Мәскәү тарихи мәчете

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәскәү тарихи мәчете latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Мәчет
Мәскәү тарихи мәчете 
тат. Мәскәү шәһәре тарихи мәчете
Moscow Historical mosque.jpg
Ил Русия
Шәһәр Мәскәү
Дин Ислам
Бина төре мәчет
Нигезләнгән 1816
Халәте гамәлдә
Сайт Официальный сайт

Мәскәү тарихи мәчете  (тат. Məskəw şəhəre tarixi məçete, Мәскәү шәһәре тарихи мәчете) — 1823 елда төзелгән Мәскәүдәге иң беренче мәчет. Замоскворечье муниципаль округының тарихи үзәгендә, Зур Татар урамында урнашкан.

1816 елның августында мөселман байлары Макай Абдулов, Нәдрән Измайлов, Мирза Рәди Нәүрүзов һәм мулла Габдулла Үзбәков Мәскәүдә таш мәчет төзүгә рөхсәт сорап, патшага хат яза.

Әмма хөкүмәт манаралы мәчет төзергә рөхсәт бирми һәм мөселманнарга йортларда яки бүлмәләрдә намаз кылырга тәкъдим итә. Ахыр чиктә татар җәмәгатьчелеге мәчет салуга ирешә, ләкин хакимият теләге белән бина “мәчет” дип аталмаячак һәм, гомумән, гадәти мәчетләргә охшаш булмаска тиеш була.

1880 елга татар мәхәлләсе җитәкчеләре намаз уку йортын мәчет формасына китереп төзекләндерергә рөхсәт ала. Гыйбадәтхәнә төзелгәннән бирле, биредә татар теле югалганы юк. Бүгенге көндә хөтбәләр ике телдә укыла: татарча һәм урысча.

1939 елда мәчет манарасын сүтәләр. Советлар вакытында мәчет бинасы военкомат, типография, завод эшчеләр йорты булып хезмәт итә. Әмма 1990-нчы еллар башында җирле мөселманнар мәчетне кире кайтаруны таләп итә. 1991 елда мәчет рәсми рәвештә мәхәллә кулына кайтарыла, ә 1993 елда мәчет тантаналы рәвештә ачыла. Шул еллардан алып бүгенге көнгә кадәр эшләп килә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]