Мультифункциональ принтер

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мультифункциональ принтер latin yazuında])
Мультифункциональ принтер
Сурәт
 Мультифункциональ принтер Викиҗыентыкта
Ricoh 5055 B&W MFP (2017-нче елда чыгарылган).

Мультифункциональ принтер — үзендә email, факс, фотокопия ясаучы җайланма, принтер, сканер җиһазларының кайберәүләренең яки барысының да комбинациясе буларак хезмәт итә алган офис машинасы. Ул өйдә, кече бизнеста, эш кору һәм коммерциядә кулланылырга мөмкин[1].
Мультифункциональ принтер принтер кабеле ярдәмендә компьютерга тоташтырылырга мөмкин яки үзлектән дә эшләргә мөмкин.

Алдагы тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кеше шактый борынгы вакыттан бирле әйберләргә бизәк төшергәндә әзер өлгеләр кулланган булган.
Язу, сурәт чагылдыру өлкәсендә исә Кытайда китап басу ачуын һәм Иоганн Гутенберг хезмәтләрен билгеләп китәргә кирәктер, мөгаен.
Һиндстанда, Кашмирда, Иранда миниатюр иллюстрацияләр ясаганда еш очраган сюжетлар өчен әзер өлгеләр кулланылган булган. Шулай итеп, кайвакыт өлге һәм кулдан эш комбинациясе кулланылган булган һәм эш тизрәк бара торган булган.
Шул ук вакытта төркиләрдә, мәсәлән, кулдан язу һәм мөһер кую төрле вазыйфа башкаручыларда гасырлар буе дәвам иткән традиция булган. Язма исә берничә телдә була алган. Мөһер бармактагы йөзеккә киелеп йөртелә дә торган булган.

XX—XXI гасырлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XX гасырда исә башта калька дигән буялган кәгазьдән, фотоаппарат сурәтләре кулланылып, соңыннан «Ксерокс» копия ясау машинасы ясалып, соңыннан мультифункциональ принтер да ясалып офисларда нәшер итү, тану һәм копия ясау операцияләре мөмкин булган. Hewlett&Packard, Canon, Toshiba, NEC, Samsung, Panasonic һәм башка ширкәтләр мультифункциональ принтерлар җитештерә башлаган.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]