Назыймбәк Ильязов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Назыймбәк Ильязов latin yazuında])
Назыймбәк Ильязов
Туган телдә исем Назыймбәк Актаҗи улы Ильязов
Туган 22 апрель 1951(1951-04-22)
Кызан, Идел буе районы, Әстерхан өлкәсе, РСФСР, СССР
Үлгән 4 март 2023(2023-03-04) (71 яшь)
Әстерхан, Россия
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре мөфти
Бүләк һәм премияләре Халыклар дуслыгы ордены, «Сугышчан бердәмлек өчен» медале, «Губерна хәйриячесе» мактаулы исеме

Назыймбәк Актаҗи улы Ильязов (Назыймбәк хәзрәт Ильясов,[1] рус. Ильязов Назымбек Актажиевич, 22.04.1951, Кызан, Идел буе районы, Әстерхан өлкәсе — 04.03.2023, Әстерхан, Әстерхан өлкәсе) — дин эшлеклесе, татар мөфтие, Әстерхан региональ мөселман диния нәзарәтенең элеккеге мөфтие.[2]

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Назыймбәк Актаҗи улы Ильязов 1951 елның 22 апрелендә Әстерхан өлкәсенең Идел буе районы Кызан авылында туган. Туган авылында мәктәпне тәмамлый. 1968 елда Әстерхан техникумында электромонтажчы һөнәрен өйрәнә. Совет Армиясе хезмәтеннән соң (Германиядәге Совет гаскәрләре төркемендә) Кызан урта мәктәбендә физкультура һәм механикалаштыру укытучысы булып эшли.[3]

1979-1985 елларда Бохарадагы «Мир Гарәп» мәдрәсәсендә укый. 1985 елдан 1991 елга кадәр Әстерхан шәһәренең Беренче Үзәк мәчете имам-хатыйбы. Фес шәһәрендә Абдулла патша исемендәге Марокко Король университетын тәмамлый.[2]

1991 елның мартыннан 2023 елның мартына кадәр Әстерхан өлкәсе мөфтие, Әстерхан региональ Мөселман Диния нәзарәте рәисе була. Ул җитәкчелек иткән вакытта төбәктә ислам динен торгызу, мәчетләр һәм гыйбадәт йортлары төзү һәм реконструкцияләү буенча зур эш башкарыла. Әстерхан шәһәре һәм Әстерхан өлкәсе буенча мәхәлләләр саны 4тән (1990 ел) 72гә (2022 ел) кадәр җитә.[1]

Аңа «Губерна хәйриячесе» мактаулы исеме бирелә, РФ Оборона министрының «Сугышчан бердәмлек өчен» медале, дәүләт бүләге — «Халыклар Дуслыгы» ордены белән бүләкләнгән. 2007 елдан Әстерханның мактаулы гражданины. Әстерхан өлкәсе буенча Эчке эшләр идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы була.[3][4]

Гомеренең соңгы елларында Назыймбәк хәзрәт мөфти вазифасыннан китә һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте казые (шәригать судьясы) була.[2]

2023 елның 4 мартында каты авырудан[5] соң Әстерханда вафат була, туган авылында җирләнә.[2][6]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]