Михаил Светов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Михаил Светов latin yazuında])
Михаил Светов
Туган 4 гыйнвар 1985(1985-01-04) (39 яшь)
Мәскәү, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Русия дәүләт һумантиар университеты, Ноттингемский университет[d], Appleby College[d] һәм The New Zealand Film & Television School[d]
Һөнәре сәясәтче, блогер, сәясәт белгече, телепродюсер, сценаричы
Сәяси фирка Rossiä Libertarian Firqäse

 Михаил Светов Викиҗыентыкта

Михаил Владимир улы Светов (4 гыйнвар 1985[1], Мәскәү, РСФСР, ССРБ) — Россия сәясәтчесе һәм блогеры, «Гражданлык җәмгыяте» иҗтимагый-сәяси хәрәкәте рәисе[2], уң либертарианлыкны популярлаштыручы төп рус телле кешеләрнең берсе. «SVTV» YouTube-каналы авторы һәм «SVTV News» интернет-нәшрияты нәшире.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1985 елда Мәскәүдә студент-медиклар гаиләсендә туган; әнисе соңрак фармацевт булып эшләгән, әтисе эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән. Аның үз сүзләре буенча, аның бабасы — танылган рус галиме-геофизик Борис Сергей улы Светов[3], ә аның карт бабасы — белорус рәссамы Витольд Белыницкий-Бируля[4]. Михаил үзе билгеләп үткәнчә, ул классик либераллар гаиләсендә үскән[5].

Светов өченче сыйныфтан өйдә уку ала. Светов аңа 12 яшь булганда, аның әти-әнисе ярлы дип саналган дип яза. Аннары аларның бизнесы чәчәк ата башлый, һәм тугызынчы сыйныфта Михаилны бер елга Канаданың пансион-мәктәбенә укырга җибәрәләр. Соңрак ул өйдә укуга кайта[6].

2004—2006 елларда Россия дәүләт гуманитар университетының тарих, политология һәм хокук факультетында политология белгечлеге буенча укый. Аннан Ноттингем университетына «политология» белгечлегенә күчә һәм аны 2009 елда тәмамлый[7].

Бөекбританиядә булганда, 2002 елның 15 февралендә «Җанлы Көндәлек»та блог ача. 2005 елда ул беренче тапкыр либертарианлык турында үз Җанлы Көндәлегендә искә ала[8]. 2010 елда Светов Русия либертариан фиркасенә керә.

2010 елда Михаил Япониягә китә. Анда ул япон телен өйрәнгән, шулай ук япон сувенирларын интернет аша сату белән шөгыльләнгән. Шулай ук ул Bitcoin'га инвестицияләр керткән, соңрак бу акчага эшләгән[9].

2016 елдан Россиядә сәясәт белән шөгыльләнүен дәвам иткән, илгә кайткач.

2016 елда Яңа Зеландия киноакадемиясен тәмамлый[10][ачыклау]. Светов сценарие буенча Яңа Зеландиядә кыска метражлы Jackpot фильмы чыккан[11]. Бу фильм дәүләт сценарийлар конкурсында беренче урынны яулый һәм экранлаштыруга спонсорлык ала[12].

2020 елның ноябрендә Мәскәүдә «Яңа ихласлык» либертариан клубы ачкан.

2021 елда SVTV («СВТВ») интернет-нәшриятын оештыра, ул үзен либертариан ММЧ[13][14] һәм «дөресен әйтергә курыкмаган медиа» итеп күрсәтә. Сайтта күрсәтелгәнчә, басма аноним авторлар белән хезмәттәшлек итә һәм укучыларның матди ярдәме хисабына гына яши[15]. 2022 елның 16 мартында нәшриятнең сайты Русиядә Генпрокуратура таләпләре буенча блокадаланган булган[16].

2021 елның июнендә Көньяк Америкага киткән, Бразилиядә, Панамада һәм Чилида һәм башка илләрдә яшәгән.

2022 ел моментында Бразилиядә даими яши.

2022 елның 18 ноябрендә Россия Юстиция министрлыгы Световны физик затлар — «чит ил агентлары» исемлегенә керткән[17].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Бу дата LiveJournal профилендә күрсәтелгән: https://vishka.livejournal.com/profile
  2. Гражданское Общество. civsoc.net. 2020-02-06 тикшерелгән.
  3. https://www.youtube.com/watch?v=nevI6cShmxA 2021 елның 15 апрель көнендә архивланган. Выступление М. Светова в Москве 15 апреля 2021 года, в записи на YouTube на 1:25:00.
  4. Выступление М. Светова в Новокузнецке 1 декабря 2018 года, в записи на YouTube на 1:51:00.
  5. Как видеоблогер и либертарианец Михаил Светов превращается в перспективного политика. Рассказывает Андрей Перцев. meduza.io. 2019-10-08 тикшерелгән. “Я вырос в семье классических либералов, даже можно сказать демшизы — у меня мама голосовала всю жизнь за СПС, за „Яблоко“. Я в какой-то момент разочаровался в этих идеалах немного, увидел в них противоречия. Мне было лет 17.”
  6. Как видеоблогер и либертарианец Михаил Светов превращается в перспективного политика. Рассказывает Андрей Перцев. meduza.io. 2019-10-08 тикшерелгән. “Я вырос в семье классических либералов, даже можно сказать демшизы — у меня мама голосовала всю жизнь за СПС, за „Яблоко“. Я в какой-то момент разочаровался в этих идеалах немного, увидел в них противоречия. Мне было лет 17.”
  7. Кто мы? - Федеральный комитет - Либертарианская партия России. libertarian-party.ru. 2019-04-02 тикшерелгән.
  8. libertarianism for dummies :: путь к рабству. vishka.livejournal.com. 2019-10-17 тикшерелгән.
  9. SVTV (2017-06-08). 6 МИНУТ О БИТКОИНАХ. 2019-04-03 тикшерелгән.
  10. Про киноиндустрию СССР и России | Михаил Светов.
  11. Jackpot. 2019-10-17 тикшерелгән.
  12. Михаил Светов. КиноПоиск. 2019-10-06 тикшерелгән.
  13. Роскомнадзор заблокировал издание SVTV.
  14. СВТВ Либертарианское СМИ.
  15. О проекте.
  16. Роскомнадзор заблокировал издание SVTV.
  17. Минюст объявил иноагентами Noize MC и Шихман.