Мәгъсүм Насыйбуллин
Мәгъсүм Насыйбуллин | |
---|---|
Туган телдә исем | Мәгъсүм Нәҗип улы Насыйбуллин |
Туган | 15 октябрь 1925 Байлангар, Кукмара районы, ТАССР, РСФСР, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе |
Үлгән | 16 октябрь 2009 (84 яшь) |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Калып:Байраклаштыру/Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе→![]() |
Һөнәре | юрист, язучы, публицист |
Җефет | Марзыя |
Балалар | Мәхмүт һәм Рафаэль |
Мәгъсүм Нәҗип улы Насыйбуллин — татар язучысы.
Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Үзенең детектив әсәрләре белән киң катлау укучыларга танылган язучы Мәгъсүм Насыйбуллин 1925 елның 15 октябрендә Татарстанның Кукмара районы Байлангар авылында туа. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, башта МТСта эшли, аннары башлангыч мәктәптә укыта. 1943 елның сентябрендә ул Кызыл Армия сафларына алына, хәрби аэродромда хезмәт итә. Аннары, алты айлык хәзерлектән соң, фронтка җибәрелә, Көнчыгыш Пруссиядә барган сугышларда катнаша.
Сугыштан соң Мәгъсүм Насыйбуллин, юрист һөнәрен алып, башта Свердловск өлкәсендә, аннары Казакстан һәм Башкортстанда, ә 1970—1981 елларда Татарстан Республика прокуратурасында хезмәт итә.
Байлангар зиратында җирләнгән.
Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Үз иҗатын ул очерклар язудан башлап җибәрә, соңга таба әдәбиятның проза жанрына килә. Аның 1968 елда русча "Конец опасной тропы" дигән беренче китабы, ә 1970 елда Башкортстан китап нәшриятында "Юрист язмалары" исемле икенче китабы дөнья күрә. Аннан соң язучының бер-бер артлы "Без капчыкта ятмый", "Телсез шаһитлар", "Төнге ату", "Алтын алка", "Яшерен касса", "Йөрәк таш түгел", "Кайтаваз", "Капкын", "Тукран тәүбәсе" һ.б. исемле китаплары басылып чыкты.
Мәгъсүм Насыйбуллин 1979 елдан Cәвит Социалистик Җөмһүpиᴙтләр Берᴫеᴦе язучылар берлеге әгъзасы.
2009 елның 16 августында Казанда вафатбула. Байлангар авылы зиратында дәфен кылынган.[1]
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Нуруллин Р.Г. Яхиннар. — Казан: «Ихлас» нәшрияты, 2016. — 208 б. – 500 д. – ISBN 978-5-906701-70-1.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Корылган мылтык: Повестьлар, хикәяләр җыентыгы 2016 елның 5 март көнендә архивланган.
- Белем.ру 2016 елның 6 март көнендә архивланган.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Бу — язучылар турында мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, ![]() |