Михаил Богословский (1867)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Михаил Богословский (1867) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Сурәт
Җенес ир-ат[1]
Ватандашлык Flag of Russia.svg Россия империясе
Flag of the Soviet Union (1924–1955).svg СССР
Туу датасы 13 (25) март 1867
Туу урыны Мәскәү, Россия империясе[2]
Үлем датасы 20 апрель 1929(1929-04-20)[2][1] (62 яшь)
Үлем урыны Мәскәү, СССР[2]
Җирләнгән урыны Новодевичье зираты[d]
Кардәш Сергей Михайлович Богословский[d]
Туган тел рус теле
Һөнәр төре галим
Эшчәнлек өлкәсе тарих
Эш урыны Мәскәү дәүләт университеты, Мәскәү император университеты[d] һәм Мәскәү руханилар академиясе[d]
Әгъзалык ССҖБ Фәннәр академиясе[d]
Әлма-матер Мәскәү университетының тарих-филология факультеты[d]
Гыйльми дәрәҗә РФА академигы[d]
Академик дәрәҗә доктор историко-филологических наук[d]
Фәнни җитәкче Ключевский, Василий Осипович[d]
Аспиранты / докторанты Виктор Яцунски[d]
Шәкертләр Дружинин, Николай Михайлович[d] һәм Виктор Яцунски[d]
Укытучылары Ключевский, Василий Осипович[d]

Бу тарихчы турында мәкалә, дин белгече турында моннан укыгыз.

Богословский Михаил Михайлович (13 (25) март 1867, Мәскәү — 20 апрель 1929, шунда ук) — рус тарихчысы һәм укытучы. Русия Фәннәр академиясе академигы (1921)[3]; мөхбир әгъзасы (1920).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Михаил Михайлович Богословскийның чын әти-әнисе билгесез. [4] — Мәскәү университеты студентның шәхси битендә — аның Метрик таныклыгы, шулай ук статский советник Михаил Михайлович Богословский — туган әтисенең аны уллыкка алуы турында таныклыгы саклана[5].

Белеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1886 елда 5-нче Мәскәү гимназиясен алтын медале, Богословскийга имтихансыз Мәскәү дәүләт университетының тарих-филология факультетына керергә мөмкинлек бирә, аны 1890 елда 1-нче дәрәҗә диплом белән тәмамлый[6]. В.О. Ключевскийның укучысы. 1891 елда университет каршында профессор эшмәкәрлегенә әзерлек өчен калдырыла.[7]

Рус тарихы магистры (1902) — диссертация темасы: «Областная реформа Петра Великого. Провинция. 1719—1727 гг.» Уваров премиясенә лаек була. 1910 елда рус тарихы докторы дәрәҗәсенә «Земское самоуправление на русском Севере в XVII в. Ч. 1» темасы буенча диссертация яклый, ул Г.Ф. Карпов исемендәге премиягә лаек була.

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәскәү археология җәмгыяте янындагы Археография комиссиясе, Мәскәү университеты каршында Юридик оешма янында Тарих-юридик комиссия эшләрендә катнаша. Русия борынгылыгы һәм тарихы җәмгыяте әгъзасы (1904), А. Кизеветтерның магистрлык «Посадская община в России в XVIII в.» әсәренә бәяләмә өчен җәмгиятнең алтын медаленә лаек була. Рус тарих җәмгыяте, Псков археография комиссиясе әгъзасы була, 1916 елда Мәскәү университеты каршында Тарихи җәмгыйәтне торгызуда актив катнаша (1922 елдан — шушы җәмгыятьнең комитеты рәисе). 1922 елдан бирле— Русия Фәннәр академиясенең Археография комиссиясе әгъзасы.

1917 елда ихтилал вакыйгаларын кире кабул итә, аны хаос һәм тәртипсезлек прологы дип исәплей[8]. 1917 елның мартында Мәскәү университеты профессоры вазифасыннан бушатыла, әммә озакламый кире торгызыла. 1921 елдан — Мәскәү тарих музееның Тарихи-иҗтимагый бүлеге рәисе, шулай ук бу музейда XVII гасыр тарихы бүлеге җитәкчесе була. Мәскәү дәүләт университетының иҗтимагый фәннәр факультеты каршыгда Тарих институтының рус тарихы секциясен җитәкли.

1929 елның 20 апрелендә, «Академиклар эше» кысаларында тарихчыларга каршы репрессияләр алдыннан вафат була, әммә үлгәннән соң дәүләт именлеге органнары (ССРБ Халык комиссарлары советы каршындагы гомуми дәүләт сәяси идарәсе) тарафыннан заговорчылар һәм контрреволюционерлар исемлегенә «теркәлә»[9]

Мәскәүдә Новодевичье зиратында җирләнә.

Педагогик эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәскәү университетына лекцияләр курсы укый һәм семинарлар үткәрә:

  • Рус тарихи әдәбиятендә Петр реформасы.
  • Бөек Петр реформалары тарихы.
  • XVIII гасырда Русия тарихы.
  • Бөек Петр реформасы тарихы чыганакларын карау.

Бер үк вакытта Мәскәү дини академиясендә (МДА) рус ватандашлар тарихын укыта:

  • 1908 елдан — МДА доценты.
  • 1909 елда — МДА экстраординар профессоры
  • 1912-1919 елларда — МДА ординар профессор.

1907 елдан шулай ук Югары хатын-кыз курсларында рус тарихын укыта.

Фәнни мирасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бөек Петрның реформалар тарихына, Екатерина вакытында үзгәртеп коруларга, рус дворянлыгы эволюциясенә, земство үзидарәсенә, борынгы һәм урта гасыр рус юридик документларга багышланган 90 га якын тикшеренү авторы. Шулай ук крәстияннәр тарихына багышланган очерклары белән билгеле. Урта мәктәпләр өчен рус тарихы буенча дәреслек һәм УXVIII һәм XIX гасырларда Русия тарихы буенча лекцияләр курсы яза.

 Мәскәүдәге Новодевичье зиратында М.М.Богословский кабере.

Үзенең магистрлык диссертациясендә Петр I курсын мәгърифәтчелек абсолютизмы сәясәте кебек сурәтли, аның реформасында Аурупа өлгесе буенча «идеаль» дәүләт бинасын төзүгә омтылыш күрә. Докторлык диссертациясендә төньяк территорияләрнең икътисади һәм социаль көнкүрешенең тикшеренүләре нәтиҗәсен, җир милке мәсьәләләре, крәстияннәрнең катламнарга бүленүе, земство үзидарәләренең финанс, административ, хөкем, чиркәү һәм башка өлкәләрен күрсәтә.

Петр I нең фундаменталь «Петр Первый. Материалы для биографии» биографиясе авторы. А.С. Лаппо - Данилевскийга язган хатында ул хәбәр итә[10]:Мин үземә максат итеп аның тормошоның һәр көнен сурәтләү бурычын куйдым. Бу эшне яшерәк чакта башламавыма бик үкенәм. Хәзер инде аны ахырына җиткерә алмасмын инде, тик, бәлки, дәвамчы табылыр.

Богословский хикәяләүне 1700 елга, Төньяк сугыш башына кадәр җиткерә.. Бу хезмәт беренче рус императорының яшьлек еллары турында капиталь мәгълүматлар җыелмасы һәм галимнең үлеменнән соң басылып чыга.

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Русия Фәннәр академиясе архивында М.М. Богословскийның 108 саклау берәмлегеннән торган гыйльми хезмәтләре саклана (636 нчы фонд, 1-нче опись).

  • Быт и нравы русского дворянства в 1-й половине XVIII в. — М.: Тип. Г. Лисснера и Д. Совко , 1906 — 58 с.[11]
  • Введение подушной подати и крепостное право / Великая реформа: Русское общество и крестьянский вопрос в прошлом и настоящем. М.: Типография Т-ва И. Д. Сытина, 1911. Т. 1. С. 52—56.[12]
  • Дворянские наказы в Екатерининскую комиссию 1767 года // Русское богатство — 1897. № 6. С. 46-83, № 7. С. 136—152.[13]
  • Земское самоуправление на русском Севере в XVII в. Т. 1: Областное деление Поморья; Землевладение и общественный строй; Органы самоуправления. — Москва: издание Имп. о-ва истории и древностей российских при Московском ун-те , 1909—1912. — 28 см.[14]
  • Земское самоуправление на русском Севере в XVII в. Т.2: Т. 2. Деятельность земского мира; Земство и государство. — Москва : издание Имп. о-ва истории и древностей российских при Московском ун-те , 1909—1912 . — 28 см.[15]
  • Земские челобитные в древней Руси. (Из истории земского самоуправления на севере в XVII веке) // Богословский вестник — 1911.
  • Из истории верховной власти в России. — М. : Издательство Е. В. Кожевникова и Е.А Коломийцева, 1905. — 35 с.— (Библиотека «Свободная Россия»; № 2).[16]
  • Историография, мемуаристика, эпистолярия: (Науч. наследие) — М.: Наука, 1987.[17]
  • Конституционное движение 1730 г. — 2-е изд. — Пг. : Задруга, 1918. — 36 с.[18]
  • Областная реформа Петра Великого. Провинция. 1719—1727 гг. — М., 1902.[19]
  • О трудах С. А. Белокурова по русской истории. — Рус ист. журн., кн. 8. Пгр., 1922, стр. 229—240.[20]
  • Северный монастырь в XVII веке / [М. Богословский] // Вестник Европы. — 1908. — 278—306 с.[21]
  • Памяти В. О. Ключевского / Проф. М. Богословский. — Москва : типо-лит. т-ва И. Н. Кушнерев и К°, 1912. — 22 с.; 25.[22]
  • Пётр Великий и его реформа / М. Богословский. — М.: Центр. т-во «Кооперативное изд-во», 1920. — 117, [2] с.[23]
  • Пётр I. Материалы для биографии. / М. М. Богословский; под ред. и с предисл. В. И. Лебедева. — [М.]: Соцэкгиз, 1940—1948. — Изд-во т. 3—5 — Госполитиздат.
  • Профессор Сергей Иванович Смирнов († 4 июля 1916 года). — М.: MelanarЁ, 2009. — 38 с.[24]
  • Реформа духовной школы при Александре I и основание Московской духовной академии / Проф. М. Богословский. — Сергиев Посад : тип. Моск. сов. солд. деп., 1917. — 31 с. ; 23.[25]
  • Тяглая организация Поморья в XVII веке (1913). — М. : печатня А. И. Снегиревой, 1913. — 45 с.[26]
  • Три века царствования Дома Романовых / М. М. Богословский. — М. : [Тип. Г. Лисснера и Д. Собко], 1913. — 11 с.[27]
  • Учебник русской истории : Курс V класса гимназий / Проф. М. Богословский. — М.: Т-во И. Д. Сытина, Отдел средней школы, 1915. — 182 с.[28]
  • Учебник русской истории : Курс VI класса гимназий и реальных училищ / Проф. М. Богословский. — М : Т-во И. Д. Сытина, Отдел средней школы, 1915. — 150 с., +2 л. карт.[29]
  • Фабрично-заводская промышленность при Петре Великом // Журнал для всех — 1904. № 9. С. 564—567; № 10. С. 624—627.[30]
  • Церковный приход на русском севере в XVII веке // Богословский вестник. — 1910.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Әтисе — Богословский Михаил Михайлович (олуг) (1826-1893), Мәскәү дини семинариясен тәмамлый, Мәскәү опекун советының Саклык казнасында өлкән бухгалтер булып эшли. Хезмәтен статский советник чинында тәмамлый. Отставкага чыкканнан соң Мәскәүдә Д.А. Солвьев йортлары идарачысы була.[31] Мераль кассасы идарәсе әгъзасы була, аңа нигез салучыларның берсе аның туганы, протоиерей И.М. Богословский-Платонов.
  • Әнисе — Мария Серафимовна (1842-1914), үз мөнәсәбәтләрен олуг М.М. Богословский белән рәсми рәвештә терки алмый, чөнки үзенең ире, аны ташлап киткән штабс-капитан Баглый белән аерылышмаган була.
  • Энесе — Сергей Михайлович Богословский [32](1870— 1931) — табиб, профессор, РСФСР сәламәтлек саклау Наркоматының санитар статистикасы мөдире.
  • Сеңелесе — Мария Михайловна, тормышта Богоявленская (1877-1949) — пианист, агасының коллегасы, тарихчы Богоявленский Сергей Константиновичта (1877-1949) никахта була.
  • Хатыны — Елизавета Петровна, кыз фамилиясе Толстова (1886-1970), хезмәткәр.
  • Улы — Михаил (1908-1925) — батып үлә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  2. 2,0 2,1 2,2 Богословский Михаил Михайлович // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохоров — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  3. Персональный состав РАН.Информационная система "Архивы Российской академии наук".
  4. ЦХД до 1917 г. (бывший ЦИАМ) Ф. 418, Оп. 300. Д. 81.
  5. Проблема заключалась в невозможности официального брака между родителями. См. Богословский Сергей Михайлович. Воспоминания о детстве. Машинопись. ГА РФ. Ф. А567. Оп. 1. Ед. хр. 74.
  6. Тема выпускного сочинения: «Писцовые книги, их происхождение, состав и значение в ряду источников по истории Московского государства XV, XVI, XVII вв.»
  7. Императорский Московский университет, 2010
  8. БОГОСЛОВСКИЙ, МИХАИЛ МИХАЙЛОВИЧ | Энциклопедия Кругосвет
  9. Доктор исторических наук Н. ПАВЛЕНКО. {{{башлык}}} // Наука и жизнь : журнал. — № 11.
  10. Богословская Н. С. Петр Великий — реформатор России. М., 2001. С. 13
  11. М. Богословский. Быт и нравы русского дворянства в первой половине XVIII века.
  12. М.М. Богословский. Введение подушной подати и крепостное право.
  13. М.М. Богословский. Дворянские наказы в Екатерининскую комиссию 1767 года.
  14. Богословский Михаил Михайлович. Земское самоуправление на Русском Севере в XVII в. Т. 1: Областное деление Поморья; Землевладение и общественный строй; Органы самоуправления.
  15. Богословский Михаил Михайлович. Земское самоуправление на Русском Севере в XVII в.. Т. 2. Деятельность земского мира; Земство и государство.
  16. М.М. Богословский. Из истории верховной власти в России.
  17. Богословский М.М.. Библиография, мемуаристика, эпистолярия.(Научное наследие).
  18. Проф.М.М. Богословский. Конституционное движение 1730 г..
  19. М. Богословский. Областная реформа Петра Великого : провинция 1719-27 гг.. Издание Императорского общества истории и древностей российских при Московском университете..
  20. Библиография работ по древнерусской литературе за 1922 г. №№ 257 - 332, 2900 - 2903..
  21. Богословский, М.М. (1908). Северный монастырь в XVII-м веке. Вестник Европы.(үле сылтама)
  22. Богословский, Михаил Михайлович (1867-1929). (1912). Памяти В.О. Ключевского. Типо-лит. т-ва И.Н. Кушнерев и К°.
  23. Богословский М. М.. Петр Великий и его реформа.
  24. М.Богословский. Профессор Сергей Иванович Смирнов († 4 июля 1916 года).
  25. Богословский, Михаил Михайлович (1917). Реформа духовной школы при Александре I и основание Московской духовной академии. - Сергиев Посад, 1917.. Тип. Моск. сов. солд. деп.
  26. Богословский Михаил Михайлович. Тяглая организация Поморья в XVII веке. Печатня А.И. Снегиревой.
  27. Богословский М. М. (1913). Три века царствования Дома Романовых.. Тип. Г. Лисснера и Д. Собко.
  28. Богословский, Михаил Михайлович. Учебник русской истории : Курс V класса гимназий.
  29. Богословский М.. Учебник русской истории : Курс VI класса гимназий и реальных училищ.
  30. М.М. Богословский. Фабрично-заводская промышленность при Петре Великом.
  31. М. М. Богословский.. Краткая биографическая справка.
  32. 145 лет со дня рождения Сергея Михайловича Богословского. Институт демографии Национального исследовательского университета "Высшая школа экономики".

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Волков В. А., Куликова М. В., Логинов В. С. Московские профессора XVIII — начала XX вв. Гуманитарные и общественные науки — М.: Янус-К, 2006. — Б. 31—32. — 300 б. — 2000 экз. — ISBN 5—8037—0318—4.
  • Гутнов Д. А. БОГОСЛОВСКИЙ Михаил Михайлович // А. Ю. Андреев, Д. А. Цыганков Императорский Московский университет: 1755—1917 : энциклопедический словарь. — М.: Российская политическая энциклопедия (РОССПЭН), 2010. — С. 86—87. — ISBN 978-5-8243-1429-8.
  • Мельников А. В. М. М. Богословский в воспоминаниях современников // Археографический ежегодник за 2000 год. М.: Наука, 2001. — 508 с. — с.278—300. — ISBN 5-02-008728-9.
  • Неберекутина Е. В., Сафронова Т. В. Дневник М. М. Богословского // Археографический ежегодник за 2000 год. М., 2001.
  • Халина Т. И. В науке приятно быть и простым чернорабочим: Михаил Михайлович Богословский // Историки России. XVIII — начало XX века / Редколлегия: М. Г. Вандалковская, Р. А. Киреева, Л. А. Сидорова, А. Е. Шикло; Отв. ред. чл.-корр. РАН А. Н. Сахаров; Институт российской истории РАН — М.: НИЦ «Скрипторий», 1996. — Б. 658—685. — 688 б. — 2000 экз. — ISBN 5-7471-0003-3.
  • Черепнин Л. В. Академик М. М. Богословский // Исторические записки. 1974. Т. 93.
  • Шмидт С. О. Труд академика М. М. Богословского «Пётр Великий. Материалы для биографии» // Пётр Великий — реформатор России. М., 2001.
  • Шмидт С. О. Многотомное исследование академика М. М. Богословского «Пётр Великий: материалы для биографии» // Пётр Великий: материалы для биографии: в 6 т. / М. М. Богословский — М.: Наука, 2005. — Т. 1. — Б. 414—431. — ISBN 5-02-008815-3.

Һылтанмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]