Наилә Әхмәтҗанова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Наилә Әхмәтҗанова latin yazuında])
Наилә Әхмәтҗанова
Туган 8 июнь 1969(1969-06-08) (54 яшь)
Баймак районы, БАССР, РСФСР, СССР
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты
Һөнәре галим
Эш бирүче Башкорт дәүләт университеты
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре кандидаты[d]

Әхмәтҗанова Наилә Әхмәдулла кызы (8 июнь 1969 ел) — галим-журналист, 2006 елдан Башкорт дәүләт университетының журналистика кафедрасы доценты. 2010 елдан Рәсәй Журналистлар берлеге, 2019 елдан Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы. Филология фәннәре кандидаты (2007).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Наилә Әхмәдулла кызы Әхмәтҗанова (кыз фамилиясе — Исәнбаева) 1969 елда Башкорт АССРның Баймак районы Нигамәт авылында туган. 1986 елда, урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Башкорт дәүләт университетының филология факультетына укырга керә.

Киң мәгълүмат чаралары өчен кадрлар әзерләү республика программасы буенча 3-нче курстан соң укуын дәвам итәр өчен М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының журналистика факультетына җибәрелә. Биредә ул матбугат кафедрасында махсуслашу үтә.

1992 елда университетны тәмамлаганнан соң, үз һөнәре буенча Уфадагы «Толпар» телерадиокомпаниясендә диктор һәм хәбәрче булып эшли.

1996-1997 елларда Сибай шәһәрендә чыга торган «Атайсал» гәзитендә хәбәрче була.

1998 елда Башкорт дәүләт университетының Сибай институтына эшкә чакырыла һәм хезмәт эшчәнлеген «Укыту методикасы һәм рус филологиясе» кафедрасында укытучы булып дәвам итә. 2006 елдан Башкорт дәүләт университеты журналистика кафедрасында доцент вазифасын башкара.

Фәнни хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Жанровые особенности башкирского роман о современности. Уфа,2011.-102 с.
  • Роман и современность. Уфа, 2012.-100 с.
  • Особенности жанра интервью в башкирской журналистике.Уфа, 2017.-112 с.
  • Современные печатные издания Республики Башкортостан. Уфа, 2018.-114 с.
  • Печать Великой Отечественной войны: газета «Кызыл атлылар» 112-й Башкирской кавалерийский дивизии.-Уфа, 2019. -98 с

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкортстан Республикасы Матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары агентлыгының Мактау кәгазе (2015)
  • Башкорт дәүләт университетының Мактау кәгазе(2019)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

https://bash.rbsmi.ru/articles/b-y-k-e-e-g-75/u-yshty-y-nle-yylya-ma-y/ 2021 елның 25 апрель көнендә архивланган.