Наилә Галәветдинова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Наилә Галәветдинова latin yazuında])
Наилә Галәветдинова
Туган 3 гыйнвар 1946(1946-01-03)[1] (78 яшь)
Тирәкле, Бакалдинский сельсовет[d], Архангель районы, БАССР, РСФСР, СССР[1]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Уфа сәнгать училищесы[1]
Һөнәре диктор

Галәветдинова Наилә Гизетдин кызы (3 гыйнвар 1946 ел) — хезмәт ветераны, 1965 елдан Башкортстан радиосы һәм телевидениесе дикторы. Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре (2020), Башкортстан Республикасының халык артисты (1993).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Наилә Гизетдин кызы Галәветдинова 1946 елның 3 гыйнварында Башкорт АССРның Архангель районы Тирәкле авылында туган.

Үзләрендәге мәктәпне тәмамлаганнан соң, Уфа сәнгать училищесына укырга керә. Бу махсус урта уку йортында Рим Сыртланов курсы буенча һөнәри белем ала[2].

1965 елда яшь белгеч Башкорт АССРның Министрлар Советы карамагындагы Телевидение һәм радио комитетында конкурс нигезендә диктор булып хезмәт эшчәнлеген башлый.

Легендар диктор, радио һәм телевидение тапшырулары алып баручы, үзенең үзенчәлекле тавышы, фигыль-кыяфәте белән берничә дәвер символына әйләнә.

Лаеклы ялга чыккач та яраткан эшен дәвам иткән Наилә Галәветдиновага 2020 ел азагында «Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә. Бу Указга Россия Президенты 7 декабрьдә кул куйды[3].

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Галәветдинова Наилә Гизетдин кызы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.(Тикшерелгән 3 февраль 2021)