Надежда Чернова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Надежда Чернова latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Надежда Чернова
Туган 15 гыйнвар 1947(1947-01-15) (74 яшь)
Баянавыл, Казакъ Cовет Социалистик Республикаcы, СССР
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Kazakhstan.svg Казакъстан
Һөнәре язучы, журналист, шагыйрь, әдәби тәнкыйтьче

Чернова Надежда Михайловна (15 гыйнвар 1947 ел) — СССР һәм Казакъстан шагыйре, тәрҗемәче һәм журналист, публицист, әдәби тәнкыйтьче. Казакъстан Язучылар берлеге әгъзасы. «Простор» журналының шигърият бүлеге мөдире.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чернова Надежда Михайловна 1947 елның 15 гыйнварында Павлодар өлкәсенең Баянаул шәһәрендә туа. Әдәбиятка мәхәббәте А. С. Пушкинны мавыгып укыган атасы - Чернов Михаил Тимофеевичның нәсихәтләреннән башлана. Надежда Чернованың бала чагы Семипалатинскида үтә. 10 яшеннән шигырь яза башлый, ә инде 15 яшендә «Кояш» шигыре «Ленинская смена» һәм «Казахстанская правда» газеталарында да басыла. Аннары Киров исемендәге Казакъстан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый. 25 ел «Простор» әдәби-нәфис журналында эшли, анда әдәбият өлкәсендәге билгеле шәхесләр: Морис Симашко, Виктор Васильев, Анатолий Ким, Ильяс Есенберлин, Пак Михаил һ. б. белән очраша. Әдәби тәнкыйтьче Павел Косенко һәм Тамарина Руфь аны «икенче Римма Казакова» дип атый.

Надежда Чернованың шигырьләре бик күп телләргә тәрҗемә ителгән. Шулай ук ул үзе дә тәрҗемә белән шөгыльләнә, башлыча казакъ, болгар, француз һәм башка телләрдән тәрҗемә итә. 2006 елга кадәр «Простор» журналының проза бүлеген җитәкли.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ике тапкыр кияүдә була. Беренче ире — Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы һәм филологы Новожилов Олег Геннадиевич. Беренче никахтан улы Денис, һәм кызы Алена бар. Икенче ире Франциядә эмиграциядә яшәгән рус шагыйре Юрий Софиев һәм Ирина Кнорингның улы Игорь Юрьевич Софиев.1955 елда Игорь атасы белән СССРга күчеп кайта.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Курмет ордены.

Библиография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җыентыклары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Кочевница-жизнь»
  • «Огнецвет»
  • «На два голоса»
  • «Солнцеворот»
  • «Небесный дом»
  • «Возраст августа»
  • «Только о любви»
  • «Саксаул»

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Казакъстанның рус әдәбияты

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]