 2.39).
  • М. Цветаева шигырьләренә биш җыр («Откуда такая нежность?» 2.10, «Вот опять окно» 2.36, «Островитянка» 2.26, «Мне тебя уже не надо» 2.23, «Забыть?» 3.25), 1986 ел.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Хезмәт Кызыл Байрак ордены (28 июнь 1982 ел)[11]
  • СССР Дәүләт премиясе (1977)
  • Ленин комсомолы премиясе (1977)
  • РСФСР-ның халык артисты (1986)
  • өч «Ника» кинопремиясе лауреаты
  • Америка музыка академиясе премиясе лауреаты.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Мәскәүнең Усиевич урамында композитор утыз еллап яшәгән 9 нчы йортка истәлекле тактаташ куела.
  • Русиядәге бердәнбер органчылар конкурсы Микаэл Таривердиев исемен йөртә, ул 1999 елдан бирле ике ел саен Калининградта үткәрелә.
  • Мәскәүдә Очаково микрорайонындагы Балалар музыка мәктәбенә композитор исеме бирелгән.
  • 1998 елда «Кинотавр» ачык Русия фестиваленең төп конкурсы чикләрендә Микаэл Таривердиев исемендәге Иң яхшы музыка өчен премия булдырыла.
  • 2013 елның 11 сентябрендә Калининград өлкәсе Гвардейская каласындагы Балалар музыка мәктәбенә композитор исеме бирелә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]