Миңнулла Идрисов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Миңнулла Идрисов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Миңнулла Идрисов
Идрисов Миндулла Салимьянович.jpg
Туган 17 гыйнвар 1948(1948-01-17) (73 яшь)
Гафури районы, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Россия
Һөнәре актёр

Идрисов Миңнулла Сәлимҗан улы (17 гыйнвар 1948 ел) — театр актеры, Башкортстан Республикасының атказанган (1979) һәм халык (2003), Русия Федерациясенең атказанган артисты (2010). Салават башкорт дәүләт драма театрының «икенче буын» артистларының күренекле вәкилләренең берсе.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Миңнулла Сәлимҗан улы Идрисов 1948 елның 17 гыйнварында Башкорт АССРның Гафури районы Йөзимән авылында туган.

1972 елда Уфа дәүләт сәнгать институтының театр факультетын тәмамлый. Институтны тәмамлаганнан соң, Салават башкорт дәүләт драма театрында эшли. Артистның бөтен иҗади тормышы Салават театры белән бәйле.

Ул — төрле рольләрне (үзенчәлекле, комик, драматик) башкарырга сәләтле талантлы артист.

Спектакльләрдәге рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Мирхәйдәр — «Бәхтигәрәй» (А. Мирзаһитов, 1977.)
  • Заһит — «Оныта алмасаң, ни эшләрсең?...» (Х. Вахит, 1978.)
  • Заһир — «Кара йөзләр» (М. Гафури, 1978.)
  • Кәрим — «Сабыр-Сабир мажаралары» (Г.Башкуев,1996)
  • Гафур — «Югалма, өметем» (Х. Иргалин, 1999.)
  • Гайфулла — «Алмагач пеш, авызга төш» (С. Латыпов,1999.)
  • Юлай Азналин — «Салават» (М. Кәрим, 1999.)
  • Изгелек — «Елан кабыгы» (А.Дилмөхәммәтова, 1999.)
  • Мулла — «Гөлшаян» (М.Әмир, 2000.)
  • Сынтимер — «Нәркәс» (И. Йомагулов,2001.)
  • Шәрифҗан — «Аккошым минем» (Ә.Яхина, 2001.)
  • Демош — «Ак җәйләрем үтте инде» (Л.Станкова, 2001)
  • Камил — «Үз бичәмә өйләнәм» (Н.Гаетбаев, 2002.)
  • Ибраһим — « Яшенле яңгыр» (З. Атнабаева, 2002.)
  • Башмакчы — «Ах, Сапатера!» (Ф. Гарсиа Лорка, 2003.)
  • Зәки Вәлиди — «Көзән башкорты» (Н. Асанбаев, 2004.)
  • Тимофей — «Кавардак Forever!!!» (С. Лобозеров, 2004.)
  • Альберт — «Кешеләр һәм бал кортлары» (А. Хөсәенов,2005.)
  • Гайфулла — «Зәйтүнгөл» (Н. Асанбаев,2005.)
  • Дәрвиш — «Ай тотылган төндә» (М. Кәрим, 2006.)
  • Нургали — «Шулай булды шул» (Т.Миңнуллин, 2006.)
  • Шәйхи — «Сөяркәм килгән... Нәрсә эшләргә?» (З. Хәким, 2007)
  • Уразаев — «Җиде кыз» (Н.Асанбаев,2008.)
  • Әти — «Минем кайнәм — әүлия» (С.Белов,2009.)
  • Аксакал — «Риваять» (Т.Миңнуллин,2010 г.)
  • Иргали — «Бер рәхәтнең бер михнәте» (А.Попов,2011.)
  • Бәхтияр — «Әдип-хан» (А.Хөсәенов, 2012.)
  • Габдулла — «Мәхәббәт күле» (М.Багаев, 2012.)
  • Әлмәндәр — «Әлдермештән Әлмәндәр» (Т.Миңнуллин, 2014.)
  • Арыслан — «Кызын алдым кочакка» (Б.Аппаев,2014.)
  • Кохан — «Эх, Уфа кызлары» (И.Абдуллин, 2015.)
  • Фирзәт — «Гөлкәйнең бәхете» (Ш.Шәкүрова, 2015 й.)
  • 3-нче карт — «Сердәшләр» (М.Кәримнең «Авыл адвокатлары» повесте буенча А.Федоров инсц., 2016.)

Миңнулла Сәлимҗан улы үзенең бөтен иҗади тормышында 60-тан артык роль иҗат итә.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1979 елда «Башкорт АССРның атказанган артисты», 2003 елда «Башкортстан Республикасының халык артисты» дигән мактаулы исемнәргә лаек була.

«Елның иң яхшы артисты — 2004 ел, 2006 ел».

Русия Федерациясенең атказанган артисты (2010 ел).

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

М. Идрисов турында фильм

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]