Мәгъдәт Рәхимколов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәгъдәт Рәхимколов latin yazuında])
Мәгъдәт Рәхимколов
Туган 16 октябрь 1945(1945-10-16) (78 яшь)
Мәскәү, СССР
Яшәгән урын Будапешт
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Русия Федерациясе хөкүмәте каршындагы финанс университеты
Һөнәре эшкуар

Мәгъдәт Нигъмәт улы Рәхимколов (1945 елның 16 октябре, Мәскәү, ССРБ) — татар милләтеннән Россия эшмәкәре[1]. «Kafajat Kft» ҖЧҖ һәм «Altalanos ErtekForgalmi Bank» Маҗарстан банкының директорлар советы әгъзасы һәм төп хуҗасы[1]. Маҗарстандагы «Газпром» вәкиллегенең элекке башлыгы. 2008 елда Россиягә кайтканчы Маҗарстанның иң бай кешесе була[2].

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәгъдәт Рәхимколов 1945 елның 16 октябрендә Мәскәүдә туган. 1971 елда ССРБ газ сәнәгате министрлыгында эшли башлый[1]. Беренче югары белемен Бөтенсоюз читтән торып финанс-икътисад институтында ала. 1973 елда институтны уңышлы тәмамлый. 1978 елда Рәхимколов Мәскәү дәүләт идарә университеты дипломын ала.

Дәүләт идарә университетын тәмамлаганнан соң, Мингазпром составына керүче «Союзгазавтоматика» предприятиесе җитәкчесе урынбасары була. 1989 елдан 1992 елга кадәр - «Газэкспорт» тышкы икътисадый предприятиесе генераль директоры. 1991 елда «Газэкспорт» ның беренче урынбасары була. 1992 елда, «Газпром» га ИТ-җиһазларын тәкъдим итә торган, «Интерпромком» ҖЧҖ генераль директоры итеп билгеләнә.

1994 елда Panrusgas («Газпром» һәм Венгрия MOL уртак предприятиесе) трейдерының генераль директоры һәм 10% акцияләр хуҗасы була. 1996 елдан «Проектлы финанслау буенча компания» кредит банкының күзәтчелек советы рәисе. 2001 елга кадәр — «Panrusgas» арадашчы фирмасы башлыгы. 2005 елдан «Altalanos ErtekForgalmi Bank» венгрия банкы хуҗасы. «Газпром» «Altalanos ErtekForgalmi Bank» банкын сатып алгач, Рәхимколов банкта 2011 елга кадәр 6 процент өлешен саклап кала[3].

2007 елдан — Венгриянең OTP Bank банкы һәм MOL газ фирмасы акцияләренең бер өлеше хуҗасы. 2007 елда Будапешттан Мәскәүгә кайта. 2011 елда Forbes журналы аның байлыгын 1,6 миллиард долларга бәяләгән[4]. 2011 елның сентябрендә Рәхимколов һәм аның уллары Руслан һәм Тимур MOL фирмасында үз өлешләрен саталар[5]. 2017 елның сентябренә ул һәм аның уллары OTP банкының 24 186 511 акциясенә ия, бу аларга компания акцияләренең 8,64% ын бирә[6].

Гаилә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән, хатыны — Рәхимколова (Салугина) Галина Дмитриевна.

Уллары: Тимур Мәгъдәт улы (1977), белеме буенча икътисадчы, Будапештта университет тәмамлаган һәм Руслан Мегдетович. Венгрия гражданнары. Беренче хатыныннан улы Ринат Мәскәүдә яши[7].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Справка Мегдет Рахимкулов 2018 елның 3 март көнендә архивланган. в рейтинге Forbes, 2010 год.
  2. Gazprom’s Former Executives Earns on Hungarian Oil 2016 елның 5 март көнендә архивланган.(ингл.)
  3. БИОГРАФИЯ — МЕГДЕТ РАХИМКУЛОВ. әлеге чыганактан 2021-04-20 архивланды. 8 March 2018 тикшерелгән.
  4. Megdet Rahimkulov(ингл.)
  5. Rahimkulov family parts with entire holding in Hungarian MOL. әлеге чыганактан 2018-03-08 архивланды. 8 March 2018 тикшерелгән.
  6. Ownership structure. 8 March 2018 тикшерелгән.
  7. Мегдет Рахимкулов — Forbes.ru

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]