Моаи

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Моаи latin yazuında])
Моаи
Сурәт
Дәүләт  Чили
Административ-территориаль берәмлек Пасха утравы
3D-модель
Карта
 Моаи Викиҗыентыкта

Моаи Хоа-Хака-Нана-Иа
Моаи Хоа-Хака-Нана-Иа

Моа́и (сын, пот, идол) — Тын Океанда Олы Көн Утравында таш монолит сыннар. Шулай ук кешеләрнең башка сурәтләре, мәсьәлән, агач фигуркалар атала. Хәзерге вакытта якынча 900 сын билгеле.[1][2].

Сыннар утрауның аборигеннары - Рапануйлылар тарафыннан 1250-енче һәм 1500-енче еллар арасында ясалган дип санала.[3], ләкин аларның утрау буенча күченеп йөрүе турында бер фикергә киленмәгән[4][5]. Иң зур моаиның массасы 82 тоннадан артыграк.[5].

Материал һәм таш вату урыннары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рано Рараку тау авышлыгында таш вату урыны һәм сыннар
Моаи кисү этаплары

Моаиларның күпчелеге (834, яки 95 %) зур блоклы тахилит базальт вулканик туфта яки туффитта киселгән.[6] Бу Рано Рараку (Rano Raraku) янартавы таш вату урыннарында. Мөгаен, сыннарның бер өлеше башка янартау чыганакларыннан булырга мөмкин, анда шундый ук ташлар бар һәм алар кую урыннарына якынрак. Мондый материал Поике ярымутравында юк. Шуңа күрә анда булган ваграк сыннар башка токымнардан ясалган. Берничә зур булмаган сыннар башка таштан ясалган: 22 - трахиттан; 17 - Анакена бухтасы Охио вулканы кызыл базальт пемзасыннан һәм башка чыганаклардан; 13-е - базальттан; 1-се - Рано Као янартавы муджиеритыннан. Соңгысы - аеруча хөрмәт ителә торган 2,42 биеклектәге Ороного культ урыныннан сын, ул Хоа-Хака-Нана-Иа буларак мәгълүм. 1868 елдан бирле ул Британия музеенда. Сыннарның башларында түгәрәк цилиндрлар - чәч үремнәре "пукао" Пуна Пао янартавы базальт пемзасыннан ясалган, ә, бәлки якынрак чыганакларның шундый ук материалыннан.[7][8]

Үлчәме һәм авырлыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бик күп басмаларда моаиларның авырлыгы бик зур булып күрсәтелә. Моның сәбәбе исәпләү өчен базальт алынганы (күләм массамы якынча 3—3,2 г/см³), ә өстәрәк күрсәтелгән җиңел базальт токымнар түгел ( 1,4 г/см³, сирәк очракларда 1,7 г/см³). Кечкенә трахит, базальт һәм муджиерит сыннар чынлап та каты һәм авыр материалдан ясалганнар.

Моаиның гадәти үлчәме — 3—5 м. Нигезнең уртача киңлеге — 1,6 м. Шундый сыннарның уртача авырлыгы — 5 тоннадан әзрәк (гәрчә масса 12,5—13,8 т дип күрсәтелсә дә). Сирәгрәк сыннарның биеклеге — 10—12 м. Сыннарның 30—40-тан артык түгеленең авырлыгы 10 тоннадан артып китә.

Яңадан куелганнарның иң биеге — ул Те-Пито-Те-Кура ахусында Паро (Paro) моаисы, аның биеклеге - 9,8 м. Шул төркемнең иң авыры - Тонгарики ахусында моаи. Аларның авырлыгын еш бик арттырып күрсәтәләр (тәңгәл килгән рәвештә - 82 һәм 86 тонна). Гәрчә моңа охшаш сыннарны хәзер 15-тонналы кран җиңел куя алса да.

Иң биек сыннар Рано Рараку янартавының тышкы авышлыгында урнашкан. Шуларның иң биеге — Пиропиро, 11,4 м.

Ә гомумән алганда иң биек сын — El Gigante, аның зурлыгы якынча 21 м (төрле мәгълүматлар буенча — 20,9 м, 21,6 м, 21,8 м, 69 фут). Якынча аырлыкны күрсәтәләр — 145—165 т да, 270 т да. Ул таш вату урынында урнашкан һәм нигезеннән аерылмаган.

Таш цилиндрларның авырлыгы 500-800 кг нан артык түгел, сирәгрәк 1,5—2 т. Гәрчә 2,4 м биеклектәге Паро моаи цилиндрның авырлыгын арттырып 11,5 тонна итеп күрсәтләр.[9]

Урнашуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Олы Көн Утравының картасы һәм моаиның урнашуы
Аху Тонгарики

Элеккерәк моаилар утрау периметры буйлап соңгы юлга озату платформаларында ахуларда яки бары тик ачык урыннарда куелган. Мөгаен кайбер сыннарның транспортировкасы бетерелмәгән булган. Хәзер 255 данә аху бар. Берничә метрдан 160 м га кадәр озынлыкта булып, алар бер кечкенә сыннан зур рәт гигантларны үзе эченә ала алганнар. Шуларның иң зурысында Тонгарики ахусында 15 моаи куелган. Ахуда барлык сыннарның биштән бер өлешеннән кимрәге куелган булган. Карашлары тау авышлыгы буенча аска төбәлгән Рано Рараку сыннарыннан аермалы буларак, ахудагы моаилар утрау эченә карыйлар, ә төгәлрәк әйткәндә - кайчандыр алар алдында торган авылга. Ахуда куелган барлык моаиларга да кызыл (башта кара) пукао цилиндрлары куелган. Аларны бары тик якындагы янартауларда пемза чыганаклары булган урыннарда куйганнар.

Кайбер ватылган яки тулы сыннар үзгәртеп кору вакытында платформалар эчендә калган. Шулай ук кайберәүләре мөгаен җирдә күмелеп калган.

Барлык моаиларның яртысы яки 45%-ы диярлек (394 яки 397-се) шулай Рано Раракуда калганнар. Аларның бер өлешен тулысынча кисеп алмаганнар, яки алар шул килеш торырга тиеш булганнар, ә башкалар кратерның тышкы һәм эчке авышлыкларында таш куелган мәйданчыкларны куйганнар. Шул ук вакытта 117-се эчке авышлыкларда торалар. Элек бу моаилар тәмамланмаган дип саналган яки аларны башка урыннарга җибәрергә өлгермәгәннәр дип санаганнар. Хәзер алар нәкъ шул урын өчен булган дип саныйлар. Шулай ук аларга күзләр ясарга ниятләнмәгәннәр. Соңрак бу сыннар янартау авышлыгыннан делювий белән күмелгән булганнар.

XIX гасыр уртасында Рано Раракудан тыш һәм таш вату урыннарында барлык моаилар ауганнар яки табигый сәбәпләр аркасында төшкән булганнар (җир тетрәүләр, цунами бәрүләре). Хәзер церемониаль мәйданчыкларда яки башка урыннарда музейларда якынча 50 сын торгызылган булган. Моннан тыш, хәзер бер сынның күзләре бар, чөнки тирән күз чокырларында ак мәрҗән һәм кара обсидианнан куелмалар булган дип ачыкланган, соңыннан ул кара һәм соңыннан кызыл булып киткән пемза белән алыштырылырга мөмкин булган.

Сәнгать стиле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ливерпуль күргәзмәсендә Британия музееннан иң элек чор базальт сыны - моаи Хава
Иртә чорның Моаисы
Янә торгызылган күзләр белән урта чор сыны.

Олы Көн утравы тарихының урта чорының гомуми танылган стиле шунда ук барлыкка килмәгән. Аңа кадәр Иртә чор монументлары стиле килгән, аларны дүрт типка бүләләр.

  • 1 Тип — дүрт кырлы, кайбер вакытта ямьшәйтелгән турыпочмак киселешле таш башлар. Тәннәре юк. Материалы — Рано Раракуның саргылт-соры туфы.
  • 2 Тип — пропорциональ булмаган кыска аяклар белән һәм тулы буйлы итеп ясалган аз чынга охшаш фигура сурәтле турыпочмак киселешле озын баганалар. Аху Винапада бары тик бер тәмамланган калып табылган булган, башта ул ике башлы булган. Тагын ике тәмамланмаганы - Туу-Тапу карьерларында. Материалы - кызыл пемза.
  • 3 Тип — Рано Рараку туфыннан тезләнгән чынлыкка охшаган бердәнбер фигура экземпляры.[10] Шунда ук иң борынгы карьерлар ташландыкларында табылган.
  • 4 Тип — Урта чор сыннары прототиплары, күп торслар белән күрсәтелгән. Каты, тыгыз кара яки соры базальттан, кызгылт пемзадан, Рано Рараку туфыннан яки муджиериттан ясалганнар. Аларның нигезе кабарынкы һәм хәтта очланган булган. Ягъни алар постаментларга куелу өчен булганнар. Аларны җиргә казып куйганнар. Аларның аерым пукаолары һәм озын колак йомшаклары булмаган. Каты базальт һәм муджиериттан өч матур калып чыгарылган булганнар һәм Лондонда Британия музеенда, Данидинда Отаго музеенда һәм Брюссель иллееллык музеенда тора.[11]

Урта чор сыннары элек килгән чорның кечерәк сыннарның камилләштерелгән юрамасы булган. Киң таралган карашка карамастан, аларда ясалган йөзләр, Европаныкы түгәл, ә саф Полинезияле. Артык озынлайтылган башлар күбрәк биеклеккә омтылу өчен соң монументларның пропорциональ булмаган озайтылу сәбәпле булганнар. Шуңа күрә озынлыкның борын киңлегенә (аста) "Азиянеке" булып калган. Хоа-Хака-Нана-Иадан башлап, Урта чорның кайбер сыннары кисеп бизәү белән капланган булганнар. Аңа "маро" - аркада түгәрәк һәм м-формалы фигура белән бот киеменә охшаш сурәт кергән. Олы Көн яшәүчеләрне моны "кояш, салават күпере һәм яңгыр" дип аңлаталар. Бу сын өчен стандарт элементлар. Башка рәсемнәр үзенчәлеклерәк булганнар. Алдагы якта якага охшашрак әйбер булган, гәрчә фигуралар шәрә булса да. Хоа-Хака-Нана-Ианың артында "ао" ишкәкләре, вульвалар, кошлар һәм ике кош-кешеләр сурәтләре бар. Кош-кеше культына караган сурәтләр Урта чорда барлыкка килгән дип санала. Рано Рараку авышлыгыннан бер сынның аркасында һәм күкрәгендә өч мачталы камыш кораб сурәте бар, яки башка юрама буенча Европа корабы сурәте. Шулай да күп сыннар йомшак ташның каты эрозиясе сәбәпле сурәтләрен саклап кала алмаганнар. Кайбер пукао цилиндрларында шулай ук сурәтләр булган. Моннан тыш, Хоа-Хака-Нана-Ианың кара-кызыл яки ак буяулы бизәк булган, ул сынны музейга күчерү вакытында су агызылып ялгыш бетерелгән булган.

Барлыкка китерү вакыты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урта чорның иң соңгы сыннары

Билгеле, моаины ясау һәм кую күп чыгымнар һәм хезмәт таләп иткән һәм Европалылар еш кем сыннарны ясаган һәм алар ничек күчерелгән икәнен аңлый алмаганнар.

Утрау риваятьләре Хоту Мату’а кланы җитәкчесе турында сөйлиләр, ул өйне яңаны эзләп киткән һәм Олы Көн утравын тапкан. Ул үлгәч, утрау аның алты уллары арасында бүленгән, ә соңыннан аның оныклары һәм оныклары уллары арасында бүленгән булган. Утрау яшәүчеләре ышануы буенча бу сыннарда бу кланның нәсел бабаларының табигатьтән өстен көче - мана бар дип ышаналар. Мана концентрациясе югары уңышларга, яңгырга һәм чәчәк атуга китерә. Бу риваятьләр даими рәвештә үзгәрәләр һәм фрагментлар белән тапшырылалар, шуңа күрә төгәл тарихны торгызырга авыр.

Эзләнүчеләр арасында Моаины Полинезия утрауларыннан чыккан кешеләр XI гасыр ахырында корган дигән караш таралган. Моаи үлгән нәсел бабаларын чагылдырган һәм яшәүче җитәкчеләргә көч бирә алганнар һәм клан символлары була алганнар.

1955-1956 елда мәшһүр Норвегия сәяхәтчесе Тур Хейердал Олы Көн утравына Норвегия археология экспедициясен оештырган. Проектта төп нәрсә булып моаи сыннарын кисеп ясау, илтү һәм кую булган. Нәтиҗәдә сыннарның ясау, күчерү һәм кую серләре ачылган булган. "Моаиларны ясаучылар булып үлеп баручы "озын колаклылар" кабиләсе булган, алар үз атамасын авыр бизәкләр белән колакларын озынайту гадәте булганга күрә алганнар, алар гасырлар буена сыннарны ясау серен утрауның төп кабиләсе - "кыска колаклылар"дан саклаганнар. Бу серләр нәтиҗәсендә кыска колаклылар сыннарны мистик ышанулар белән уратканнар. Тур Хейердал сыннар стиленда һәм утраулыларның кайбер башка әсәрләрендә көньяк Америка мотивлары белән охшашлык күргән. Ул аны Перу индеецлары йогынтысы белән яки "озын колаклыларның" Перуанлылардан килеп чыгуы белән аңлаткан. Тур Хейердал соравы буенча утрауда "озын колаклылар"ның соңгыларынең берсе клан җитәкчесе Педро Атана җитәкчелеге астында таш вату урыннарында сыннарның ясау этапларын янә торгызган (таш чүкечләр белән сугып ясаганнар), 12 - тонналы сынны кую урынына алып барганнар (яткан килеш, күп ярдәмчеләр кулланып, өстерәп алып барганнар) һәм аны аякларга нигез астына куелган ташлар, рычаглар буларак кулланган өч бүрәнәләрдән торган зирәк ясалган җайланма ярдәмендә куйганнар. Моның турында Европа эзләнүчеләренә элек нишләп әйтмәгәннәр дигән сорауга җитәкче "элек миннән моның турында беркем дә сорамаган" дип әйткән. [12]. Тәҗрибә катнашучылар - җирле кешеләр әйткәнчә берничә буын инде беркем дә сыннар ясамаган һәм куймаган, әмма бала чагыннан ук аларны олылар ничек ясарга икәнен сөйлгәннәр һәм балалар дөрес аңлаган икәнендә ышаныр өчен кабатларга кушканнар. Төп сорауларның берсе булып корал булган. Сыннарны ясау белән бер үк вакытта таш чүкечләр запасы ясавы бара икәне ачыкланды. Сын алар тарафыннан еш сугулар белән уеп алына, бу вакытта таш чүкечләр таш токымы белән бергә ватыла һәм яңаларга алышынып тора. "Кыска колаклылар" үз риваятьләрендә сыннар кую урыннарына вертикаль халәттә нишләп килгән икән сөйләгәнен сер булып калган. Чех эзләнүчесе Павел Павел моаи кантланып "йөргән" дип фараз иткән һәм 1896 елда Тур Хейердал белән өстәмә тәҗрибә ясаган, баулар белән 17 кеше шактый тиз 10-тонналы сынны вертикаль рәвештә күчергәннәр.[13]. Антропологлар тәҗрибәне 2012 елда кабатлап аны видеога төшергәннәр.[14]

Пьер Лоти тарафыннан ясалган һәм Сара Бернхардтка багышланган акварель сурәт. Рәсемнең язмасында "Иртәнге якынча 5 сәгатьтә 1872 елның 7 январенда Олы Көн утравы: утраулылар минем килүемне карап торалар." Утрауда моаи, баш сөякләре, "уа" (рапануи чукмарлары) һәм рапануйлылар үзләре ясалган.

Җирле телдә утрау ташларының төрләренең исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Токымнар ныклык кимү тәртибендә рәткә тезелгән.

  1. Маеа матаа (рапануй теле маеа — таш, матаа — Ук очы) — обсидиан.
    Маеа ренго ренго — халцедон чуерташы һәм чакматаш.
  2. Маеа невхиве — кара авыр таш (У.Томсон буенча кара таргылташ), фактик рәвештә бу трахибазальт ксенолиты. Ул зур чабу коралларына барган.
    Маеа токи — туфларга һәм туфоконгломератларга кергән төп һәм ультранигез токымнары базальт ксенолитлары. Чүкечләр һәм чабу кораллары өчен кулланганнар..
  3. Гавайит (андезит) базальт лавалары һәм муджиерит (Ф.П.Кренделев буенча базальт туфлары төре); ә бәлки шулай ук трахит (бу базальт түгел). Берничә кечкенә сыннар өчен кулланылганнар.. Иң мөмкин булганы бу токымнар «маеа пупура»га карыйлар. (4 кара).
  4. Маеа пупура — андезит базальт туфларның плитнякы, ул "аху монументаль платформалары һәм өй стеналары, киртәләр ясауга барган".
  5. Маеа матарики — эре блоклы базальт туф, яки туффит, ул "моаи сыннарының төп массасы ясавына барган". Блокларның зурлыгы сынның зурлыгын билгеләгән.
  6. Кирикири-теа — йомшак соры базальт туфы, ул "буяу ясау"га барган.
    Маеа хане-хане — кара һәм соңрак кызыл булып китүче базальт пемзасы, ул пукао чәч тарашларына барган, төзелешкә, буяуларга һәм абразивларга барган.
    Пахоехое (Таити телендә.) — андезит базальтлары пемзалары.[15]

Кинода[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Easter Island Statue Project (2009-05-11). 2010-10-16 тикшерелгән.
  2. Carl P. Lipo, Terry L. Hunt, Sergio Rapu Hao (2013). «The 'Walking' Megalithic Statues (Moai) of Easter Island». J. Archaeol. Sci. 40 (6): 2859. DOI:10.1016/j.jas.2012.09.029.
  3. The island at the end of the world. Reaktion Books 2005 ISBN 1-86189-282-9
  4. UNESCO World Heritage Centre (2009-05-29). Rapa Nui National Park. Whc.unesco.org. 2014-03-10 тикшерелгән.
  5. 5,0 5,1 Hendleman, 2013, 127
  6. Туффит. Горная энциклопедия // Под ред. Е. А. Козловского. — М.: Советская энциклопедия, 1984—1991.
  7. Кренделев Ф. П., Кондратов А. М. Безмолвные стражи тайн: Загадки острова Пасхи. — Новосибирск: «Наука», Сибирское отделение, 1990. — 181 с. — (Серия «Человек и окружающая среда»). — ISBN 5-02-029176-5.
  8. Jo Anne Van Tilburg. — 1994. — P. 24.
  9. Кренделев Ф. П., Кондратов А. М. Безмолвные стражи тайн: Загадки острова Пасхи. — Новосибирск: «Наука», Сибирское отделение, 1990. — 181 с. — С. 124, 142. — (Серия «Человек и окружающая среда»). — ISBN 5-02-029176-5.
  10. Башка чыганакларда материал пемза дип билгеләнә һәм сын соңгыларыннан булырга мөмкин дип карала. (Jo Anne Van Tilburg, 1994. — P. 146).
  11. Хейердал Т. Искусство острова Пасхи. — М.: Искусство, 1982. — 527 с. — С. 99, 100.
  12. Хейрдал Т. Аку-Аку 2013 елның 9 май көнендә архивланган..
  13. Павел П. Моаи учатся ходить // Вокруг света. — 1990. — № 3. — С. 12—16; — № 4. — С. 38—42.
  14. Антропологи реконструировали походку статуй с острова Пасхи. (Lenta.ru, 25.10.2012).
  15. Кренделев Ф. П., Кондратов А. М. Безмолвные стражи тайн: Загадки острова Пасхи. — Новосибирск: «Наука», Сибирское отделение, 1990. — 181 с. — С. 110—112, 174—176. — (Серия «Человек и окружающая среда»). — ISBN 5-02-029176-5.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Hendleman, Jim, Jaredites, the Missing Civilization X, AuthorHouse, 2013, isbn=978-1-4817-3321-2, 486,[1]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]