Мәүлид ән-Нәби (Шәмсетдинова)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәүлид ән-Нәби (Шәмсетдинова) latin yazuında])

Мәүлид ән-Нәби (2006) — Мәсгудә Шәмсетдинованың пәйгамбәребез Мөхәммәд сәлаллаһү галәйһиссәләмгә багышланган суфи кыйссасы.

Тышкы аудиофайллар
Ә.Җаббарова җит. "Хыял" хоры һәм инстр.ансамбле һәм солистлар

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әсәр түбәндә китерелгән кисәкләрдән гыйбарәт[1], һәр кисәк көйләп уку һәм речитация алымнарына нигезләнә.

  • Әүвәл Алла (Сөләйман Чиләби сүзләре)
  • Хикәяти нур (Сөләйман Чиләби сүзләре)
  • Бер Ходай (Сөләйман Чиләби сүзләре)
  • Рәсүл вә Коръән (Җамали сүзләре)
  • Өч галәм (татар халык иҗатыннан)
  • Хикәяти Әминә (Сөләйман Чиләби сүзләре)
  • Кашы кара, керфекләре озын (татар халык иҗатыннан)
  • Дога (халык иҗатыннан)
  • Теләк (татар халык иҗатыннан)
  • Әсмәвел Хөснә (татар халык иҗатыннан)
  • Кадәр кич (Габдулла Тукай сүзләре)

Башкарулар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әсәр беренче тапкыр 2006 елның февралендә Әлфия Җаббарова җитәкчелегендәге "Хыял" камера хоры һәм инструменталь ансамбль тарафыннан композиторның юбилей концертында башкарыла.[2][3][4] Солитслар буларак автор үзе, Чулпан Әхмәтҗанова, Лилия Хөсәенова, Руслан Хөсәенова җырлый. Текстларны Мәсгудә Шәмсетдинова укый. Әсәрнең әлеге варианты Татарстан радиосы фондында саклана һәм даими Корбан бәйрәме уңаеннан трансляцияләнә[1].

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Мәсхүдә Шәмсетдинова әсәрләреннән төзелгән концерт (tt). Татарстан радиосы (2019-11-08). әлеге чыганактан 2020-07-22 архивланды. 2020-07-21 тикшерелгән.
  2. Горизонты музыки Масгуды Шамсутдиновой (ru). газета Республика Татарстан (2006-02-07). 2020-07-21 тикшерелгән.
  3. Масгуда Шамсутдинова соберет «Колыбельную мира» (ru). tatar-inform.ru (2006-02-09). 2020-07-21 тикшерелгән.
  4. Masguda's site :: Music (en). Masguda's site. 2020-07-21 тикшерелгән.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]