Надежда Михайлова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Надежда Михайлова latin yazuında])
болг. Надежда Николова Михайлова
Сурәт
Җенес хатын-кыз[1][2][3]
Ватандашлык  Болгария
Туу датасы 9 август 1962(1962-08-09)[4][5] (61 яшь)
Туу урыны София, Болгария[6][7][4]
Ире яки хатыны Светлин Нейнски[d] һәм Камен Михайлов[d]
Һөнәр төре сәясәтче
Башкарган вазыйфа министр иностранных дел Болгарии[d], Аурупа парламенты депутаты[d][8], Яурупа Шурасы сөйләшүханәләре ассамблеясенең алмаштыручы әгъзасы[d][9], депутат Народного собрания Болгарии[d][4], депутат Народного собрания Болгарии[d][4], депутат Народного собрания Болгарии[d][4], депутат Народного собрания Болгарии[d], депутат Народного собрания Болгарии[d] һәм представитель в Парламентской ассамблее Совета Европы[d][10]
Әлма-матер София университеты[d] һәм Alphonse-de-Lamartine High School[d]
Активлык урыны Страсбург, Брюссель һәм Әнкара
Сәяси фирка әгъзасы Союз демократических сил[d] һәм Голубая коалиция[d]
Бүләкләр
Шәрәфле легион ордены кавалеры
 Надежда Михайлова Викиҗыентыкта

Надежда Михайлова (болг. Надежда Михайлова, тулы исеме Надежда Николова Михайлова, икенчегә кияүгә чыкканнан соң фамилиясе — Нейнски; 1962) — болгар сәясәтчесе һәм дәүләт эшмәкәре.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сулдан уңга: Георги Ананиев, Уильям Коэн һәм Надежда Михайлова

Надежда Михайлова 1962 елның 9 августында Софияда туа.

Иван Денкоглу исемендәге 127 нче София урта мәктәбендә белем ала. Соңыннан «Alphonse de Lamartine» 9 нчы француз мәктәбендә испан телен өйрәнә. 1985 елда София университетының филология факультетын тәмамлый.

Болгарияда демократик үзгәрешләр башлангач, испан шигъриятен, инглиз әдәбиятен тәрҗемә итә һәм азат журналист булып эшли. Тормышка чыкканнан соң, ире белән бергә Мисырда эшли, анда ире — Камен Михайлов «Техноэкспорт» тышкы сәүдә компаниясе җитәкчесе урынбасары була.

Үзенең сәяси эшмәкәрлеген 1989 елда тергезелгән Демократик көч союзына кергән Радикал-демократик партиядә башлый. 1991 елдагы сайлау алды кампаниясендә СДС матбугат үзәгенә җитәкчелек итә, ә сайлаудан соң Филип Димитров хөкүмәтенең матбугат-үзәге башлыгы була. 1994 елда Болгария Халык җыелышы депутаты итеп сайлана. 1995 елның апрелендә СДС рәисе урынбасары була. 1997 елда кабаттан Халык җыелышы депутаты итеп сайлана, әммә Иван Костов (1997-2001) хөкүмәтендә чит ил эшләре министры булып эшли башлый. 1999 елдан 2006 елга кадәр Европа халык партиясендә (ЕНП) вице-президент һәм ЕНПның халыкара мөнәсәбәтләр буенча комитеты рәисе була.

2001 елда Надежда Михайлова янә Болгария Халык җыелышы депутаты итеп сайлана, анда, 2004 елда СДС коалициясе таркалганнан соң, Берләшкән демократик көч (ОДС) парламент группасы рәисе була. 2002 елның 11 мартында ОДС рәисе итеп сайлана. 2005 елда чираттагы тапкыр Халык җыелышы депутаты итеп сайлана.

2004 елда Надежда Михайлова Көньяк-Көнчыгыш Европада Демократия һәм тотрыклылык институты рәисе була. 2006 елдан алып Демократия өчен коалициянең халыкара консультатив советы һәм Көньяк хезмәттәшлек советы каршындагы Көньяк Судан әйдәүче советы түгәрәк өстәленең консультатив группасы әгъзасы булып тора.

2007 елдан Болгарияда Кече һәм урта предприятиеләр берлеге рәисе булып тора (Съюза на малките и средни предприятия в България). Шушы ук елда Кече һәм урта предприятиеләрнең Европа халык фиркасе вице-президенты итеп сайлана.

2009-2014 елларда Европарламент депутаты була. 2015 ел урталарыннан Болгариянең Төркиядәге илчесе[11].

Надежда Михайлованың наградалары арасында мактаулы легион ордены (гомуми Европа эшен һәм ике яклы мөнәсәбәтләрне үстерүгә керткән өлеше өчен орден кавалеры), башка Европа илләренең бүләкләре.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1983 елда Надежда Камен Михайловка кияүгә чыга, аларның ике кызы — Нина һәм Виолетта туа. Камен белән Надежда 2006 елда аерылыша.

2009 елның 3 октябрендә икенче тапкыр Светлин Нейнскига — Европарламент депутаты һәм бизнесменга кияүгә чыга, никах Болгариянең Мадридтагы илчелегендә үтә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]