Галәмче

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Юрий Гагарин - Галәмдә булган беренче кеше. Җир планетасының беренче галәмчесе.
Галәмдә булган беренче хатын-кыз галәмче Валентина Терешкова
Айда утырган беренче кеше Нил Армстронг

Галәмче яки космонавт (ССРБда), астронавт (АКШта), тайконавт (Кытайда) — галәми очышта космик техниканы сынап карауларны үткәрүче һәм файдаланучы кеше.

Төрле илләрдә галәми очышның төшенчәсе төрле. Халыкара авиация федерациясе буенча 100 км биеклегеннән югарырак очыш гына галәми очыш булып санала.

АКШ хәрби-һава көчләре буенча 50 миль (80 км 467 м) биеклегеннән югарырак очыш галәми очышка карый инде.

Рәсәйдә тик орбиталь очыш - ягъни аппарат Җир тирәли кимендә бер әйләнүен ясарга тиеш - галәми очыш дип йөртелә.

Шуңа күрә галәмчеләр саны төрле чыганакларда да төрле.

Галәмчеләр саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2016 елга дөньяда 555 кеше орбиталь галәми очыш ясады, 7 кеше 100 км артык биеклегендәге баллистик юлында очыш ясады, 6 кеше 50-90 км биеклегендәге баллистик юлында очыш ясады.

Галәмчеләр арасында 58 хатын-кыз.

2009 елга Җирдән тыш галәмчеләр 10 000 кеше-көн уздыра, шул исәптән ачык Галәмгә чыгуда 100 кеше-көн тәшкил итә.

35 ил ватандашлары Җир орбитасында булган.

Атама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар телендә галәмче, шулай ук китапларда җиһангир сүзе кулланыла, әлбәттә халыкара матбугатта космонавт, астронавт сүзләре еш очрый.

Космонавт - грек сүзләре космос (κόσμος) димәк "тәртип", "җиһан", "галәм" һәм "нафтис" (ναύτης) - "диңгезче" дигән сүзләреннән чыга.

Астронавт - грек сүзләре "астрон" (αστρον) — димәк "йолдыз" һәм "нафтис" (ναύτης) - "диңгезче" сүзләреннән чыга.

Кытай телендә тайконавт сүзе кулланыла, кытайча тайкуң (太空) - галәм дигән сүз һәм грек сүзе наута - диңгезче.

Герман телләрендә (алман, нидерланд, норвег һ.б.) раумфарер (Raumfahrer) сүзе кулланыла.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]