Мифтахетдин Вәлишин
Күренеш
| Мифтахетдин Вәлишин | |
|---|---|
| Туган | 1811 Кушлавыч, Казан өязе, Казан губернасы, Россия империясе |
| Үлгән | 1904 Казан, Казан губернасы, Россия империясе |
| Балалар | Мөхәммәд Вәлишин |
Мифтахетдин Вәлишин (1811, Кушлавыч, Казан өязе, Казан губернасы, Россия империясе — 1904, Казан, Казан губернасы, Россия империясе) — Казанның 2 нче гилдия сәүдәгәре. Җәнлек тиресе белән сәүдә иткән. Мәрҗани мәчетен төзекләндерүгә, Яңа бистәдә мәдрәсә, Мәрҗән, Мулла Иле, Атабай, Аты һәм башка авылларында мәчет төзүгә акча иганә иткәнлеге билгеле.[1]
