Миргасим Сәяхов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Миргасим Сәяхов latin yazuında])
Миргасим Сәяхов
1948 ел
Миргасим белән Хаҗәр 1948 ел

Миргасим Сәях улы Сәяхов (13 апрель, 1925, Ташлы авылы, Ютазы районы, ТАССР — 19 июнь, 1971 (46 яшь) Александровка авылында, Баулы районы, ТАССР — Бөек Ватан сугышында катнашучы.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Миргасим Сәях улы Сәяхов 1925 елның 13 апрель Татарстан АССРның Ютазы районы Ташлы авылында гади эшчән гаиләдә туа.

1938 елда Ташлы авылынын 7-еллык мәктәбенең 6 классын тәмамлый һәм Акбаш с/с колхозында эшли башлый.

1943 елда, ноябрь аенда 18 яшендә Совет Кызыл Армия сафларына, 149 укчылар полкына, гади укчы сыйфатында эләгә.

1944 елның 22 февралендә 80 укчылар девизиясендә булганда снайпер сыйфатында, Нарва шәһәре астында һөҗүмнәрдә, дошманның ут ноктасын бастыра. Бөек Ватан сугышы фронтларында сугыш вакытында 5 тапкыр яраланган.

1945 елда декабрьдә туган ягына кайта.

"Сугышчан хезмәтләре өчен" медаль белән бүләкләнде.

Сугыштан соң[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1945 елны Туган авылына кайткач, колхозында тракторчы булып эшли башлый. Эш бик авыр булгач экрен генә яралар ачыла башлый, шуның Ютаза районның хастаханәсенә эләгә, шуннан язылып чыккач Челәбегә эшкә юл сала Һәм шунда Абдулла кызы Хаҗәр белән танышып, Александровка авылында гаилә тормыш юлына басалар һәм 4 бала тәрбиялиләр.

1971 елның 19 июнь аенда Баулы районы Александровка авылында Сәяхов Миргасим Сәях улы вафат була. Ташлы авылы зиратында җирләнә. Хәзерге вакытта 13 оныгы һәм 18 оныкчыгы бар.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]