Могҗиза-хатын
Могҗиза-хатын (ингл. Wonder Woman) — DC Comics комикслар бастыручы ширкәт уйлап чыгарган супер-каһарман персонаж. Беренче тапкыр 1941 елның декабрь аенда чыккан «All Star Comics» комиксының 8 нче чыгарылышта барлыкка килә һәм 70 ел дәвамында пәйда була. Мультимедиа чорының башка исемдәш фэнтези әсәрләренең төп каһарманы: 2009 елгы мультфильм һәм 2017 елгы фильм чыкты, 2020 елның октябрь аенда дәвамы көтелә.
Могҗиза-хатын — Борынгы Греция халыкларының мифологиясендә тасвирланган амазонкалар принцессасы, туган җирләрендә Диана (ингл. Diana) исеме астында билгеле. Диана — тәҗрибәле сугышчы, кешеләрдән өстен көч, тизлек, чыдамлылык көченә, хайваннар белән аралашу сәләтенә ия. Дөресне сөйләүне мәҗбүр итүче лассоны һәм саклау көченә ия булган ватылмаслык беләзекләрне куллана.
Җитди һәм тәҗрибәле, шул ук арада ачык күңелле, михербанлы һәм башкаларга ярдәмгә килергә әзер каһарман персонажы булган Диана феминист үрнәге[3] һәм бик чибәр хатын-кыз дип санала[3].
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1 2 Sensation Comics — DC Comics, 1942.
- ↑ (unspecified title) — 1972. — ISBN 0-03-005376-5
- 1 2 Crawford, Philip Charles (2007-03-01). The Legacy of Wonder Woman. School Library Journal. әлеге чыганактан 2007-05-02 архивланган. 2011-07-03 тикшерелгән.